Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Шигырь

Туйды кеше, ашап-эчеп туйды Йоклап туйды, туйды барыннан -Бу ялларны нигә сузалар соң?- Ишетелә халык зарыннан.

Туйды кеше, ашап-эчеп туйды
Йоклап туйды, туйды барыннан
-Бу ялларны нигә сузалар соң?-
Ишетелә халык зарыннан.

Кунагыннан туйды авыллар да
Көн дә кызып туйды мунчалар
Хуҗалары бәлеш салып туйды:
-Бәлкем китәр болар туйсалар...

Шәһәр туйды авыл баласыннан
Каникуллар кайчан бетә соң?
Көндә урау чыршы тирәсендә
Туйдырды шул, ни хәл итәсең...

Туйды дөнья озын бу яллардан,
Ялкаулылык басты күпләрне
Уфтаналар инде кайберәүләр:
-Ничек күтәрербез, эшкә күтләрне...

Бу яллардан туймаганнар бардыр,
Депутатлар диңгез буенда
Бик тиз үтә көннәр, диеп йөри
Ялны озайту алар уенда.

Туйды халык, эче пошып ята
Жәлләп бушка узган вакытны
Эшкә сусап, җаны әрнеп ята
Мәгънәсез ял булмый шатлыклы!
                  Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев