Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Соңгы бүләк

Зират каравылчылары элек гаҗәпләнәләр иде, хәзер ияләштеләр инде.

“КамАЗ” заводында матур гына эшләп ятканда Таһирҗан дуска олы кайгы килде. Хатыны яман чир белән авырып, 50 яше дә тулмас борын үлеп китте. Ә без бу коточкыч хәбәрне дустыбыз хатынын җирләгәннән соң гына белдек. Сабыр, төпле, акыллы хезмәттәшебез никадәр генә кыенлык күрсә дә, зарланып, сыкранып йөрмәде. Югыйсә, цех начальнигыбыз да бик мәрхәмәтле кеше, Таһирҗанга хәсрәтле вакытында булышырга машина да биргән, бер бригада ирләрне дә җибәргән булыр иде. Ләкин хезмәттәшебез тормыш иптәшен үз якыннары белән генә озаткан. Сөеклесен югалту хәсрәте йөзенә чыккан иде.

Минем белән икәү генә калгач, ачылып сөйли иде үзе кайвакыт. “Балаларны үстереп бетереп, тормыш кадерен белеп яши генә башлаган идек бит” – дип, йөрәк әрнүен белдерде ул. “Ни хәл итәсең бит язмышларга шулай язылгач, түз инде, Таһирҗан. Вакыт хәсрәтләреңне басар да, насыйп итсә, яңа пар табарсың, син яшь бит әле, сабыр ит, бик бетеренмә”, – дип юаткан идем, дустым күтәрелеп бәрелде: “Нинди өйләнү ди ул бу яшьтә? Кадерле кешеңне онытып буламы соң? Башкаларга күңел төшерү мөмкин эшме ул?!” Төз гәүдәле, чибәр, акыллы, сабыр дустыбызны үз цехыбызда ук эшләүче тол хатыннар, кияүгә чыкмый олыгая баручы кызлар үзләренә каратырга, башын әйләндерергә тырыштылар. Якыннары, дуслары Таһирҗанны уңган, чибәр, менә дигән хатыннарга димләп карадылар. Юк, ир берсенә дә йөрәген ачмады, күңеленә кертмәде. Хатыны үлгәнгә ике елдан артык вакыт узды, өйләнергә уенда да юк.

Хатынының каберенә мәрмәр таш куяр алдыннан миңа үтенечен белдерде: “Бер куплет мәгънәле генә шигырь язып бир әле, миннән, улымнан, кызымнан соңгы бүләгебез булыр”, – диде. Йә, Алла, шигырьләр язгалаганым булса да, исәннәрнең күңеленә хуш килерлек, мәрхүмәнең рухын шат кылырлык сүзләр таба алырмынмы? Шуларны уйлап, Таһирҗанга әллә бер чын шагыйрь табып, аңа мөрәҗәгать итеп карыйкмы, дигән идем дә: “Юк, киреләнмә, булдырасың, язып бир!” – дип кырт кисте. Озаклап кич утырып, хикмәтле сүзләр сайлый-сайлый, берничә куплет яздым бит, тәки. Телефоннан хәбәр иткәч, Таһирҗан шатланып килеп алды. Мәрмәр ташка сөеклесенең сурәтен урнаштырткан, аның астына бер куплет шигырь яздырткан. Хатыны янында үзенә дә урын алып, кабер тирәсенә улы белән чуен чардуган тотканнар, таш тирәсен дә матур плитәләр белән түшәгәннәр, кереп-чыгып йөрү өчен олы юлга кадәр плитәдән юл ясаганнар. Бу эшләре өчен аларга шул тирәдә якыннары күмелгән кешеләр дә рәхмәтледер, мөгаен.

Әнинең каберенә хатын белән язын, көзен барабыз. Таһирҗан дустыбызның хатыны Фәридәнең каберен эзләп табып, хезмәттәшемнең улы белән башкарган эшләренә шаклар каттык. Мәрмәр таш каршында махсус эшләнгән вазада чәчәкләр өзелми икән.

– Ай-һай саф мәхәббәт белән яшәгәннәр дә икән, хатынының мәңгелек йортын ничек олылаган бит! – дип, хатыным исе китеп карап торды.

Таһирҗан зиратка бик еш бара, машинасы белән эштән соң барып, хатынының кабере янында берничә сәгать утырып кайта икән. “Зират каравылчылары элек гаҗәпләнәләр иде, хәзер ияләштеләр инде, – дип сөйли дустым телефоннан (хәзер сирәк күрешәбез, мин заводта эшләмим инде). – Бер җомгада баруымда чалма-чапан кигән яшь кенә ике мулла сөйләшеп тордылар үзем белән, сораулар биреп, видеокамерага төшерделәр”.

Олы мәхәббәтен, кадерлесен юксынып, сагынып яши Таһирҗан дус. Ходай күркәм сабырлыклар бирсен инде үзенә.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч