Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Фәнилә ИЛАЕВА: «Яңа ел алдыннан иремне, аннары кызымны, киявемне, оныгымны югалттым»

Аңа кайгы артыннан кайгы килә.


19 май – Татарстан Матбугаты көне. Озак еллар шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә эшләгән, язмышның кырыс сынауларына бирешмичә, кешелек сыйфатларын саклап кала алган үрнәк шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Илаева турында шул уңайдан язма әзерләргә булдым. 

Китапханәчедән – матбугат хезмәте җитәкчесенә
Фәнилә ханым Таҗикстанда туган.  Аңа 4 яшь булганда әти-әнисе Баулыга кайтып урнашалар. «Миңа 6 яшь вакытта әти: «Мин олы яшьтә (әнидән 20 яшькә зур иде ), үлеп китсәм, шәһәр җирендә балаларны тәртипле итеп үстерергә авыр булыр, малай бик шук , авылда эшләп үсәрләр, туганнарың да ярдәм итәр дип,  гаиләбезне Бөгелмә районы Татар Димскәе авылына алып кайта», - дип искә алды ул бәхетле балачагын. 

Газета, китаплар укырга яраткан кыз китапханәче булу хыялын тормышка ашыру өчен Казан Дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Җыр-моңга гашыйк кыз биредә уку белән генә чикләнми. Рифкать Гомәров җитәкчелегендәге «Саз» вокаль ансамбленә йөри. Әлеге данлыклы коллектив белән алар төрле бәйгеләрдә җиңү яулыйлар, бик күп төбәкләргә, хәтта чит илләргә дә гастрольләргә йөриләр. Биредә ул мәхәббәтен дә таба. Институтны тәмамлагач, Фәниләнең Казанда калу мөмкинлеге дә була. Тик ул туган ягына,  ялгыз калган әнисе янына кайтып китә. 

«Саз» ансамблендә баянчы булып эшләгән сөйгәне Ринат Илаев армиядән кайткач яшьләр өйләнешәләр һәм Чаллының Үзәк урамындагы мәдәният йорты директоры булып эшләүче Сирень Мортазин чакыруы буенча автокалага килеп урнашалар. Ул вакытта Илаевларның кызлары Гөлназ үсеп килә, аннары Лилияләре туа. 
Фәнилә ханым декрет ялыннан соң КАМАЗ профкомы китапханәсендә, аннары агрегатлар заводы парткомының партия кабинетында эшли.

Мэр Рәфгать Алтынбаев хакимияттә матбугат хезмәте оештыра һәм КАМАЗның партия райкомында эшләүче Людмила Медведеваны җитәкче итеп чакыра. Людмила Абрамовна автогигантта бергә эшләгән кызларны үз командасына ала, Фәнилә Абдулловна да бирегә килә. «Людмила Абрамовна тәҗрибәле, белемле җитәкче булды. Аннары аны энергиясе ташып торган Валентина Нурмөхәммәтова алыштырды. Мин алардан күп нәрсәгә өйрәндем. 2006 елда эстафетаны үземә тапшырдылар», – ди Фәнилә ханым мэриядә эшләгән еллары турында.

Хезмәттәшләрем хәтерлидер, ул елларда шәһәр журналистлары актив тормыш белән яшәде. Нинди генә бәйгеләр, бәйрәмнәр үткәрелмәде?! Хәтта журналистларның үз Сабан туе да булды. Чаллы каләм ияләренә «Минем Чаллым» дигән бәйгедә җиңгән өчен республикада беренчеләрдән булып машина, кәрәзле телефон һәм башка кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Тарихи урыннарга экскурсияләр оештырылды.

– Шәһәрнең имиджын күтәрү өчен хакимият башлыклары, журналистлар, редакторлар, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, министрлыклар, предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре җитәкчеләре белән аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләдек, – ди Фәнилә Илаева. 

Кайгы артыннан кайгы 
Бәхетле тормыш үз агымына бара. Гаилә башлыгы «Сердәш» ансамблендә, балалар иҗат үзәгендә, 49нчы мәктәптә баянчы булып эшли, балаларны баянда уйнарга, җырларга өйрәтә. Талантлы баянчыны Салават Фәтхетдинов үзенең төркеменә эшкә чакыра. Ринат аңа Яңа елдан соң җавап бирергә тиеш була. Тик насыйп булмый, Яңа елга кергәндә, 1994 елның 31 декабрендә якыннары аны соңгы юлга озаталар.

– 30 декабрьдә Ринат иртәнге 9га дәрескә керергә тиеш иде. Килмәгән. Укытучылар Лилияне ни булды икән дип өйгә кайтарып җибәргәннәр. Кызым, кайткач, әтисенең идәндә егылып ятканын күргән. Инсульт булган. Хастаханәгә алып киткәннәр. Башына операция ясадылар. Тернәкләнә алмады. Ринатның вафатына 29 ел була инде, – дип ирен искә алды Фәнилә ханым.

Әтиләре үлгәндә Гөлназга – 14, Лилиягә 12 яшь була. Фәнилә ханым кызларын икесен дә үзе укыган Казан Дәүләт мәдәният институтында укытып чыгара. Җыр-моңга гашыйк кызлар икесе дә акыллы, тәртипле, нәселләренең горурлыгы булып үсәләр. Лилия институтны тәмамлагач, кияүгә чыгып, Чаллыга әнисе янына кайта. Гөлназы Бөгелмә егете белән язмышын бәйли. 

Балаларының бәхетенә сөенеп яшәгәндә, 2007 елның 14 октябрендә Фәнилә ханыма әйтеп аңлата алмаслык тагын бер зур кайгы килә. 
Ерак әбиләреннән кайтканда Минзәлә-Чаллы трассасында Лилия ире һәм кызы белән юл-транспорт һәлакәтенә очрый, барысы да урында ук үлә. Фәнилә ханым бу коточкыч көнне яшь аралаш: «Ашыкканнар балакайларым, мин ул көнне 3 яшьлек оныгым Сәйдәне курчак театрына алып барырга тиеш идем», – дип искә алды. Вәгыйзовлар гаиләсен бер каберлеккә җирлиләр. Туарга санаулы көннәре генә калган нәни улларын да әнисе янына куялар.
Гөлназ белән ире Руслан авыр кайгы кичергән әниләрен ялгыз калдырмыйлар. Бөгелмәдән Чаллыга күченеп киләләр. 

«Кызымның аягын кистерергә дә риза идек» 
Кайгылар тора-бара басылган төсле була. Тик озакка түгел. 2019 елның җәендә Фәнилә ханымның туган авылында Сабан туе уздыргач, Гөлназ гаиләсе белән Башкортостанның Кандрыкуль буена ялга китә. Монда ук аягы шешеп, аксап йөргән Гөлназның хәле анда начарланап китә. Аны Башкортостанның Туймазы шәһәре хастаханәсенә илтәләр. Аягында тромб өзелгән булып чыга. Кан басымы төшеп бетә, бөерләре эшләүдән туктый. Туймазы үзәк район хастаханәсе табиблары берни эшләтә алмый. Аннары Гөлназны Уфаның республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. Биредә табиблар Гөлназга операция ясыйлар. Өч бала анасының гомере өчен ике сәгать көрәшәләр. Аллаһның рәхмәте белән операция уңышлы уза, Гөлназның бөерләре эшли башлый. «Тормышын саклап калу өчен аягын кистерергә дә риза идек инде. Аллаһка шөкер, сигез операциядән соң кызым да исән калды, аягы да сакланды, – ди Фәнилә ханым. – Авыр вакытларымда ярдәм кулын сузган һәр кешегә, бигрәк тә элеккеге җитәкчебезгә рәхмәтлемен. (Мәрхүм сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка рәхмәтем дога булып барсын.) Алар үземнең генә түгел, кызым Гөлназның да кыл өстендә торган гомерен саклап калу өчен дә бик зур ярдәм күрсәттеләр, өч оныгымны ятимлектән коткардылар».

Донор бавыры күчереп куялар
Бала өчен хәсрәтләнеп йөргән вакытта үзенең дә хәле начарлана. Табиблар Фәнилә ханыма үзенең дә сәламәтлеген тикшертергә киңәш итәләр. Компьютер томографиясе үткәч, аның умыртка баганасына зыян килгәне ачыклана. «Мондый очракта берничә ай урын өстендә ятарга кирәк», – дип кисәтә табиблар. 
Кияве Руслан кызы янында, ә оныкларын кем карар? Фәнилә ханым кызының балалары хакына бөтен көчен җыеп, авыртуны баса торган уколлар ясата-ясата, өч ай оныкларын тәрбияли. 

Гөлназы терелеп өенә кайткач кына үзенең сәламәтлеген кайгырта башлый. Табиблар дәвалау билгеләгәч, ике ай урын өстендә ята. Бу вакытта аны авылда абыйсының хатыны тәрбияли. Аллаһның рәхмәте белән аякка баса. «54 яшемдә машина йөртү таныклыгы алганыма сөенеп бетә алмыйм. Бүгенге халәтемдә миңа машина бик кирәк, җәяү йөрү авыр», – ди ул. 

Тикшерә торгач Фәнилә ханымның бавырының сафтан чыкканы ачыклана. 2020 елның 12 мартында РКБда аңа донор бавыры күчереп куялар. Җиде сәгатькә сузылган катлаулы операция уңышлы уза. «Дуслар ярдәме, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, табибларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бу сынауны да үттем. Минем гомерем өчен табиб-онколог Александр Киршин белән хәзерге ТР Сәламәтлек саклау министры, хирург Марсель Миңнуллин көрәште. Алар чын табиблар», – ди язмам герое. 

Оныклары уңышына сөенеп яши


Фәнилә ханым «Аллаһы Тәгалә сынауларын да, ярдәмен дә бирде» дип, бүгенге тормышыннан канәгать булып яши. Янында әнием дип өзелеп торган Гөлназы белән ярдәмчел кияве Руслан, яраткан оныклары бар. Педагогия көллиятендә укучы беренче оныгы Камилә җыр бәйгеләрендә Россия дәрәҗәсендә дә призлар яулый. 6нчы сыйныфта укучы Әмирхан белән беренче сыйныф укучысы Кирам каратэ белән шөгыльләнә. 

Зарланып, мескенләнеп утырырга яратмый да, вакыты да юк аның. Тегә, чигә. Дусларына, туганнарына юрганнар сырып, урын-җир җыелмасы тегеп бүләк итә. Кызына оныкларын тәрбияләргә булыша. Җәй көннәрендә ишегалдында чәчәкләр үстерә, туган авылында җиләк җыя. Бассейнга, концерт-театрларга йөри, дуслары, туганнары белән аралашып, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яши.

/ Фотолар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

24

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: басма матбугат язмышлар ЮХИДИ фаҗига балалар