Сания Вахитова: «Ваннада 25 баш перепел үстердем»
Суярга вакыт җиткәч тә ул аларны кызганып, бер кешегә биреп җибәрә.
Бер көнне «Энергетик» мәдәният сараеннан кайтканда тукталышта күптәнге танышым Сания Вахитованы очраттым. «Бер тәүлек эшләдем дә, өеннән чыгып йөри алмый торган шәһәрдәшебезнең фатирына барып концерт куйдык. Җиде ай инде шулай концерт куеп йөрибез. Безнең концерт кешеләргә ошый», – дип шаккаттырды ул мине.
Шәһәребезнең «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында эшләүче «Җәүһәр» ансамбле «Ышаныч» социаль ярдәм үзәге белән берлектә «Синең өчен җырлыйм» дигән проектны тормышка ашыра. Сания хәзер шул ансамбльнең җырчысы икән. Татар иҗтимагый үзәге җыелышларына актив йөрүче буларак кына белгән танышым шулай итеп мәдәният хезмәткәре булган, җырлап кешеләрнең күңелләрен күрә икән.
КАМАЗ заводларының берсендә эшләп лаеклы ялга чыккач, Сания үзен тулысынча мәдәнияткә багышлаган. Картиналар галереясендә кизү тора, «Җәүһәр» ансамбленә йөрүенә дә биш елдан артык вакыт узып киткән. Кубызда уйный, спорт һәм мәдәни чараларда җиңү арты җиңү яулый. «Ашказар таңнары» фестивалендә, бөтенроссия туристик слетында беренче урын – болар зур җиңүләренең кайберләре генә.
Саниянең төп һөнәре сатучы. Балачагы һәм яшьлеге Чувашиянең батыр районы Шыгырдан һәм Долгий Остров авылларында үткән кызның Чаллыга килүе белән кызыксындым. Чөнки ул як кешеләре күбрәк Казанга тартыла.
– Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, мин Казан сәүдә техникумына укырга кердем. Студент вакытта спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә катнаша идем. Без төркемдәге ун кеше бик актив идек. Безне Мәскәү, Ленинградка алып бардылар. Укып бетергәч, төзелеп килә торган Чаллыга яшь белгечләр кирәк дип, безне самолет белән Чаллыга китерделәр. Студентлар урамындагы бер кибеткә эшкә урнаштым. Ул вакытта өч ел эшләмәсәң, стипендияне кайтарырга кушалар иде. Мин өч ел кибеттә эшләдем. Әмма туры сүзле, алдый белми торган кеше буларак, мин бу һөнәргә туры килми идем. Кибет директоры миңа моны башта ук әйткән иде дә әйтүен. Өч елда бер сыер бәясе «недостача» түләдем. Ул вакытта бу шактый зур сумма иде. Директор үзе тикшерү ясый да, бездән түләтә. Ә без тәҗрибәсез, берни белмибез. Юкса, тырышып, намус белән эшләдек. Күп акча түләргә туры килсә дә, мин бу һөнәргә рәхмәтле. Шул техникумда укыганга күрә мин Чаллыга килдем һәм бу шәһәргә гомергә гашыйк булдым. Миңа Казан яшь чагымда да ошамады. Шау-шулы башкаланы хәзер дә яратмыйм, – диде ул.
Саниянең эшләмәгән бер эше дә юк икән. Ул түбәтәйне башыннан ахырына кадәр тегеп, чигеп бәйгедә катнашып җиңгән. Буш вакытларында чигә, тегә, бәйли.
«Эврика» мәдәният үзәгендәге үзешчән театрда «Бичура түти» спектаклендә йорт иясен уйнаган. «Спектакль өчен барлык реквизитларны, киемнәрне әзерләдем. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, режиссер Зөләйха Минһаҗева куйган спектаклебез уңышлы гына чыкты. Тик коронавирус аркасында тамашачыларыбызга күрсәтә алмадык. Юкса, гастрольләргә чыгарга да планлыштырган идек», – диде ул.
Сания яшьтән баянда уйнарга хыялланган. Җизнәсе аңа баян да алып биргән булган. Әз-мәз уйнаштыргалаган, тик ныклап өйрәнергә Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитмәгән күрәсең. Кышка бөтенроссия бәйгесендә җиңгән баянчы Ренат Ибраһимовтан түләүле дәресләр алырга җыена ул. «Нота буенча берничә көйне дөрес итеп уйнарга өйрәнәсем килә. Санаторийларда, өлкәннәрнең өйләренә барып баянда уйнап, биетеп кайтыр идем», – ди ул.
Сания Вахитованың фатирындагы ванна бүлмәсендә бүдәнәләр үстерүе турында «Шәһри Чаллы» газетасына хезмәттәшем Резидә Гасыймова язган иде. Газетаны укыган Зөлфия исемле бер хатын-кыз шуннан соң аны эзләп тапкан һәм ярдәм итүен сораган.
– Иремә үпкә яман шеше диагнозы куйдылар. Бер газетадан бүдәнә (перепел) йомыркасы белән укол ясасаң, яман шешне җиңеп була дигән язма укыган идем. Зинһар, ярдәм итегез, диде. Укол өчен йомырка җылы булырга тиеш. Ул хатын миңа килде. Икәүләп ваннада бүдәнәләрнең йомырка салуын көтеп алдык. Бу хатын 3-4 йомырканы алды да, җылы бияләйгә төреп, машинага утырып кайтып китте. Физрастовор белән кушып иренә укол ясаган, 12 көн шулай эшләгән. Бер көнне «Глобус» тукталышында күрдем үзен. Сания, бүдәнә йомыркасы белән иремне үлемнән коткарып калдың дип рәхмәт әйтте, – дип искә алды ул бүдәнә үстерүе турында.
Бүдәнәләр ике генә ел яши, диләр. Саниянекеләр биш ел яшәгән. «Мин ванна бүлмәсендә алар өчен барлык шартларны тудырдым. Тәүлек буе ут яндырдым, температура режимын сакладым. Үзем тазикта, кешедә юындым, кошларымны бик кадерләп тәрбияләдем. Кыяклы 18 төр үләннән әзерләнгән ризык, авыл эремчеге, угычтан кишер уып ашаттым. Бик чыгымлы эш булды ул. Ике елдан бүдәнәләрне суярга кирәк икән. Ә минем биш ел бала караган кебек тәрбияләгән кошларымның гомерен өзәргә кулым бармады. Сидоровкада яшәүче бер кешегә биреп җибәрдем. Кызлары аларның сайравын бик яраткан. Тик сарайга чыгарып, туңдырып үтергәннәр бүдәнәләрне», – ди ул.
Хәзер ул «баш-аягы» белән мәдәнияткә «чумган». Картиналар галереясендә тәүлек буе эшләп кайта да, кофе эчеп, иртәнге намазын укып, тагын чыгып китә. Аны репетицияләр, урын өстендә яткан шәһәрдәшләр, концертлар, күргәзмәләр, спорт ярышлары көтә.
Әллә ниләр эшлисем килә, тик вакытны гына җиткереп булмый ди. Минем белән очрашкан көнне дә «Эврика» мәдәният үзәгенә өлкәннәр көненә багышланган бәйгегә китте. «Мәрхүмә Эльмира Сөләйманова җырларын яратам. «Туганнар» җырын җырлап бер конкурста җиңгән идем. Бу юлы «Күңел кошы» җырын башкарам, бер атна эчендә өйрәндем. Шулай ук Бәширә Насыйрова, Руслан Кираметдинов репертуарындагы җырларны яратам. Русланның җырларын өйрәнергә авыррак», – дип иҗади планнары белән уртаклашты ул.
Татар иҗтимагый үзәгенә 22 ел бергә йөреп, дус яшәгән Асия Зиннуровага бик рәхмәтле ул. «Мин мулла кызы, догаларны белсәм дә, намаз укымый идем. Асия апа мине намазга бастырды. Биш вакытын да укып булмый, әмма иртәнге намазымны калдырмыйм. Һәр көнемне намаз белән, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып башлыйм», – диде ул.
Сания ялга туган ягы Шыгырданга кайтырга җыена. Анда аның 88 яшьлек әнисе көтә. Ул улының гаиләсе белән яши икән. «Аллаһка шөкер, әнинең башы эшли, хәтере дә бар, өй эчендә әкрен генә йөреп тора, – диде ул кадерле кешесе турында.
Мин 30 ел элек белгән Сания белән бүгенгесенең арасында аерма бик зур. Ул чактагы гел чирли, тормыштан зарлана торган Сания 180 градуска үзгәргән. Хәзер ул тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, ярдәмгә мохтаҗларга җыр-моңнарын өләшеп, тәмле ризыклары белән сыйлап, күпләргә үрнәк булып яши.
/ Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев