Рәсим Мөхәммәтҗанов: «Хатыным безне калдырып фани дөньядан китте»
«Аннары тормышымны хатынымның туганы белән бәйләдем. Бер тапкыр да бу гамәлемә үкенгәнем булмады», - ди ул.
Рәсим Мөхәммәтҗанов – Чаллы мәдәниятендә билгеле шәхес. Ул музыка мәктәбендә укытучы, телевидениедә һәм мәдәният идарәсендә җитәкче урынбасары булып эшләде. 40 еллык хезмәт юлын мәдәният һәм ял паркы директоры вазифасында тәмамлады. Фидакарь хезмәте өчен мактау грамоталарына, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Бүгенге көндә лаеклы ялда.
Рәсим Наилович белән очрашып, мәдәниятнең бүгенгесе, тормыш турында сөйләштек.
– Сез бик актив кеше, лаеклы ялда күңелсез түгелме?
– Гомере буе чабып йөргән кеше беркайчан да тынгылык таба алмый диләр бит. Минем дә холкым шундый, миңа вакыт җитми. Мин – җиде оныгыбызга шофер, тәрбияче, укытучы, спонсор. Барсына да игътибар, ярдәм, мәхәббәт кирәк. Үз йортыбыз белән яшәгәч хуҗалыкта да эш җитәрлек. Дуслар белән очрашып бильярд уйныйбыз. Мин нарды кебек өстәл уеннарын да яратам, хәтта оныклар белән кәрт тә сугабыз. Атнасына ике тапкыр бассейнга, сирәк кенә балыкка йөрим. Моңсуланган чакларда баянымны алып, мунча ишегалдына җырлап утырырга яратам.
– Белүемчә сез мәдәният хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы җитәкчесе дә...
– Бу эшкә мине күндерделәр дисәм дөрес булыр. Мин 380 мәдәният ветеранын берләштергән оешма җитәкчесе вазифасын башкарам. Мәдәният хезмәткәрләре белән эшләү җиңел түгел. Без игелекле җитәкчеләр ярдәме белән ветераннарның ялын оештырабыз, бәйрәмнәрне бергә уздырабыз. Туган көннәр белән котлыйбыз. Сәяхәтләргә, концерт-спектакльләргә йөрибез. Күптән түгел 30 кеше Сарапул, Воткинск шәһәрләренә барып, төрле музейларны карап кайттык.
– Рәсим Наилович, мәдәнияткә җитәкчеләрнең мөнәсәбәте үзгәрәме?
– Музыка көллиятен, Казан дәүләт мәдәният сәнгать институтын тәмамлаганнан бирле мәдәниятнең төрле өлкәләрендә эшләдем. Җырладым, баянда уйнадым, укыттым, җитәкче дә булдым. Артистлар белән бер казанда «кайнадык». Мәдәният, сәнгать өлкәсендә төрле вакытлар булды. Соңгы елларда исә мәдәнияткә игътибар артты. Сәхнә осталарына иҗат өчен мөмкинлекләр җитәрлек, күреп торасыз, аларның тормышлары да яхшы. Театр сәнгатенә дә мөнәсәбәт үзгәрде. Чаллыда ике театрга яңа бина төзелде. Мәдәният йортлары, музыка уку йортлары капиталь ремонтланды. Учреждениеләр җиһазлар, музыка уен кораллары, укыту әсбаплары белән тәэмин ителде. Мәдәнияткә күпме генә акча тотсаң да, ул артык булмый. Бу өлкәгә акча күбрәк керткән саен, җинаятьчелек белән көрәшкә азрак акча сарыф ителә, чөнки культуралы кеше җинаять юлына басмый. Мәдәният ул кешене бар яктан да тәрбияли торган өлкә.
– Сезне төрле концертларда күреп була. Фанатыгыз бармы?
– Мин җыр сәнгатенә битараф түгел. Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле концертын ел саен карарга тырышам. Югары профессиональ дәрәҗәдәге рус һәм чит ил төркемнәре концертына да йөрим. Яшь чакта бергә җырлап йөргәч Салават концертына үзе чакыра. Эльвин Грейны да яратам. Мин берсенең дә фанаты түгел. Артистларның һәрберсенең үзенчәлеге, үз тамашачысы бар.
– Халык бер сольный концерт та куймаган артистларга мактаулы исем бирүне хуплап бетерми.
– Артистны сольный концерт бирә яки бирми дип кенә бәяләү дөрес түгел. Кемдер ел буена гастрольдән кайтып керми, репертуарында өч көнлек җырлар, ә кемдер елына бер тапкыр халыкны тәрбияли торган зәвыклы концерт бирә. Кемдер исә төрле чаралар оештырып, дәүләт бүләгенә лаек була. Әмма атказанган яисә халык артисты исеме алган артист профессионал дәрәҗәдә җырларга һәм бар яктан да бу исемгә лаек булырга тиеш дип саныйм.
– Сезне мәдәнияттә нәрсәләр борчый?
– Кинопродукция бик аз. Экраннарда бара торган киноларда атыш, үтереш, җинятьчелек... Гаилә, балалар белән карар әйберләр юк дәрәҗәсендә.
Бүгенге көндә театрлар тарихи, җәмгыяви мәсьәләләрне күтәрәләр. Әмма артистларның уйнау дәрәҗәсе түбән, ышандырырлык түгел, ясалма.
Җыр сәнгатендә бер калыпка салынганнары, сыйфатсызлары күп. Аларны радиодан көне буе тыңлыйсың, тик берсен дә җырлыйсы килү теләге тумый. Милләтебезгә хас мелизмлы, бормалы, моңлы җырлар аз. Татар җыры заманнан артка калмаска тиеш дигән фикер белән килешмим, чөнки заманча музыка уен кораллары белән дә моңны саклап калып була. Татар халык җырларын, классик әсәрләрне заманчалаштырам дип бозу – җинаятькә тиң гамәл.
– Рәсим Наилович, сезне тормыш сынады. Каты авырудан хатыныгыз үлеп китте, ике бала белән калдыгыз. Шөкер, аннары мәрхүмә хатыныгызның бертуганы белән гаилә кордыгыз...
– Әйе, яратышып өйләнешкән, мәңгегә бергә булырбыз дип вәгъдәләшкән хатыным яман шеш белән авырды. Мөмкин булганның барысында эшләсәк тә, чир көчлерәк булып чыкты, хатыным безне калдырып фани дөньядан китте. Ул вакытта улларым мәктәптә укый иде. Баштан төрле уйлар узды. Хатынымның туганы Гөлсинә белән тормышыбызны дәвам итсәм ничек булыр икән дигән фикер белән үземә-үзем каршы килгән вакытлар да күп булды. Шулай да тәвәккәлләп, киләчәк тормышымны Гөлсинә белән бәйләдем. Аллаһка шөкер, бер тапкыр да бу гамәлемә үкенгәнем булмады. Бер беребезне яратышып, аңлашып, хөрмәт итеп яшибез. Дүрт балабызны үстереп, укытып, олы тормыш юлына бастырдык. Аллаһка шөкер, барысы да тигез, гаиләле, тормышларын матур гына алып баралар. Җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә эшлиләр. Безгә 7 онык бүләк иттеләр. Беренче оныгыбыз Шамил Әлмәт нефть институтында укый, Айгөл, Әминә, Айзилә, Сәйдә – мәктәп укучылары, Наил балалар бакчасына йөри. Төпчегебез Эмилиягә 2 яшь. Алар барысы да мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк: берсе курайда уйный, икенчесе җырлый, өченчесе бии, дүртенчесе рәсем ясый... Балаларыбызга булышып, оныкларыбыз белән әвәрә килеп, вакытның узганын сизмибез дә.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев