Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

“Минем улым буласыңмы?” (хикәя)

Төш вакытында телефонына ят номер шалтыраткач, Найлә куркыныч хәл булганын йөрәге белән сизенде. Өчесе өчен генә иде бу номер, беркем дә белми иде.

Найлә, гадәттәгечә, иртүк торды. Бер төзү оешмасында коммерция директоры булып эшли ул. Эшен бик ошата, канатланып эшли. Көн дә эшкә киткәнче кызы белән иренә иртәнге аш әзерләп китәргә дә өлгерә. Иренең үз бизнесы, кызларын бакчага илткәч кенә барса да ярый. 
Шулай бер-берсенең уңышларына сөенеп яшиләр. Кич белән өч кешелек гаиләдә чыр-чу башлана. Кызлары йөгереп туя алмый. Күп сөйләшә, җырлый, бии... Һөнәрләрен күрсәтеп бетермичә йокларга ятмый. бәхетле алар, бик бәхетле. Бу бәхетен кешегә күрсәтергә курка Найлә, әмма бәхет үзе курыкмый, хатынның йөзенә ташып чыга. Көнләшүчеләр дә бар бугай.
Менә бүген дә ире белән кызы Найләне тәрәзәдән кул болгап озатып калдылар. Ашыга иде хатын, тиз генә кулын болгады да машинасын кабызып китеп тә барды. Кем уйлаган бит аны болай килеп чыгар дип! Озак итеп карап торасы булган да бит...
Төш вакытында телефонына ят номер шалтыраткач, Найлә куркыныч хәл булганын йөрәге белән сизенде. Өчесе өчен генә иде бу номер, беркем дә белми иде.
Калтыраган куллары белән телефонны колагына куйды:
–Тыңлыйм...
Аңын җуеп егылган Найләне күреп, офиста ыгы-зыгы купты. Кемдер ашыгыч ярдәм чакыртты. Кайсыдыр спирт белән чылатылган мамык алып килеп иснәтте. 
–Ни булды, Найлә Зуфаровна? Куркыттыгыз бит! – диештеләр. 
Ни булганмы? Фаҗига... Катастрофа... Найлә кайгырды, елады дип әйтү генә, берни дә әйтмәү булыр иде. Ул акылдан шаша язды. Аның ире белән кызы авариягә очраган... Ире шундук үлгән, кызы ашыгыч ярдәм табибы кулында җан биргән... Йә, кайсыгыз әйтә, Найлә моннан соң яши алырмы? Яраткан кешеләрең җир астына кереп ятканда, ничек якты җир өсләрендә берни булмагандай яшәргә кирәк? Юк, яшисе килми аның, яшәмәс тә... Менә өчләрен, җиделәрен, кырыкларын гына уздырып җибәрсен дә... Найләне әнисе белән әтисе саклап кына йөрттеләр. Кызларының башында нинди уйлар кайнаганын аңламыймыни алар?! Әллә син аларга ансат дисеңме? Кияүләре, оныклары өчен ни эшләргә белми торалар иде. Инде бердәнбер кызлары да китеп барса, йөрәкләре түзмәс, кыл урталайга ярылыр... 
Бу заманда син үлгәннән соң да эшлисе эшләрең күп кала икән. Документлар артыннан гына түгел, Найләгә суд эшләренә дә күп йөрергә туры килде. Гаепле егетне ни өчендер прокурорның рәшәткә артына кертәсе килде. Найлә үзе дә, әти-әнисе дә риза булмадылар. Ул егетне утыртып куеп кына газизләрен кире кайтарып булса икән! Юри менмәгән бит ул алар өстенә, юлга тубы артыннан йөгереп чыккан кызчыкны таптатмыйм дип, машинасын кырыйга тарткан. Нәкъ шул вакытта, шул урыннан узып баручы машина аларныкы булган... Күрәчәктер, язмыштыр... Эчеп, әллә нинди препаратлар кулланып йөргән кешеләргә берни булмый, ә аның, үз гомерендә бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәсен бозмаган иренә шундый хәл... Бу гаделсезлеккә генә йөрәге әрни аларның. Ә теге егеткә бер ачулары да юк...
Найлә ябыкты, әкияттәге мәңге көлмәс патша кызына әйләнде. Аның роботка әйләнгәнен хезмәттәшләре дә сизде, әмма берничек тә ярдәм итә алмадылар. Эш буенча сорау бирергә дә куркып торалар.
Найлә өчен вакыт үлчәме үзгәрде, иртән эшкә барганчы зират аша узарга, эштән кайтканда тагын зират аша узасы. Кайбер көнне зират бикләнгәнче газизләре янында сөйләшеп тора башлады.
Ярты ел узып китте. Найлә, ялга чыккан беренче көнендә үк, иртүк зиратка китте. Каберләрне чистартып, кышка әзерләп куярга кирәк. Чәчәкләрне кисәргә, коелган яфраклардан чистартырга. Яхшылап киенде, джинсы чалбарын, җылы кофтасын киде, перчатка, кайчы, кечкенә тырмага кадәр алды. Кирәк булуы бар. 
Зират иске булганга, агачлар биек булып үскән. Куаклар да, әрсезләнеп, кагылучы кеше булмаганга, тамырларын як-якка җибәреп, гөрләп үсеп утыралар. Биек булып үскән чүп үләннәрен ерып, Найлә газизләренең каберләре янына килде:
–Көттегезме мине, кадерлеләрем, менә мин килдем. Кояшлы булса да, көн салкын. Сездә ничек? Анда да салкынмы? Сезнең янда озаклап торам бу юлы, башта каберләрегезне чистартам, аннан соң сөйләшеп утырырмын.
Найлә эшен тәмамлаганда, колагына ниндидер тавышлар ишетелде. Кемдер әллә елый, әллә көлә, балалар тавышы да ишетелгән кебек.  
–Әни, миңа монда салкын, синнән башка миңа кыен, ашыйсым килә. Алар мине әллә кайларга алып баралар, ә минем барасым килми. Бүтән мин алар белән бер җиргә дә бармыйм, синең белән калам. Мин туңып үлгәч, син мине үзеңнең өеңә алып кайтырсың. Әни!
Бу сүзләрне ишеткән Найлә сискәнеп китте. Тиз генә тавыш ишетелгән якка таба китте. Бераз баргач, ул кабер янына тезләнгән малайны күреп алды. Аның куллары гына түгел, бар җире калтырый иде. Күренеп тора, малай инде бик каты туңган, тагын бераз торса, туңып үлүе дә мөмкин. Малайның битләрендә ниндидер таплар. Кабер янында кәнфит кәгазьләре. Күрәсең, малай күршедәге рус зиратына кереп, кабер өстеннән җыеп алып чыккан да ашаган.
Якынрак килгәч, Найлә:
–Син кем? Монда ни эшлисең?–дип сорады.
Малай, бөгәрләнеп, кабер өстенә ятты:
–Мин Карим, монда минем әнием ята. Ярты ел булды инде, ул үлеп китте, ә мин берүзем калдым.
–Синең әтиең бардыр бит, өең?
–Әни үлгәч тә, үги әти мине куып чыгарды. Мин зиратта яшим. Теге якка кереп кабер өстеннән җыеп алган ризыкларны ашыйм. Кайбер кеше болай да бирә. Каравылчы бабай да әйбәт, ул мине ашата, җылынырга кертә, мин анда төн кунам. Бабай авырып киткән икән, бер атна инде эшкә чыкмый. Мин бик каты туңдым, апа, тизрәк үлсәм, әни белән очрашыр идем. 
–Әбиең, бабаң да юкмы?
–Алар да үлделәр...
–Хәзер кайда йоклыйсың?
–Монда, каберләр арасында. 
Найләнең йөрәге, сулкылдап, әрни башлады. Мескен бала бик кызганыч иде аңа. Беркемгә кирәге калмаган бит...
–Минем белән барасыңмы?–дип сорады ул.
–Апа, сез мине балалар йортына бирергә телисездер инде. Шулаймы? Кирәкми, мин анда булдым инде, зур малайлар бик каты кыйнадылар да качтым. Монда туңып үлүем әйбәтрәк булыр... Сезнең сумкагызда ашарга ипи булса да юкмы? Ашыйсым килә.
–Мин сине монда калдырмыйм, минем белән кайтасың. Башта минекеләр белән хушлашыйк. Монда минем ирем белән кызым ята. Алар да үлделәр. Ә минем исемем Найлә. Миңа Найлә апа диген, яме.
–Яхшы, мин сезгә Найлә апа диярмен. Ә сез әйбәт апа. Моңарчы мине беркем дә үзенә чакырмады, хәлемне дә сорамады. 
Найлә сумкасыннан термос белән чәй, бутерброд чыгарды. Малай боларны мизгел эчендә сыпырып ашап куйгач, Найләнең күзеннән яше акты. 
–Әйдә, кайтыйк, иртәгә берәр нәрсә уйларбыз. Әлегә ванна керерсең, мин сиңа әкият сөйләрмен, син йокыңны туйдырырсың, мин сиңа тәмле ризыклар пешерермен.
Карим йоклап киткәч, Найлә тәрәзә янына килде. Урамда караңгы, салкын... Иртәгә нишләргә? Нишләячәген белми иде әле Найлә, әмма бу бала башка беркайчан да урамга әйләнеп кайтмас... Шушы уйлар белән креслога утырган килеш йокыга талды Найлә. Иртән ул үзен кемдер җилкәсеннән какканга уянып китте.
–Найлә апа, әйдәгез чәй эчәргә, мин өстәл әзерләдем.
Кухня өстәлендә ике чокыр чәй һәм ике тарелкага бутерброд ясап куелганын күреп, Найлә гаҗәпләнде. 
–Ачуланмагыз инде, мин сезнең суыткычны актарып, колбаса алдым... Сезне сөендерәсем килде. 
Найлә малайны кочагына алды, күзеннән тыелгысыз яше акты.
Бераз тынычлангач:
–Кәрим, мин сиңа шулай дәшсәм ярыймы?
–Кәрим... Болай йомшак була икән! Мин риза!
–Кәрим, минем янда бөтенләйгә каласыңмы? Әгәр калам дисәң, ничек итеп булса да, сине үземдә калдыру өчен тырышачакмын.
Кәрим шатлыгыннан сикеренеп алды да:
–Телим, телим, телим! Сез дә ялгыз, мин дә, икебез бергә уңайрак булыр. Мин сезгә һәрчак ярдәм итәрмен, бөтен эшегезне эшләрмен, тик сез... Син мине беркемгә дә бирмә, яме,–дип, Найләнең кочагына атылды һәм кычкырып елап җибәрде.
Найлә дә тыела алмыйча елый иде. 
Хәсрәтле ике җан, бер-берсен кочкан килеш, кухня идәнендә озак утырдылар. Икесе дә үзләренә кирәкне тапты: Найлә–улын, Кәрим–әнисен. Ә бу күз яшьләре шатлыктан... Алар тиздән кибәчәк...

Мөнирә Сафина

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәяләр