Рәнҗетмәгез әбиләрне
Газетаның 60нчы санында басылган «Әбиләр ачуны китерә» дигән язмагызны укыгач аптырап калдым – 85-95 яшьлек әбиләр нинди начарлык эшләгән бу ханымга. Әбиләргә шифаханәгә бармаска дигән закон бармы әллә?
Аларга бушлай дару бирәләр, ул даруларны өйгә китереп бирмиләр, аны барып алырга кирәк. «Кызымның эшләре буенча шифаханәгә еш барырга туры килә», – ди ханым. Кызы шунда эшли ахрысы. «Шифаханәгә барган саен шулар (әбиләр) белән әйткәләшеп кайтам», – ди. Соңгы баруында 92 яшьлек әбигә күбрәк эләгә. «Сезнең аркада шифаханәләрдә эшләргә табиблар калмады бит дип «тәрбияләдем» дә кайтып киттем», – ди.
Сугыш башланганда 92 яшьлек әбигә 11 яшь булган, сугыш чоры балаларының ниләр күргәнен 1нче сыйныф укучысы да сөйләп бирә ала. Бәлки бу әбинең бер туганы, баласы да юктыр. Булса, 92 яшендә берүзе шифаханәгә килмәс иде.
Минем шуны беләсем килә: ничә кеше әбиләр аркасында эштән китте икән, шәһәребездә 90 яшьтән узган ничә кеше яши? Бу яшьтә аларның күбесе инвалидлар, алар табибка чиратсыз керә аламы? Гөлчәчәк ханымга шуны әйтәсем килә: бөтен кешене әшәкелектә гаепләмәгез, әбиләрне рәнҗетмәгез, аларның күңел рәнҗеше дә төшә. Табибларны сезнең язган хатыгыз сөендергәндер дип уйламыйм. Аларга иң зур рәхмәт әйтүче дә әбиләр бит.
Гөлфәнисә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев