Психолог Марат Гатауллин: «Сукырлыгымны Аллаһның рәхмәте итеп кабул иттем»
Күзләре күрмәүче шәһәрдәшебез, психолог-эксперт Марат Гатауллин белән очраштык.
Моны истә тотып, без күзләре күрмәүче шәһәрдәшебез, психолог-эксперт Марат Гатауллин белән очраштык. Ул 20 ел элек сукыр кала, психолог буларак беренче клиенты да үзе була, иң беренче үзенә депрессиядән чыгарга булыша. Хәзер Марат сукырлыгын Аллаһының рәхмәте итеп кабул итә.
– Марат, сукыр калу тарихыңны сөйлә әле.
– 2004 елда армиядә булганда күзләрем начар күрә башлады. Дембельгә кадәр бер ай гына калган иде. Иртән торуга бар нәрсә дә томан эчендә кебек. Юып та карадым, хәл үзгәрмәде. Хәрби госпитальгә бардым, күзлек белән 6-7 юлны күрә идем әле, әмма күзлексез шәүләләрне генә абайладым. Ике атна дәваладылар. Беркем дә ышанмады, шәфкать туташы да: «Сиңа тиздән барыбер кайтасы бит, ник алдыйсың?» – дип сорады. Армиядән кайткач, хастаханә юлларын таптадым, төгәл диагноз куя алмадылар. Күз авыруларын дәвалауда уңыш казанган Чабаксар, Азәрбайҗан хастаханәләренә да бардым. Миңа: «Сездә күрү нервының өлешчә атрофиясе, астигматизм», – дип аңлаттылар. Ахырда бу чир сукыраюга китергәнен аңладым, шуннан соң бирештем.
– Бирештем, дисең. Әмма хәзер уңышлы гына эшлисең бит, бу зур тырышлык нәтиҗәседер.
– Баштарак үзем генә йөри ала идем, әле бераз машина да йөрттем. Аннары сакчы булып эшләп алдым. Шул елларда өйләнеп, аерылышырга да өлгердем, улым да туды. Тора-бара кибет исемнәрен күрми башладым, табиблар күрү сәләте кими баруын раслап торды. Роллы, пицца әзерли торган кафеда шеф-пешекче булып та хезмәт куйдым. Менә шул чакта минем бар нәрсәгә ачуым, үпкәм барлыкка килде. Аллаһы Тәгаләдән еш кына: «Ник минем сәламәтлегемне алдың?» – дип сорый идем. Эчүгә сабыштым. Эштән кайтуга шешәгә үрелә идем. Ресторанда эшләгәндә Ләйсән исемле кыз белән очраша башладым. Тиздән ул мине ташлар, эштән куарлар, әни карамагына калырмын дигән борчулар гел бимазалап торды.
– Бу хәлдән ничек котылдың?
– Мин инде дөньяда яшәүнең тәмен тапмый башладым. Машина астына керергә дә теләдем. Аллаһ мине туктатып калды. Әнинең фатирына кайттым да балконда үземә: «Соңгы тапкыр тәмәке тартам да, гомерем белән хушлашам», – дидем. Шулчак әнинең, Ләйсәннең кайгырганын күз алдыма китердем. Көчле шок кичердем. Ярый әле зур хата ясамаганмын. Такси чакыртып эшкә киттем, йөртүче минем спиртлы эчемлекләр кулланганымны аңлады, үзенең инде 3 ел эчмәвен сөйләде. Менә күрәсезме, Аллаһ миңа үзе үк шундый кешеләрне җибәреп торды. Аннары мин эчүемне киметтем, чөнки балконда булган хәлнең кабатлануыннан курыктым. Көннәрдән бер көнне Ләйсән үзенең йөкле булуын хәбәр итте. Әмма мин үземне моңа лаек түгел дип уйладым. Төнлә йоклар алдыннан уйларымда әти белән сөйләштем. Ул миңа 11 яшь булганда гаиләдән китте. Бик каты эчте, әнине кыйнады. «Әти, син миңа үрнәк күрсәтә алмадың, син миңа бик кирәк идең, минем белән горурлануыңны, яратуыңны теләдем!» – дидем. Шулчак эчтән икенче тавыш: «Марат, мин сине бик яратам. Син барысын да булдырасың. Миннән нинди үрнәк көтәсең, мин сиңа нинди булырга кирәкми дигән иң яхшы үрнәк күрсәттем! Минем кебек эчеп юкка чыгасың килмәсә, тукта! Гаиләң дә, акчаң да булмавын теләмисең бит», – дип җавап бирде. Мендәрем күз яшьләреннән чыланган иде. Мин тиз генә телефонда көндәлек кушымтасын ачтым да әлеге диалогны теркәп куйдым. Иртән бу язма юк иде инде. Мин моны яхшыга юрадым, чөнки сакланган булса, ачып та карамас идем, ә болай барысын да искә төшереп яңадан хәтердә яңарттым.
– Шуннан соң эчүеңне ташладыңмы?
– Әйе, ташладым. Мин үземне шундый ирекле итеп хис иттем. Элек бер читлектә утырганмын, ә ул ачык булган икән бит. Психологик китаплар укый башладым. «Үзеңнең чиреңне ярат» дигән гыйбарә бар бит, үзеңне яратмасаң, сине кем яратсын?! Гаилә, үсеш, уйлар белән идарә итү турында китаплар тыңладым. Соңрак, күз алдыма китергәнчә, мин эшләгән кафе үземнеке булды, бизнесым барлыкка килде. Сукыр килеш шунда да эшләдем. Гаиләдә мөнәсәбәтләр җайланды. Инвестицияләр белән дә шөгыльләндем. Тырышып эшләгәндә аена бер миллионлап акча кертә ала идем. Кулга «сихри көч» бирүче браслетлар, кызыл җепләр тагып йөрдем. Буддага, алиһәләргә ышана башладым. Кызым, хатыным белән елына берничә тапкыр диңгезгә ял итәргә бардык. Шул вакытта мин үземә бәрәкәт бирүче, мине ялгыш адымнан йолып калган Аллаһы Тәгаләдән ераклаша баруымны сиздем. Бар нәрсәм булса да, күңелдә тынычлак табалмадым. Аны мин диннән эзләргә булдым.
– Шундук исламны сайладыңмы?
– Мин башка диннәр турында да уйладым. Ислам турында фикер йөртә башлагач, эчтә нәрсәдер «киркәми» дия иде. Ә мин психология буенча куркуга каршы барырга өйрәнгән – исламны сайладым. Намаз укучы Айдар исемле туганыма шалтыраттым, ул иртән торып гыйбадәт кылуын сөйләде. Миңа да тиешле сүрәләрне ятларга кушты. Ә мин гел иртүк медитация белән шөгыльләндем, аннары чишмәгә барып су керә идем. Монда да намазны йога кебек кабул иттем. Сүрәләрне бик тиз өйрәндем, абыемның исе китте: «Ничек шулай тиз ятлыйсың?» – дип гаҗәпләнә иде. Әмма бу да Аллаһның рәхмәте булгандыр.
– Ни өчен шулай кирәк булган дип уйлыйсың?
– Рәхәт кенә зур акчалар «әйләндергәндә» финанс оешмабыз янды. 10 миллионлап акча шунда калды. Бөтен лидерлар Мәскәүдә иде, мин Чаллыда эшләдем. Кешеләрне акча салырга чакырып семинарлар уздырдым. Үземне дә мошенник дип санарлар дип курыктым. Мондый хәлдә калырмын дип башыма да килмәде, бөтен акчамны шунда тыктым, кредитларны алдан каплап баруны да уйламаганмын. Ай саен 160 мең сум тирәсе түлисе иде. Тормышның төбенә килеп җиттем шулай. Хатыным да хастаханәдә, аны дәвалаган өчен тагын акча кирәк иде. Шулчак намазлыкны алдым да догалар укый башладым. Нәкъ шунда мин бу намазлыкның иң куркынычсыз урын булуын аңладым. Шулчак: «Аллаһ Бөек!» – дип башымны идем. Күземнән яшьләр килде. Барлык проблема да чүп кенә икәнен аңладым. Элек мин томан эчендә яшәгәнмен, линолеумның купканын, баламның үскәнен дә күрмәгәнмен, гел акча артыннан чапканмын икән. Аллаһның миңа ярдәм итәсен белдем. Мәчеткә барып исламны кабул иттем. Ышанасызмы, бер ел дәвамында минем бурычларым ябылып бетте. Бер елдан соң бер тиен акча да чыгармыйча, Аллаһ мине Хаҗ сәфәренә җибәрде. Рамазанда Умра сәяхәтенә бардым. Моның өчен мин артык йөгермәдем дә, барысы да үзеннән үзе килеп чыкты. Аллаһ: «Минем юлымда булсаң, эшләреңне җайлармын», – дигән бит.
– Белгәнемчә, Коръәнне дә гарәп телендә укырга өйрәнгәнсең...
– Әйе. Мин Иорданиягә бер айга махсус шуның өчен бардым. Максатым – Коръәнне укып «Ислам һәм психология» дигән китап язу иде. Миңа: «Бер ай эчендә гарәпчә укырга өйрәнеп булмый», – диделәр. Мин исә 16 көндә өйрәндем, Брайль шрифты буенча укыдым. Күрү сәләтен югалту – минем өчен хәерлесе булуын аңладым. Аллаһ бит: «Күзләр сукыраймый, йөрәкләр сукырая», – ди. Нәкъ менә шуны аңлар өчен миңа әлеге авыр юлны узарга кирәк булган.
– Яшәү рәвешеңә күз салсаң, сине инвалид дип әйтеп тә булмый. Спорт белән шөгыльләнәсең, гаиләң, ике балаң, эшең бар. Хәтта хаҗ кылырга да баргансың. Димәк, чикләүләр юк?
– Чикләүләр безнең башта гына ул, алга атларга кирәк. Диванда елап, зарланып утырсаң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Инвалид – ул сукыр, саңгырау кеше түгел. Инвалид ул – зарланып йөрүче кеше дип саныйм мин.
– Психологиядә бит өч этап бар: кире кагу, ачу килү, кабул итү. Хәзер махсус хәрби операциядән дә инвалид булып кайтучылар шактый. Ике этапны үтмичә, ситуацияне шундук кабул итеп буламы?
– Була. Мин инде 5 ел кешеләргә психологик ярдәм күрсәтәм. Аннан кайткан кешеләргә авыртуларын, борчуларын сөйләп чыгарырга кирәк. Әмма хатыннарына, балаларына сөйләргә түгел, психологка мөрәҗәгать итү зарур. Бу борчулар эчтә калса, алар аны спиртлы эчемлекләр белән томалый башларга мөмкин. Берәү минем яныма килеп дөрес юлдан китте, гаиләсен дә саклап калды. Хәзер ул Аллаһы Тәгаләгә ышана.
– Күзләрең күрә башласа, иң элек нәрсә эшләр идең?
– Әлбәттә, иң беренче кызыма, улыма, хатыныма тутырып карар идем. Аннары шәһәргә чыгып, бар җирне күзәтер идем. Җәй булса, яшенле яңгыр астында велосипедта йөрер идем дә, Кама янына төшеп, бөтенесе ишетерлек итеп: «Әлхәмдүлилләһ!» – дип кычкырыр идем. Тик мин Аллаһтан: «Күзләремнең күрүе миңа хәерле булмаса, күрү сәләтен кайтарма», – дип сорыйм. Аллаһ минем күзләремне хәрәмнән, пычраклыктан саклар өчен ябып торган кебек. Сукырлар сабыр булсалар, аларга җәннәт вәгъдә ителгән. Мин җайлаштым инде. Хәзер сукырларны йөртүче, ясалма фәһемле күзлекләр бар. Ул якын-тирәдә ниләр барлыгын хәбәр итә, алдан маршрутны төзеп алып бара. Кешеләрнең йөзләрен истә калдыра, кибеттә барганда шул кеше очраса, хәбәр бирә. Менә шуны алырга телим.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев