Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

Таксист Гөлназ Садыйкова: «Пассажирым: «Кеше суйдым», – диде»

Гөлназ Садыйкова ике ел такси хезмәтендә эшли.

 Көн саен иртәнге дүрттә тора – Сарманның Чукмарлы авылыннан килеп йөри. Бүгенге көндә ялгызы яши, шуңа кич кенә, үзе әйтмешли, йокларга гына кайта. 48 яшьлек таксист хатын эшендәге маҗаралар, такси хезмәтенә бәяләр хакында сөйләде.
– Гөлназ апа, ни өчен такси машинасы руле артына утырдыгыз?
– Мин машина йөртергә яратам. Аеруча ерак юлларны. Әле ник йөк машиналарын йөртергә укымаганмын икән дип үкенәм, ерак шәһәрләргә йөрер идем. Авылда эш юк, заводка керергә аякларым авырта. Үземнең машина юк, бу таксопарктан арендага алынган машина, димәк, кул астында һәрчак транспорт бар, уңайлы. Акчасы да яхшы төшә, заводтагы кебек.
– Сер булмаса, иң күп эшләгән көнлек хезмәт хакы күпме?
– Берсендә Самарага бардым, тариф – 16 мең сум. Аңа кадәр шәһәрдә 3 мең тирәсе эшләдем, бер өлешен таксопаркка калдырырга туры килде, үземә 16 мең сумы калды.
– Ерак юлларга да йөрисезме?
– Казанга еш туры килә, атна саен аэропортка, хастаханәгә йөреп торалар. Уфага, Самарага барган бар.
– Хатын-кыз таксистлар күпме хәзер? Аларга клиентлар ничек карый?
– Әйе, шактый. 55 яшьлек бер танышым бар.  Ул да шулай ди. Рульдәге хатын-кызга хәзер тыныч карыйлар, ышаналар. Алай заказдан баш тартканнары юк, алар бит алдан ук телефон кушымтасы аша исемебезне күреп торалар.
– Гел юлда йөрүе авыр түгелме? 
– Минемчә, хатын-кыз таксистларга кайсыдыр яктан җиңелрәктер дә, юлда ватылып калсаң да туктап булышалар.
– Таксистларга һөҗүм итүчеләр турында еш язалар бит. Андый очраклар булмадымы?
– Алай, Аллаһка шөкер, ике ел эчендә бер генә очракны атый алам. Берсендә кичен: «Клиентларны Зәйдән барып алырга кирәк», – дип шалтыраттылар. Айныкмы икәнен белергә дип үзләре белән элемтәгә кердем, тавышлары исерек түгел кебек иде. Ике хатын-кыз, ике ир-ат утырды. Исерек булып чыктылар. Башта музыка сайлап аптыраттылар. Юлда үзара талашып киттеләр болар, миңа туктарга куштылар, ике хатынны кич трассада төшереп калдырдылар. Чаллыга килеп җиттек. Болар: «Акча юк, банкоматтан салдырабыз, хатыннар телефоннарны ломбардка тапшырган», – диләр. Банкоматтан чыккач, карталарында да акча юклыгы ачыкланды. Берсе тагын ломбардка кереп китте сөйләшергә, берсе минем белән машинада: «Әле төрмәдән чыктым гына, 20 ел утырдым», – ди бу. «Ник утырдыгыз?» – дип сорагач, «Кеше суйдым», – ди. Шундагы куркуларым... Аннары миңа яный башлады, авылларына кайтарып куярга кушты. Мин хәйлә белән дустын кереп чакырырга куштым да, ул кереп киткәч, китеп бардым. Туп-туры өйгә киттем. Үзем кайтам, үзем куркам, арттан башка машина белән кумыйлармы дип карап бардым. Кайчакта наркоманнар да очрый инде.
– Мондый чакта оператор белән элемтәгә кереп буламы?
– Кайбер таксопаркларда ярдәм сорар өчен, телефонда аерым төркемнәр булдырылган. Безнекендә андый нәрсә юк, экстрен төймә генә бар. Шунда басасың да, бөтен сөйләшкәнне диктофонга яздыра, язма операторга китә. Алар кирәк очракта оператив хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Мин үзем хәл итәргә тырышам, әлегә ул төймәнең кирәге булмады. Кеше белән матур сөйләшергә, ихтирамлы булырга кирәк.  
– Сез клиентның кем икәнен белеп барасызмы?
– Безнең экранда вакытлыча номер һәм адрес кына күренә, барасы адрес килеп туктагач чыга. Алар да безнең номерны күрми, вакытлыча номер гына. Берәр нәрсәләрен онытып калдырсалар, операторларга шалтыраталар.
– Шундый хәлләрдән соң да яңадан руль артына утыргач, сез кыю кеше инде. Кызыклы очраклар да булгандыр?
– Була... Берсендә ирле-хатынлы утырдылар, ире алда. Боларны ниндидер рестораннан алып кайтам. Ире минем белән сөйләшеп бара, хатыны артта бит инде. Әллә көнләшеп, әллә нәрсә, ире белән сугыша башлады шунда. Аннары алма ата башлады. Ире туктарга кушты. Машинадан чыккач, салатлар белән атышырга тотындылар.
– Көне-төне руль артында йокы килмиме? Йокыны ничек җиңәсез?
– Ерак юлларга барганда йокы килә. Берсендә соңга кадәр эшләдем, соңгы заказны алам да, кайтам дип уйлаган идем. Клиент янына барып җиткәч кенә барасы адрес чыкты – Чирмешәнгә кадәр булды. Янымдагы егет йоклап кайтты, бераз салган да иде. Көч-хәл белән барып җиттем дә, кайту юлында кафе янында туктап йоклап алдым. Кофе, энергетик эчәм инде. Эштән соң заводтан кайткан кебек булам, арыта.
– Такси бәяләре гел үзгәреп тора, иртән бер бәя, кич икенче. Бу нигә бәйле, арзан булсын өчен таксины кайчан чакыртырга?
– Иртәнге унга кадәр бәяләр ике тапкыр диярлек кыйммәтрәк йөри. Бу һава торышына, такси машиналары җитмәгәнгә, пик сәгатьләренә бәйле. Пробкалар, яңгырлар вакытында аеруча кыйммәт. Клиентка җайсыз, ә безгә киресенчә. Шуңа мин иртәнге сәгатьләргә җитешер өчен Сарманнан килеп җитәргә дүрттә торып киләм.
– Юлдагы ырым-шырымнарга, догаларга ышанасызмы?
– Ышанам, һәр иртә бисмилламны әйтеп руль артына утырам. Онытсам, тәгәрмәч булса да тишелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмаларда язмыш таксист