Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Рәзилә Кашапова: «Коронавирус белән ятканда бер-бер артлы әнием, сеңлем киткән»

Шәһәрдәшебез күңел әрнеткеч истәлекләре, хис-кичерешләре белән уртаклашты.

2021 ел. Хастаханәдә коронавирус белән авыр хәлдә яткан Рәзилә ханым бер-бер артлы иң якын кешеләрен югалта. Бу хакта ул бер айдан соң гына белә. Шәһәрдәшебез күңел әрнеткеч истәлекләре, хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Әни сеңлемне өенә кертмәде

2020 елда үзизоляциягә җибәрделәр. Юллар ябык, шәһәрдән рөхсәт белән генә чыгышлы иде. Шулай да ул хәтле булыр дип белмәдек бит инде. Тукай районы Хуҗи авылында участогыбыз бар иде, шунда кайтып киттек. Иптәшем Таһир, өйдә тик ятканчы дип, чыгып фундамент казыды. Чокыр торгач, бала-чага уйный, тавыклар төшә дип цемент салды. Эшчеләр чакырдык. Ике-өч айда йорт күтәреп, утын-суын кертеп бирделәр. Ул елны авылда да, туганнар арасында да чирләүчеләр булмады. Прививкага бармадык, шунысына үкенәм. 20 ел мәгариф идарәсендә эшләдем, анда ел саен грипптан прививка ясаттырдылар, бер дә чирләгән булмады. 

Пенсиягә чыккач Чаллыга, әнием янына килеп йөрдек. 86 яшьтә булса да башында ак чәче юк иде, озын кара толымнар белән китте, әле 100гә кадәр яшәрлек иде ул. Үзенә-үзе ашарга пешереп, кибетләргә чыгып, бәлешләр пешереп безне сыйлап яшәде. Ул башта ышанмады. Аннары, ничектер, бик нык саклана башлады, авылга кайтырга да риза булмады. 

Коронавирус чорында әнине бер көн дә калдырмадык. Бер көн мин, аннары сеңлем, аннары абыем Камил килеп карадык. Урамга төп-төгәл ел ярым чыкмады. Балконга чыкканда да битлек кия иде. Без килеп керсәк: «Кая борындыгыгыз, ник кимәдегез?» – дип һәрвакыт ачуланды.

Сеңлем Әлфиягә 55 яшь иде. Ул укып кайтып хиджама ясап йөрде. Пандемия вакытында аңа күп кеше мөрәҗәгать итте, булышуын сорадылар. Әни сеңлемне дүрт-биш ай кертмәде. «Ачуланма, кызым, син чирле кешеләр арасында йөрисең, миңа коронавирус алып килү куркынычың бар. Телефоннан сөйләшәбез, ашарга-эчәргә бар, кермә», – диде. 
2021 елның сентябрендә Әлфия әнигә иптәше белән килгән. Шуннан читенсенептер, кертә башлады. Шуннан керә башлады сеңлем әни янына. 

Бу көнне әнине соңгы тапкыр күргәнмен

Августта Алия кызым гаиләсе белән бездә торды. «Никтер ис сизмим, әни», – дигәч, анализлар бирде. Коронавирус булды. Врач әйткән даруларны эчеп, аяк өсте өйдә уздырды. Бер кашыктан ашаган кебек уздырсак та, миңа эләкмәде. Ай ахырында ике атна ирем авырды. Компьютер томографиясе 17 процент күрсәтте, температура белән ятты. Врач язган даруларны эчеп, авылда дәваланды. Ул да аяк өстендә уздырды. Сентябрь узды, бөтенебез исән-саулар.

Ай ахырында сеңлем шалтырата: «Хәлем начар, син килсәң, әни янына барып тормас идем. Кичә кердем инде, температурам 38 иде. Әнине чирләтмәдем микән, шуннан бик нык куркам», – ди.

Барып йөрмә, без килербез авылдан, дим. Шулпалар пешереп килдем. «Юк, кызым, бер грамм да кабасым килми», – ди әни. Ике-өч сәгать сөйләшеп утырдык, чәй эчтек. Температурам бар бугай дигәч, аптекага чыгып дарулар алып кердем. Хәлсез генә утыра. Шушы көнне мин әнине соңгы тапкыр күргәнмен. 

Сеңлем белән 12нче комплекста бер йортта, бер подьездда яшәдек. Әнине дә алып килгәч, кунак итәргә җайлы булыр дип шулай сайлаган идек. Фатирларга ремонт ясап, бер-беребездә кич утырышып, балаларны бергә үстереп, гөрләп яшәп яткан чак иде. 

Әнидән кайтырга чыктым, урамда яңгыр ява. Пәлтәм юешләнде, арка әзрәк туңды. Кайтып җиткәч, карыйм, урман ягыннан сеңлем кайтып килә, ул һава суларга чыккан булган. Скамейкага утырды да: «Никтер хәлем юк, апа», – ди. Температурасы биш-алты көн икән инде. Ул вакытта больницада урын юк.
Безнең өчебезгә дә әшәке «Индейская дельта» дигән вирус эләккән булып чыкты. Ул кешеләрне семьялап кырды. Икенче көнне тыны кысыла башлагач, сеңлем скорый чакырды. Килмәгән. Үзе барып больницага ятты. Шундук реанимациягә салганнар. Егерме көн яткан. Һәм шуннан бүтән чыкмаган. 

Сугыш вакытында подвалга тутырганнармыни?!

Яңгыр астында калган көннең икенчесендә 38 градус температура белән уяндым. Башны күтәреп булмый. Дүрт-биш көн өйдә яттым, табиб язган даруларны эчтем. Хәлем яхшырмый. КТ үттем – 25 процент. Таныш врачыма шалтыраттым. Терелә алмам дип куркам, дим. Якшәмбе иртән килдем 1/09га. Халык шыгрым тулы. Сугыш вакытында бомба атканда подвалга тутырганнармыни?! Атлаганда егылып китүчеләр дә бар, коляскадагылар, идәндә... Коточкыч. Коридорда яттым. Аннары мине ветераннар госпиталенә күчерделәр. 

Ирем, балалар белән телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Сеңлем белән бер сөйләштек тә, аннары телефонын алганнар. Врач чыгып хәлләрен сөйләп торган. Кислород битлекләре җитмәде микән, кызы: «Әнинең маскасын алып икенче кешегә биргәннәр», – дип сөйләде. Сеңлемнең паника башланган, хәле начарланганнан-начарланган. Аякка бастыра алмаганнар. Мин боларның берсен дә белмәдем.

Классташлар чатында «Авыр кайгыңны уртаклашам» дигән сүз күренеп китте. Аңламый калдым. Яңадан ачам дисәм, ул хәбәр юк. Әле яңа гына әйттеләр, шул хәбәрне язучыга: «Нишлисең, ул бит үзе дә авыр хәлдә ята, андый сүзне ничек язарга була, күрмәсен», – дип сөрттергәннәр.

Әни ничек, Әлфия ничек дип сорап торам, «Барысы да әйбәт», – диләр. Ә югыйсә бу вакытта абыем улы Марат белән әнине яткызырга алып килгән. Аның инде үпкәсенең 40 процентына зыян килгән булган. «Сестру спасем, сделаем все возможное, но бабушку, наверное, не сможем», – дигән врачлар. Ник алай дигәннәрдер? Аны да госпитальгә күчергәннәр. Әни «Кая минем кызларым?» дип бәргәләнгән, врачларны якын китермәгән, системаларны куйдырмаган, куйганнарын өзеп аткан. «Мин чирле түгел, минем барысы да яхшы, өйгә җибәрегез, балаларым килеп алсын», – дип палата буйлап йөргән. 

Әлфиянең кызы Венгриядә яши. Ул әнисен Мәскәүгә җибәрер өчен андагы профессор белән сөйләшеп куйган, вертолетка заказ биргән. Тик аңа «Транспортта йөртү мөмкин түгел, юлда ук китәргә мөмкин», – дигәннәр. Ул вакытта инде комада булган, күрәсең. Профессорны Чаллыга алып килергә уйлагач, күрәзәчелек сәләте булган танышлары: «Әниегез кара чемодан белән тора, вакыт җитте, мин китәм, балаларыма әйтегез, бер нәрсә дә эшләмәсеннәр, дип әйтергә кушты», – дигән. Инде соң булган.

9 октябрьдә – әни, 19 октябрьдә сеңлем үлгән. 29 октябрьдә ярым исән ярым үле килеш мин чыктым. Бер ай беркем белән очрашмаска куштылар, иммунитет ноль дип чыгардылар. Ирем килеп алды. Аны күрүгә «Ничек анда әни, Әлфия?» – дип сорадым. «Икесе дә юк инде», – диде.

Күрмәгәнне күрсәтте ул «корона»

Госпиталь табибларына шаккатып кайттым, шулкадәр тәртип, җаваплылылык. Ул «кызыл зона»дагы чисталык, авыруларга мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек! Мин аларга бик рәхмәтле.

Дарулар бар иде. Дөрес, преднизолонны сатып алдык. Көненә 32 ампула салалар иде. Уйлап карагыз – 32! Хастаханәдән чыккач, балалардан күпме акча түктегез дип сорадым. «300 мең китте, әни», – диде кызым. Түләттерү өчен әйтми, билгеле. Минем дә якыннарымның ярдәме көчле булуын гына искә алуым. 
Гормонны кисәк туктатырга ярамый. Чыкканда 21 таблетка эчә идем, акрынлап киметтем. Өч көн – 20, өч көн – 19, нульгә калганчы. Инсулин кадап торыр өчен кызым Алия эштән чыкты. Мине карады. Дәфтәре каршында, числосын, дозасын – барысын да язып бара. 

Өйгә кайткач, мин биш ай урамга чыкмадым. Балконда, фатир буйлап яңадан йөрергә өйрәндем. Авылга кайттык кышын. Ирем Таһир кар көрәп йөри. Баш бармак калынлыгындагы су шлангы ята. Шуңа абынып егылдым. Торып кына булмый бит. Гәүдәне күтәрә алмыйм. Кул да йөрми, аяк та. Ярый ирем якында иде, килеп күтәреп алды. 

Күрмәгәнне күрсәтте ул «корона». Тырнак астыннан кан агып, карага әйләнде. Чәч коелды, яулык белән йөрдем. Яңасы көдрә булып чыкты. Бер елдан гына элеккеге хәленә кайтты. Сигез айдан диңгезгә барып, аның һавасын сулап, ял итеп, су коенып кайткач кына кеше рәтенә керә башладым. 
Сеңлем белән бергә яшәгән йорттагы фатирны сатып киттек. Анда бару белән күңел тула, түзәрлек түгел. Әнинең фатирында яшим. Оныклар карыйм. Ялларда авылга кайтабыз.

Бер ел кеше белән аралашмадым, сөйләшмәдем, шалтыраткач, әни турында сораган кешене туктата идем. Шулхәтле авыр икән ул!

Быел балалары Әлфиянең телефонын кушканнар. Беренче оныгы Әмирә үксеп-үксеп елап утыра ди. Әбисеннән хәбәр килеп төшкән икән. «Кызым, мин сине шундый яратам. Бик нык яратам, барыгызны да яратам», – дип язган булган. Теге дөньядан килгән хәбәр кебек булды бу, ди кызлары.

Әни белән сеңлем тормышымда шулкадәр җитми. Ник шулай булды дип һаман уйланам, моның белән килешә алмыйм. Сеңлемнең өч баласы калды, 11 оныгы. Бик кызганыч. Якыннарның кадерен белмибез икән. Үлгәч кенә сагынабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

24

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев