Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Онытылмаслык Яңа ел

Тормыш үзе.


1978 елның 31 декабре онытылмаслык Яңа ел булып хәтердә калды. Ул вакытта мин ВЛКСМ район комитетының оештыру бүлеге мөдире булып хезмәт куя идем. Иске елның соңгы көнендә район үзәге яшьләре өчен бал-маскарад оештырдык. Сәгать телләре төнге уникенчегә киткәч бал-маскарадны төгәлләдек, чөнки һәркемнең Яңа 1979 елны өйләрендә каршылыйсы килә иде. 

Мәдәният йортыннан чыгуга ук һаваның моңарчы булмаганча суынуына игътибар иттек. Без чыршы тирәли күңел ачкан арада температура 52 градус салкынга кадәр төшәргә өлгергән икән. Ә бит мин бал-маскарадтан соң 10 чакрым ераклыктагы авылыбызга җәяүләп кайтып китәргә җыенган идем. Яшь, аны-моны уйламый торган чак, сәгать ярымда кайтып җитәм дип исәпләдем. Билгеле, төнге юлда беркем дә булмаячак, машиналар да бик сирәк кенә йөри торган чорлар. Ә инде андый температурада тез капкачындагы сыеклыкның туңуын, шул сәбәпле кешенең атлый алмый башлавы турында әле мин белми идем.

Бергә эшләүче иптәшләрем миңа бер төркем яшьләр белән Яңа елны каршылау бәйрәменә чакырып, төнге юлга чыгуны тыйдылар. Бәйрәм өстәле әзерләнгән фатир шактый гына салкынаерга өлгерсә дә, күңелле итеп Яңа елны каршыладык. 

Авылга 1 январьдә кайталмадым, үземнең кабинетта эш кәгазьләре белән утырдым. Салкын ул көнне дә чигенергә уйламады, район үзәгенең җылылык бирү системасы соңгы чигенә җитеп эшләүгә карамастан, ераграк оешмаларда җылылык батареялары туңып шартлый башладылар. Бәхеткә 2-нче гыйнвар иртәсендә салкыннар йомшара башлады, кичкә таба авылга кайту мөмкин булды.

3 январьдә райкомалның өч кешесе Башкортстанның Янаул станциясенә киттек, ВЛКСМның Өлкә комитетына еллык отчет белән барырга тиеш идек. Салкыннан бөтерелеп беткән тимер юл рельсларын шунда күрдем. Поездлар йөри алмаганлыктан ул көнне гостиницада кунарга мәҗбүр булдык. Казанга икенче көнне генә барып җитәлдек. 

Соңыннан гына белдем, 31декабрь төнендә кыска сроклы ялга кайтучы солдат район үзәгеннән сигез чакрым гына ераклыктагы авылына кайтып җитәлмичә туңып вафат булган. Ашыккан инде, әти-әнисен, туганнарын сагынган булгандыр. Хәзер дә уйлыйм, алай да ул төнне юлга чыкмаганмын, авылга кайтып җитүем икеле булган бит. 

Һәр кыш килгән саен 1979 елны каршылаган шушы төн искә төшә дә, андый нык салкын көннәр берүк башка кабатланмасын иде инде дип телим. Һәр Яңа елны күңелле итеп каршыларга язсын!

Җәүдәт ХАРИСОВ.   

   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме үлем-китем