Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Баскычтан егылып төшеп инвалид калдым»

«Якын дустыбызны көтеп алгандай булабыз», – диләр «Шәһри Чаллы» турында Үзәк районында яшәүче шәһәрдәшләребез.

Хат ташучы ел башыннан газетаны аларның өенә китерә. Мондый бүләкне мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 5нче хастаханәнең баш табибы Зөфәр Мисбах улы Насретдинов ясады.

«Почта тартмасын карап кына торам»
Тәнзилә Хәмидуллинага 65 яшь тула. Чаллыга ул 50 ел элек килеп, 30 елга якын төзелештә штукатур-маляр булып эшләгән.
10 ел элек 3 метрлы баскычта эшләгәндә егылып төшеп, умыртка баганасын, бөерләрен, эчке әгъзаларын җитди имгәткән. Озак кына дәваланганнан соң аякка баскан, бүгенге көндә II төркем инвалид.


Авыртуларына карамастан, Тәнзилә ханым көр күңел белән яшәргә тырыша – «Ак мәчет»кә, «Җәмигъ» мәчетенә йөреп динне өйрәнә, намаз укый, оныкларын тәрбияләргә булыша. Тормышына ямь өстәп, ел башыннан аңа «Шәһри Чаллы» газетасы килә башлаган.
– Почта тартмасын карап кына торам: газета килүгә башта беренче битеннән ахырынача күз йөртеп чыгам – нинди битләре аеруча кызык икән, дим. Аннары инде эшләремне төгәлләп, рәхәтләнеп укыйм. Артистлар турында да, сәламәтлеккә кагылышлы язмалар да, бакчачылык, язмышлар турында да ошый, аш-су рецептлары да бар. Соңгы елларда мәчеткә укырга йөрим, шуңа дини рубриканы аеруча яратам – сан саен чыкса иде дип көтәм. Иптәшем Сөләйман инде 46 ел двигательләр заводында эшли – ул соңгы биттәге кроссвордны күзли, газетаны кулга алу белән чишә башлый.
Без – инвалидларны искә алучыларны, кайгыртучыларны, шундый бүләк ясаганнары өчен Аллаһы Тәгалә зурласын үзләрен, – дип рәхмәтләрен белдерә әңгәмәдәшем.
Фото: Тәнзилә

«Газетадагы хикәяләрне яратам»
Тумышы белән Аксубай районыннан Фәүзия апа Сибгатуллинага 76 яшь тула. 1985 елны ул Чаллыга килеп, 45 нче комплекста урам җыештыручы булып эшли башлый. Шунда гаиләсенә фатир бирәләр.


– Бригадир да булдым, иптәшләр суды рәисе булып та тордым, профсоюзны да алып бардым, халык дружинасы (ДНД) белән тәртип тә сакладык – кая нинди эш бар, шунда кушалар, карышмый идек. «Син булдырасың!» – ди иде җитәкчем. Тыңламый да булмый – эшләмисең икән, фатир юк! Безнең бригада гел алдынгы урында булды. Хәзер дә кызларым онытмый – урамга әллә ни чыга алмыйм, алар үзләре килеп хәл белешә.
Иптәшем Илгизәр яман шештән вафат булгач, бик авыр булды – күңел төшенкелеге басып алды, ә бу, үз чиратында, сәламәтлеккә бәрде – аяксыз калдым. 25 ел авыру сеңелемне карадым, ул да нервыларны какшаткандыр, эшебез дә авыр булды.
Хәтерләсәгез, без җыештырган ишегалдында утырып чәй эчәрлек була иде. Су әйбәт аккан вакытта – төнге 3 тә чыгып, шланг белән асфальтны юа идек – тузан очмасын өчен. Әле себерке дә бирмиләр – урманга барып ботак яисә су буенда әрем җыя идек. 90нчы елларда бер тәмәке төпчеге, бер кәгазь кисәге күрсәләр дә, хезмәт хакыннан акчаны «кисәләр» – ничә сәгать эшләгәнне тикшереп, дәфтәргә язып баралар иде. Кеше иртәнге 7дә заводка эшкә барганда, безнең эш инде бетә иде. Хәзер эшләргә кеше юк, диләр – элеккеге кебек фатир бирсәләр, килүчеләр табылыр иде, дим. Яшьләрнең бит торырга урыннары да юк, мондый эштә акчасы да юк. Хәзер ипотека алалар, ә безнең башка чарабыз юк иде. Кар көрәргә, урам себерергә кызым да, улым да, иптәшем дә чыкты – Аллаһка шөкер, – дип уртаклаша Фәүзия апа.
Ул ялгызлыгыннан юаныр өчен газетадагы хикәяләрне укырга ярата, кеше язмышлары турында язмалар исә тән авыртуларын оныттыра икән. Бер кая да чыгып йөрмәгәч, бөтен дөнья хәлләрен шуннан укып беләм, ди әңгәмәдәшем.

«Газетаны үзем укыгач, күршеләргә кертәм»
Сафина Наҗия апага 75 яшь. Ул Чиләбе якларыннан 1977 елны Чаллыга, Кою заводына килгән һәм әлегәчә шунда эшли.
– Хәзер эшем җиңел, ә менә пенсиягә чыкканчы авыр эштә булдым. Машина запчастьләрен шомарта идек – анда вибрация, тимер тузаны. Каска, битлек кия идек, аякта тимер башлы ботинка, алъяпкыч, җиңсәләр киеп сакландык – шулай да сулаганда тузан үпкәгә утырган инде. Соңгы елны йөрәк авырта башлады. 2005 елда операция ясадылар, тернәкләнү үттем, 2 нче төркем инвалидлык бирделәр. Ике ел элек тормыш иптәшем Габдулхак вафат булды. Хәзер инде яман шеш таптылар. Шулай да яшәргә тырышам – табибым да үсендереп тора. «Ничек алай булдырасың?» – дип гаҗәпләнә. Ә мин аңа: «Чирләп өйдә утырырга вакытым юк», – дим (елмая). Әле чаңгы ярышына барам, әле башкасына.
Фото
Наҗия апа – 45 нче комплекс инвалидлар җәмгыяте рәисе, 100 дән артык мөмкинлекләре чикле кешене кайгырта.
– Холыклары төрле – барысына да ярап та булмый. Шулай да алар болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган – җылы сүз, кечкенә булса да ярдәм көтәләр. Инвалидлар декадасында бүләкләр, азык-төлек җыентыгы таратыр өчен үзебез кибетләргә барып сорыйбыз. Алып кайткач, тигезләп бүләбез, өйләренә кертеп бирәм.
Әңгәмәдәшем 3 баласына, оныкларына терәк, ә алар аңа ярдәмче булып яши. Шулар белән юанганда, 7 яшендә суга батып үлгән кызын югалту ачысы да бераз кимегәндәй була. Үзе тормышның әчесен-төчесен күргәнгәдер, башкаларның да хәленә керергә тырыша.
– «Шәһри Чаллы»дан хикәяләр, тормыш хәлләре, сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр, балалар битен, артистлар турында укырга яратам. Үзем укыгач, күршеләремә кертәм. Кайберләре урында ята, өйләреннән чыкмый – аларга бер юаныч бит ул.

«Орлыкларны газетадагы календарь буенча утыртам»

Ясир абый Сәлимовка 70 яшь тула. Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылы егете армия хезмәтеннән соң 70нче елларда Чаллыга килә. Шунда Тукай районы Хуҗи авылы кызы, сәүдә-технология училищесын тәмамлаган Ләйсирә апа белән таныша, гаилә кора. Югары разрядлы слесарь буларак, Ясир абыйны кою, автомобиль җыю заводларына җибәрәләр.
Җир җимертеп эшләп йөргәндә, аны инсульт аяктан ега. Тернәкләнү бик акрын бара – башта III төркем, аннары II төркем, хәзер инде I төркем инвалидлык бирәләр, ул өендә генә акрынлап атлый. 30 ел дәвамында аны тугры тормыш иптәше Ләйсирә апа тәрбияли. Ул – хезмәт ветераны.
– Без бит авыл балалары – авырлыкны күреп үстек. Балаларга да: «Эштә иң авырын сайлагыз. Шуны башкарып чыксаң – их рәхәте: бер кеше эшли алмый, син эшлисең ул эшне», – дип өйрәтәм. Аллаһка шөкер, 2 кызыбыз, туганнар, күршеләр һәрвакыт янәшә булды – шифаханәдән дә ярдәм итеп торалар. Бүгенге көндә «Ак мәчет»кә дәресләргә йөрим, намазда. Шуңа бүләк булып килгән газетада да аеруча дини сәхифәне кызыксынып укыйм, җыеп барам. Уразада сәхәр, ифтар вакытлары булган календарьне кулландым – бик уңайлы булды.
Менә яз җитүгә авылга кайтып китәргә торабыз. Бакчачы календарен күреп сөендем – аны саклап куйдым: орлыкларны да шуның буенча чәчәбез, бәрәңгене дә шуның буенча утыртабыз – бөтен әйбер дә бик уңай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа газета Язмаларда -язмыш