Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Алмаз Мирзаяновның әнисе: «Зөлфирәгә башта үземнең күз төште»

«Юбилеема балаларым китабымны чыгарды», - ди бәхетле әни.

Әниләр көне уңаеннан без, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, бүгенге көндә актив иҗат тормышы белән яшәүче, өч бала тәрбияләп үстергән   Сәрия Мирзаянова белән әңгәмә кордык. Ул «Мәйдан» журналы үткәргән «Авыл шагыйре» бәйгесе җиңүчесе буларак татар матбугаты үзәгенә, «Заман көзгесе» телевизион тапшыруына төшәргә килгән иде. Сәрия ханым танылган  нәфис сүз остасы, җырчы Алмаз Мирзаяновның әнисе. Әңгәмәбез  барышында ул йолдыз-балаларының тормышына да күп кагылды. 

– Сәрия ханым, үзегез белән таныштырыгыз әле.
– Мин Сарман районы Түбән Бикмәт авылында туып-үстем. Лениногорск педагогия училищесында  укып, рәсем-сызым укытучысы һөнәре үзләштердем. Юллама белән Мөслим районы Татар Бүләре авылына эшкә килдем. 38 ел укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем Айрат белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Кызым Айсылу – Казанда, Алинәм – Әлмәттә, улым Алмаз Теләче районы Сауш авылында яши. Биш оныгыбыз бар. 

– Улыгыз Алмазның артист һөнәрен сайлавында кем этәргеч бирде?
– Ул кечкенәдән җырлады. Баштарак биергә дә хирыс иде. Аның сәхнә юлыннан китүенә дә мәктәптә музыка укытучысы Айдар Мирзаяновның роле зур булды. Ул аны курайда уйнарга өйрәтте. Алмаз 6 яшьтән укырга кереп, 15 яшьтә урта мәктәпне тәмамлады. Аннары Лениногорск музыка училищесында укыды. Анда укыганда театр түгәрәгенә йөреп, сәхнә осталыклары алды. Шунда укыганда зур залларда чыгыш ясый башлады. 

– Бүгенге көндә Алмаз Мирзаянов эстраданың әйдәп баручы, татар шигырен пропагандалаучы бердәнбер артист дисәм дә ялгыш булмас. Улыгыз сезнең шигырьләрне концертларында укыймы?
– «Хәтирә», «Фотоальбом»  шигырьләрен яратып укый. 

– Сезнең шигырьләргә кемнәр җырлар язды?
– «Ышанма син»гә – Илфир Искәндәров, «Оныттырмам»га – Вәсим Әхмәтшин, «Көнбагыш»ка – Илнат Фәрхуллин, «Сөярсеңме»гә Хәмит Мәдкәримов көй язды. Соңгысын Алмаз концертларында башкарды. 

– Улыгызның концертларында нинди хисләр кичерәсез?
– Борчылып та утырам. Бу бит минем улым дип горурланам. Ул бик ярдәмчел, мохтаҗларга даими булыша. Авылда бушлай концерт куялар, Сабантуенда чыгыш ясыйлар. Балаларымның авылдашларны хөрмәт итүе үзе бер сөенеч. 

– Улыгызның 30 яшькә кадәр өйләнмәвенә борчылгансыздыр? Зөлфирә белән беренче тапкыр кайчан таныштыгыз?
– Алай артык борчылмадык. Насыйбы килеп чыгар әле дип көттек. Зөлфирәне беренче тапкыр Рифат Зарипов концертында күрдем. Мин авылга килгән артистларга гел бәлеш пешереп алып барам. Рифат концертына да шулай күчтәнәч белән килдем. Зөлфирә ул вакытта аның төркемендә эшли иде. Мин керүгә Зөлфирә йөгерә-йөгерә өстәл әзерли башлады. Шунда аңа күзем төшкән иде.  Хәзер дә ут чаткысы кебек тырыш, уңган ул. Авылга концерт белән килгәндә бөтен төркем безгә кереп куна иде. Берсендә, хәтерлим, буш урын калмагач Зөлфирә белән бер караватта  ятып йокладык. Аллаһка шөкер, киленебез булып куйды. Икесе дә тырышлар, характерлары да охшаш. 

– Килен белән кайнана мөнәсәбәтләре сездә ничегрәк?
– Без аны кызыбыз кебек кабул иттек. Мин аларны гадәттә тәмле ризыклар пешереп каршы алам. Зөлфирә кайтып керүгә давыл  кебек эшкә керешә:  аш-су бүлмәсенә кереп китә, тиз-тиз өстәл әзерли, ашын бүлә, чәен ясый, җыештырып куя. 

– Алмазның килен өендә, авылда яшәвенә эчегез пошмыймы?
– Юк. Алар икесе дә авыл баласы бит. Алмазым авыл тормышын бик ярата. Кода үлгәч, кодагыебыз үзе генә калды. Аңа да иптәш кирәк.  Балалар концертта вакытта ул Нәзирәне карый. Аның белән бик нык шөгыльләнә. Нәзирәбез 2 яшьтә генә булуына карамастан, җөмләләр төзеп сөйләшә. 10га кадәр саный. Әтисе белән әнисенең җырларын белә. Аларны Алисә колонкасыннан үзе сорап җырлата. Оныгыбызны тәрбияләгән, балаларга тынычлап эшләргә мөмкинлек биргән өчен кодагыебыз Сәвиягә рәхмәт. 

– Сез бәхетлеме?
– Аллаһка шөкер, бәхетле. Айратым белән тәрбияләп үстергән балаларыбыз тормышта үз урыннарын таптылар. Алмазлар кодагый белән икебезне Төркиягә ялга алып бардылар, спа-салоннарга йөртәләр. Кадерләп кенә яшиләр. Мәктәптә укыткан укучыларым да рәхмәт сүзләрен очраган саен әйтәләр. Мин хезмәт дәресләрендә кызларны чигәргә, тегәргә, ашарга пешерергә дә өйрәттем. Укучыларым шахмат түгәрәгенә дә яратып йөрделәр. Хәзер лаеклы ялда иҗат белән шөгыльләнәм. Майлы буяулар белән картиналар ясыйм, калфаклар чигәм, мунчалалар бәйлим.  Шигырьләр һәм хикәяләр  язам. 

– Шигырьләрегезне сатасызмы?
– Төрлечә була. Туган көннәргә, юбилейларга, туйларга язуымны сорыйлар. Бер куплетын 100 сумга сатам. Шигырьләремә җыр язсалар, картага 1000-2000 сум акча җибәрүчеләр бар. Мин акча өчен түгел, күбрәк күңел халәтем өчен иҗат итәм, чөнки шигырьләрем минем – җан азыгым, шигырьләрдә – әйтер сүзләрем.  

– Китабыгыз да чыккан икән.
– «Күлмәк белән туган кыз» дигән китабымны балаларым 65 яшьлек юбилеема чыгардылар.  Бу минем өчен зур бүләк булды. Күлмәк белән туганга китабыма шундый исем биргәннәр. Ничә тапкыр гомерем кыл өстендә калган, әмма Аллаһ үземне саклап калган. 

Гөлия Ибәтуллина фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Алмаз Мирзаянов Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова Сәрия Мирзаянова