Сөйгәненең җансыз гәүдәсен кочаклап елый
Үзенең кешегә күренерлеге юк: киемнәре ертык, канга буялып беткән, тәне калтырый...
Гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән очрашкан саен: «Аллаһы Тәгалә адәм балаларын бу җиргә сынау өчен генә җибәрә икән», – дигән фикер туа. ЗЯБ бистәсендә яшәүче Хәлимә апа Хәйруллина танышы белән булган фаҗигале хәл турында сөйләде.
– Алсуның тормышы бигрәк аяныч булды. Моннан берничә ел элек кара көздә аның тормышы челпәрәмә килде.
...Дустым гадәттәгечә беренче мәхәббәте Фәрит белән урамга йөрергә чыга, сөйләшә-сөйләшә, киләчәккә планнар коралар алар. Шул вакыт каршыларына өч егет чыгып, егеттән тәмәке сорыйлар. «Мин тартмыйм, тәмәкем дә, шырпым да юк», – дигәч, бәреп егалар. Алсу: «Ярдәм итегез!» дип кычкыра башлый. Башкисәрләр егетнең кесәләрен актарып, акчасын, телефонын, ачкычларын алалар. Алсуга да чират җитә. Кызның кесәләреннән берни дә тапмагач, берсе пычак чыгарып аның кофтасын, курткасын кисә, перчаткаларын ташлый. Егете алдында төрле әшәке сүзләр әйтеп мыскыллый, кочаклый, үбә башлый. Фәрит моңа түзми, сөйгәнен яклап, тегеләр белән сугышырга тотына. Тик өч кешегә каршы тора алмый. Аның кулларын бәйләп, җиргә егалар. «Алсу, кит моннан, еракка кит тә, милиция чакыр!» – дип кычкыргач, аны типкәләп кыйныйлар. Фәритнең авыз-борыныннан кан китә. Кыз елый, ярдәм сорый. Тик сөйгәнен калдырып китми, вәхшилекне күреп, аңын югалтып егыла.
Аңына килгәндә бөтен киеме ертылган, үзе кан эчендә ята. Ул көч-хәл белән аягына торып баса да, Фәритен эзли башлый. Якында гына чалкан яткан ирне күрә. Бу аның сөйгәне була. Кыз аны җирдән торгызырга тырыша. Тик күзләре еракка төбәлгән, авызы ачык калган сөйгәне генә җавап бирми. Кыз егетнең үлгәнен аңлап, ярдәм чакыра, әмма аны иштүче булмый.
Таң аткач, кешеләр йөри башлагач, узып баручылар ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар. Кыз Фәритнең җансыз гәүдәсен кочаклап үксеп-үксеп елый. Үзенең кешегә күренерлеге юк: киемнәре ертык, канга буялып беткән, тәне калтырый...
Ул сөйгәнен җирләгәч, авылдан бөтенләй китәргә карар кыла. Фәритнең каберенә барып саубуллаша да, шәһәргә китә.
Алсу Казанның «Оргсинтез» предприятиесенә эшкә урнаша. Әнисенең ялгыз гомер итүче сеңлесе аны үзе янына яшәргә чакыра. Хатын аңа тормышында булган аяныч хәлләр турында сөйләми, аларны онытырга теләп, баш-аягы белән эшкә чума.
Беркөнне апасы Алсуның эштән кайткан җиренә бәрәңге пешереп, тозлы балык, тозлы кыяр кисеп куя. Кыз балык исеннән коса башлый. Шулвакыт апасы шикләнеп: «Әллә син авырлымы?» – дип сорый. Кыз өнсез кала. Иртән хастаханәгә, хатын-кызлар табибына бара. Табиб аның бәби көтүен раслый.
Алсу үзенең тормышында булган күңелсез хәлләр турында апасына сөйли.
Апасының: «Баланы тудыр. Сабый үз ризыгы белән туа. Бергәләп ничек тә үстерербез әле», – дип үгетләвенә карамастан, 15 атналык сабыйны төшертергә карар итә. Аборт ясатырга баргач, табиб та аны: «Яхшылап уйла, балаңны тап. Аборттан соң балага уза алмаучылар күп», – дип үгетли. Тик хатын аны да тыңламый, аборт ясата.
Еллар аккан су кебек бик тиз уза. Алсу Фәритен оныта алмый, сагынып, төннәр буе елап чыга. Бер төндә ул сөйгәнен төшендә күрә. «Гомереңне елап уздырма, берәр кеше табып, кияүгә чык», – ди аңа тәүге мәхәббәте. Бу төштән соң атна-ун көн чамасы вакыт узгач, эштән кайтканда төс-кыяфәте белән беренче мәхәббәтенә охшаган Самат очрый.
Берәр ай тирәсе дуслашып йөргәч, егет аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Алсу ризалыгын бирә, алар никах укытып, матур гына яшәп китәләр.
Ике ел вакыт уза, Алсу авырга кала алмый. Йөрмәгән табиблары калмый. Соңгы баруында республика клиник хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе табибы: «Сезнең балагыз булмый!» – дип катгый карар чыгара.
Шул көнне тагын бер күңелсез хәл була. Эштән кайтканда явыз адәмнәр иренә пычак белән ташланалар. Берсе йөрәгенә кадый. Самат ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче җан бирә. Кеше гомерен өзүчеләр ерак китә алмыйлар. Аларны якын-тирәдә йөргән милиционерлар кулга ала. Сорау алу вакытында Алсу җинаять кылуда шикле кешеләрне танып ала, алар кызның намусын таптаучылар, беренче мәхәббәтен үтерүчеләр булып чыга.
Хатын тикшерүчеләргә Фәрите, үзе белән булган фаҗигале хәлләр турында тәсфилләп сөйләп бирә. Судта казыйлардан кеше үтерүчеләргә карата катгый җәза бирүләрен сорый. Берничә суд утырышын үткәреп, җинаятьчеләрне озак елларга ирекләренән мәхрүм иткәч, Алсуның җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй була.
Алсу соңгы вакытларда Фәритен төшендә еш күреп, төннәрен саташып үткәрә. Сөйгәне аны нигәдер үз янына чакыра. Хатын төшләре турында апасына, дусларына сөйли. Аны: «Бернигә юрама, син аны артык яраткансың, оныталмыйсың, сагынасың, шуңа төшеңә керә», – дип тынычландыралар.
Аллаһы Тәгалә Алсуга тагы бер сынау әзерләгән булып чыга. Хатын кинәттән бик каты чирли башлый. Башы бертуктаусыз, түзә алмаслык дәрәҗәдә авырта. Кайбер вакытларда авыртуны баса торган дарулар да нәтиҗә бирми.
Бер көнне төне буена йокламыйча, эшкә барырга хәле калмагач, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыра. Табиблар аңа авыртуны баса торган укол кадыйлар һәм яшәү урыны буенча шифаханәгә барырга киңәш итәләр. Алсуны тыңлагач, участок терапевты анализлар бирергә куша. Анализларның нәтиҗәсе начар була, табиб аңа республика онкология диспансерына юллама бирә. Казан табиблары Алсуның башында яман шеш табалар. Дәвалау ысуллары билгелиләр.
Хатын бер кочак юллама тотып, бер бүлмәгә укол ясатырга чиратта торганда теге вакытта күргән төшләрен исенә төшерә һәм Фәритенең аны үзе янына чакыруын аңлый. Сөйгән яры аның гомеренең кыл өстендә икәнлеген белгән?!
Алсуның бу фани дөньяда тотып торыр кешесе юк. Аның әти-әнисе, сөйгән яры, ире бакыйлыкта. Миңа да алар янына мөмкин кадәр тизрәк барырга кирәк дип, ул яман шеш белән көрәшмәскә карар кыла. Тәкъдиренә язылганга буйсына.
Дүрт ай эчендә күп михнәтләр күргән хатын сулып, ябыгып, коры сөяккә кала. Дусларына, туганнарына үзен авылга кайтарып җирләргә куша. Диндәге туганнарына дога кылганда үзен онытмауларын сорый. 1999 елга кергәндә ул мәңгелеккә күзләрен йома. Бу вакытта аңа нибары 34 яшь була.
Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев