Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Телефонга 200 сум сал әле...»

Мошенникларның кеше ышанычын яулап, үзе теләгән нәрсәне тиз арада үзләштерә алуларына шаккатам. Ә бит кеше ышана... Үземнең якын танышым белән дә шундый хәл булды.

Танышым Казандагы абыйсы белән телефон аша сөйләшеп тора иде, социаль челтәрләрдә дә бер-берсен карап баралар. Беркөнне ВКонтакте битенә «Тиз арада акча кирәк иде. Телефонга 200 сум сал әле...» дигән хәбәр килеп ирешкән. Шунда бит инде телефон номеры бар, ал да тиз генә шалтырат, хәлләрен белеш. Юк, алай эшләмәгән шул. Тиз генә абыйсының телефонына 200 түгел, 500 сум салган. Әле акча салганнан соң: «Килдеме? Синең белән барысы да әйбәтме?» – дип хәбәр дә иткән. Хәл сорый дип кенә уйлап: «Әйе, рәхмәт» дип, сөйләшкән бит тегесе дә! 
Соңыннан, әлбәттә, барысы да беленде. Абыйсы исеменнән социаль челтәрдәге «битендә» мошенниклар утырганнар. Абыйсының бөтен дусларына язып, акча сораганнар. Күп кешене алдаганнар булып чыкты. Акчаны ни рәвешле кире кайтарып була икән дип, йөреп карадылар алар. Тик очына чыга аласыңмы соң инде... Юк! Шуңа да сак һәм игътибарлы булсак иде! Шундый хәбәр алсагыз, кешенең үзе белән сөйләшергә тырышыгыз, белешегез. Моның өчен күп вакыт кирәкми. Берүк мошенниклар кармагына эләкмәгез!    

Фото: plusworld.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев