Серле күк (Нәсер)
Серле дә соң төнге күк йөзе. Үзенең салкын зәңгәр яктысын төнге җиһанга өләшүче тулган айга күз төшә. Ай үзенең тирәсендә җемелдәшкән бихисап йолдызларга күз кысып, мут кына елмая.
Аның яктысы җиргә төшеп, төн караңгылыгына серле бер аһәң бирә, күңел түренә үтеп яктырта кебек...
Игътибар белән карасаң, тулган ай өстендә, җилкәсенә көянтә-чиләкләрен асып, чуерташларга баса-баса, зифа буй-сынына килешеп торган матур күлмәген җилфердәтеп, Зөһрә кыз атлый шикелле. Аның челтерәп аккан салкын чишмәгә суга барышыдыр, күрәсең. Җир егетләренең һәммәсен гашыйк иткән Зөһрә кыз бит ул! Әле йолдызлар да аңа гашыйктыр. Кемнәр генә сокланмаган икән аңа?!.
Айдан ерак түгел, төнге күктә иң зур йолдызлардан саналган таң йолдызы – Чулпан балкып тора.
Бер-берсен яраткан парлар күктәге йолдызларны күзәтеп, үзләренә йолдыз сайлап, сөюдән балкыган күзләре белән шул йолдызларга карап, очрашу турында хыялланганнар, айлы тын кичләрдә вәгъдәләр бирешкәннәр.
Серле күк йөзе үзенә тартып тора, күңел төпкеленнән әллә нинди сихри хисләр калкып, ерак галәмгә очырта. Түп-түгәрәк айга менеп сәяхәт итәсе, шуннан торып Җиребезгә карыйсы килә... Айга менеп, җырларга кушып җырланган сылу Зөһрә кыз белән танышыр идем... Чулпан йолдызга да ерак калмый. Якыннан карасаң, ул йолдыз бик яктыдыр,
Хыяллар, хыяллар.... Кайларга гына алып бармый бу хыяллар адәм баласын. Төнге күк йөзенең серлелеге миңа илаһи бер көч бирә, күңелемә илһам өсти. Шуңа да төнлә күк йөзен күзәтергә яратам мин.
Беркөн шулай туп-туры бер сызыктан тезелеп баручы йолдызларны күреп шаккаттым. «Йолдызлар парадка чыкканнармы, әллә төнге поезд җибәргәннәрме?» – диеп, күземне дә алмый карап тордым. Алтмышлап йолдыз тезелеп «оча» иде. Алар шундый тиз очып үттеләр, мин, таң калып, күздән югалганчы карап калдым. Бу нинди тамаша булды микән дисәм, икенче көнне алтмыш спутникны очыртулары турында яңалык ишеттем. Мин шуларны күрүемә чиксез шат идем.
Шундый да серле соң безнең төнге күк гөмбәзе: йолдызлар да атылалар, спутниклар да очып үтәләр, ай да серле елмая.
Йолдыз атылганын үз күзләрем белән күргәнем бар. Җиргә кадәр төшкән кебек тоелды ул. Йөгереп барып, шул җирне дә караганым истә. «Инде, ниһаять, йолдызны күрәм», – дип уйлаган идем шул вакытта, ерак балачакта.
Җир шарыбыз әйләнеп тора, таң ата да кич була. Җиребезне каймалап алган күк йөзенә карап кемнәр генә сокланмый да, кемнәр генә хыял канатларында йолдызларга очмый икән...
Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева)
Фото: wp-s.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев