Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

Рөстәм Фәттахов: «Курайда һәр кеше уйнарга өйрәнә ала»

Бүгенге кунагыбыз – баянчы, курайчы, «Энергетик» мәдәният сарае директоры урынбасары Рөстәм Фәттахов. Ул Чаллыда курайга өстенлек биргән бердәнбер музыкант һәм әлеге уен коралын бердәнбер ясаучы да.

Героебыз белән курайда уйнау үзенчәлекләре, бу уен коралын ясау һәм әлеге өлкәдәге кайбер кыенлыклар турында сөйләшеп алдык.
– Рөстәм, курайда кайчан һәм ничек уйнарга өйрәндең?
– Мин Чаллыда туып-үскән кеше. 5 нче сыйныфта укыганда дустым Марат белән Зиләрә Имаметдинова җитәкчелегендәге «Чулман» ансамбленә йөрдек. Башта шунда уйнарга өйрәндек. Аннары Балалар иҗат үзәгендә Чаллының күренекле курайчысы Иңбер Шәфыйковка да йөреп алдым. 2 нче гимназиядә укыганда Әмир абый белән шөгыльләндем. Аннары музыка көллиятенең тынлы уен кораллары бүлеген тәмамладым. 30 елдан артык  инде курайдан аерылганым юк.

– Ни өчен нәкъ менә курайны сайладың?
– Мин кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнәсем килгән иде. Шул теләгемне тормышка ашыру өчен, музыкант Вәсим Әхмәтшин эшли торган музыка мәктәбенә бардым. Вәсим абый мине тыңлады да: «Әйдә, мин сине торбага язам», – диде. Мин инде анда барып тормадым. 2нче гимназиядә музыка мәктәбе ачылгач, шунда киттем. Анда да баянда уйнарга өйрәнмәкче идем. Тик монда да: «Башта курайда уйнарга өйрән», – диделәр. Шулай итеп, курайчы булып киттем. Мин моңа хәзер сөенәм генә, чөнки курайны йөртергә дә уңайлы. Анда уйнарга өйрәнү дә җиңел. Балаларга 5 минут эчендә 1-2 көй өйрәтә алам.

– Курайның татар сәнгатендә тоткан ролен ничек бәялисең?
– Курай оркестрлар чыгышын да бизи, аерым да бик җылы кабул ителә. Кызганыч, Татарстанда ул баяннардан соң икенче планда кала. Ә менә Башкортстанда хәтта консерваториядә дә курай серләренә төшендерәләр. Мин бездә дә әлеге уен коралына карата мөнәсәбәтне үзгәртергә, аны үстерергә кирәк дип саныйм.

– Бүгенге көндә курайда уйнарга теләүче балалар күпме?
– Мин 54нче гимназиядә һәм 58нче мәктәптә 3 төркемдә 35ләп баланы өйрәтәм. Берничә төркем чыгардым. Аларның кайберләре музыка юлыннан китте.

– Курайны каян аласыз?
– Миңа Иңбер абый Шәфыйков эшләп биргән иде. Хәзер инде үзем ясыйм. Һәр баланың үз курае булырга тиеш.
– Материалын кайдан аласың?

– Курай өчен алюминий яхшы. Элек чаңгы таякларыннан ясый идем, хәзер бу материалны кибетләрдән табып була. Балаларны кызыксындыру өчен аларны буяулар белән бизим. Шпоннан (юка агач материал), көрәк сабыннан да ясаганым бар. Тик алар тиз ватыла. Аннары андыйлар аша моңны да тулысынча җиткереп булмый.

– Курайларны сатып бирәсезме?
– Бәясе – 1000 сум. Бер тапкыр грант откан идем. Шул акчага физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезне уйнарга өйрәттем, курайлар да ясап бирдем.

– Курайда бар көйне дә уйнап буламы?
– Әлбәттә, ул универсаль уен коралы бит. Анда татар халык көйләрен дә, дәртле музыканы да уйнап була. Ул бик матур яңгырый. Кызганыч, хәзер тамашачыларга күбрәк шоу кирәк, моң, озын көйләр икенче планга калып бара.

– Шулай да милли чараларга курайчыларны чакыралар бит.
–  Дөрес, мәдәни учреждениеләрендә (кунаклар килгәндә) курайчылар ансамбле еш чыгыш ясый. Ләкин шәһәркүләм бәйрәмнәргә безне чакырмыйлар. Казан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре юбилейларында меңнән артык курайчы катнашты. Чаллының 400 еллыгында да шулай чыгыш ясыйсы иде. Минем бу уен коралын массакүләм итәсем килә. Курайда һәр бала уйнарга өйрәнә ала. Иһ мөһиме – аларны кызыксындыру. Малайлар һәм кызлар телефоннан, начар гамәлләрдән аерылып торырлар иде. Моннан җәмгыять ота гына, чөнки курайда уйнаган бала начар юлга басмый. Бу мәсьәләгә җитәкчеләр һәм спонсорлар тарафыннан игътибар артсын иде. Милли мәктәпләрдә укучыларны да курайда уйнарга өйрәтергә кирәк.

– Рөстәм, син курайчы буларак төрле фестивальләрдә дә катнаштың бит.
– 1994 елларда Төркиядә узган Бөтендөнья музыка фестивалендә чыгыш ясап, төрле милләт вәкилләрен шаккаттырып кайткан идек. Тагын бик күп бәйгеләрдә призлы урыннар яуладык. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап. Хәзер без «Энергетик» мәдәният сараенда күренекле курайчы, остазым Иңбер Шәфыйков истәлегенә «Моңлы дөнья» фестивален оештырабыз. Шөкер, ул халыкара дәрәҗәдә үтә.

– Үзеңнең балаларың курайда уйныймы?
– Кызларым – Алинә, Мәрьям, улым Айрат – барысы да курайда уйный.

– Рөстәм, музыкант, курайчы буларак сине нәрсә борчый?
– Мине гармун, тальян, курай ясау осталарының сирәгәюе борчый. Алар Татарстанда бармак белән генә санарлык. Бу тармакка игътибар артсын иде. 

– Рөстәм, «Энергетик» мәдәният сараена килү тарихыңны да сөйләп үт әле?
– Чаллының легендар шәхесе Гөлзада Рзаева әнием белән күптән таныш иде. Ул мине эшкә чакырды. Ринат Гобәйдуллин вафат булгач: «Эшләп тор, аннары Ринат абыеңның эшен дәвам итәрсең», – диде. 8 ел инде биредә хезмәт куям. Административ эштән тыш, иҗат белән шөгыльләнәм. Үземнең музыка уен кораллары ансамблем бар. «Энергетик» мәдәният сарае фойесында милли почмак та ясап куйдым. Эшемне, коллективны, курайны бик яратам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Гөлзада Рзаева Рөстәм Фәттахов курай