Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Телефоннан соңгы сөйләшү...

«Каршыда кисәк кенә машина уты пәйда булды да юкка да чыкты. Бөтен дөнья караңгылыкка чумып, йөрәге әрнеп авыртып куйды...»

Рамилнең бүген командировкада соңгы көне. Булды, җитте, бөтен эшлисе заказлар эшләнеп бетте. Бер ай буе чит шәһәрдә яшәде, гостиницасы зарланырлык түгел, әлбәттә. Ашау-эчүләре дә начар түгел. Тик арытты бертуктаусыз алсыз-ялсыз эшләүләре. Кыскасы, командировка тәмам. Иртәгә үз шәһәренә юл тотачак ул. Мәскәү хәтле Мәскәүгә барып, сөекле хатыны белән кызына күчтәнәчләр, бүләкләр дә алып кайтмый булмас бит инде. Иртәгә кибетләргә йөреп бүләкләр алырга да әллүр Чаллыга!

Мондагылар да аның эшеннән бик канәгать калдылар. Генеральный да гомер булмаганны шалтыратып котлады. Кайтуына бер айлык хезмәт хакын премия итеп өстәп бирәчәге белән шатландырды. Хезмәт хакы начар түгел Рамилнең. Айга 150 меңнән дә ким алганы юк. Хатыны Айсылуга да, кызы Алсуга да бүләккә акчасы җитәрлек. Саранлыгы да юк үзенең. Әтисе белән әнисенә дә, хезмәттәшләренә дә җыйды бүләкләрне. 

Кичкә хәтле аласы әйберләрен алып, ниһаять, үз машинасына тутырды. Сыймаганнарын арткы утыргычка рәте белән тезеп салды.
...Сагынды, бик сагынды ул Айсылуын. Кызы Алсу да гел күз алдында тора. 

Ватсаптан көн дә диярлек сөйләшеп, аралашып тордылар, әлбәттә. Ләкин телефон гына Рамилнең сагынуын баса алмады шул. Гостиница администраторы тагын бер көнегез бар бит, иртәгә юлга чыгарсыз дисә дә, каласы килмәде аның. Бөтен уйлары, йөрәге инде әллә кайчан кызы белән хатыны янында иде. Кызына нинди бүләк алды диген әле! ЦУМның икенче катында уенчыклар сата торган җирдә шундый дәү, матур курчакка күзе төшеп, бәясенә дә карамыйча алды ул аны. Машинасын Петровка ягында урын булмагач, Неглинный ягында калдырган иде. Әйе, кинодагы теге Петровка-38 урамы бу. Кече театр белән Зур опера һәм балет театрлары да шушы ике урам буенча урнашканнар. Теләге булса да, ай буе башын да күтәрми эшләгән Рамилнең театрга түгел, кафега йөрергә дә вакыты булмады. Гәрчә Чаллыда татар драма театрының бер премьерасын да калдырмаска тырышса да, монда театрга йөрергә вакыт таба алмады ул. 
Рус театрына да теләп йөриләр Айсылуы белән. «Мастеровые» театры үзенең яңа әсәрләре белән Чаллы тамашачыларын гел сөендереп тора. 

Рамил Мәскәүдән чыгып киткәндә сәгать телләре кичке дүртне генә күрсәтсәләр дә, машина бөкеләрен ера-ера Горький шоссесына чыгып җиткәндә эңгер-меңгер төшеп, күзләр бәйләнә башлаган иде инде. Ул алдагы утыргычка утыртып куелган курчакка күз салды. Үзенең Алсуын – яраткан кечкенә кызын хәтерләткән сыман тоелды аңа бу курчак.

Юл кагыйдәләрен бозмыйча гына кайтканда икенче көнне көндезге сәгать уникеләр тирәсенә кайтып җитәргә тиеш. 
Рамил ашыкмый гына, татарча җырлар тыңлап, бөтен игътибарын юлга биреп, тизлекне арттырмый гына кайта бирде. Ашыгып йөрергә яратмый ул, вакыт-вакыт термосына салган кофесен, җайлырак урын табып, туктап эчеп, хәл җыеп юлын дәвам иттерде.

Каршыга килүче машиналар үтеп китәләр дә, әкияттәге кебек кисәк кенә юкка чыгалар. Көзгегә карап кына аларның арттагы кызыл утларын күреп өлгерә ул.
Йокысы бик килә башласа, юл читенә туктап бераз ял итеп ала да, тагын кузгала. Беренче генә командировкасы түгел. Төнлә белән юлда йөреп күнеккән инде. Машинасы да ике генә еллык. Тойота. Шушы ике ел эчендә кая гына бармады инде ул аның белән. Хәтта яраткан шөгеле балыкка да шул Тойотасын кызганмыйча йөри. Аның фикеренчә, машинаң бар икән, син аның белән эшкә дә, ял итәргә дә йөрергә тиеш. Әле фатирларына ремонт ясаганда материал да ташыды. 

Бик соңга калмый гына Айсылуына шалтыратып аласы бар. Йокыга киткән хатынын уятып торганчы алданрак сөйләшеп алса яхшырак булыр. Сәгать гел төнге унбердә сөйләшәләр иде алар. Машина панелендә янып торган сәгатькә күз салды. Төп-төгәл унбер тулып биш минут. Хәзер юл читенә чыгып туктарга да, иркенләп сөйләшеп алырга кирәк.

Нәрсә соң бу? Каршыда кисәк кенә машина уты пәйда булды да юкка да чыкты. Бөтен дөнья караңгылыкка чумып, йөрәге әрнеп авыртып куйды. Бөтен гәүдәсен ниндидер авырлык биләп алды. Үз машинасының да уты әллә кая юкка чыкты.

Ууфф, утлар киредән пәйда булдылар. Юк, хәзер үк хатынына шалтыратып алырга кирәк.
***
 Телевизор тавышын кысып, Айсылу, әкрен генә йокы бүлмәсенә күз салды. Йоклый, ике кулын ике якка ташлап йоклый аның кызы. Нәкъ менә әтисе инде. Ул да шулай йокларга ярата.

Алсуны йокларга салгач, телефон шалтыраганын көтеп, шактый гына вакыт телевизордан ниндидер кызыклы тапшыру карап утырды әле ул. Сәгатькә күз салды. Унбер. Гел шушы вакытта шалтырата иде Рамил. Бүген кайтырга чыгам дигән иде. Шуңа Айсылу беренче булып үзе шалтыратырга кыймады. Руль артында барган кешегә, әле җитмәсә төнлә шалтырату уен эш түгел. Юлда барганда телефон шалтыраса, Рамиле читкә чыгып, туктап сөйләшә иде. Шалтыратыр әле. 
Сәгатьнең кече теле биш минутны күрсәткәндә, ниһаять, Айсылуның телефонына җан керде. Экранда «Рамил матурым» дигән язу чыкты. Телефонын алып, Рамилнең тавышын ишеткәч, эченә җылы керде. Өстеннән тау төшкән шикелле тоелды Айсылуга. 

Күпме әйтеп карады Айсылу Рамилгә төнлә юлга чыкма дип. Тегесе юлда машина әзрәк дип, барган җиреннән гел төнлә кайта иде. Сине сагынам, тизрәк сезнең янга кайтасым, сезне күрәсем килә дип аклана иде. Хәер, Айсылу аның төнлә юл йөргәненә күнегеп бетте дисәң дә була. Ашыкмый, тизлекне арттырмый гына йөргәч, йөрәге тынычланган иде инде.

Бүген дә сүзен, сәламнән соң, Айсылу белән Алсуны ничек сагынуы, аларны яратуы турында башлады. Айсылу, елмаеп, сөекле иренең тизрәк кайтып җитүен теләде. 

– Арыдыңмы? Бәлки берәр җирдә туктап, йоклап ял итеп алырсың.
– Юк, әле арырлык кайтмадым бит. Синең мәхәббәтең тартып кайтара бит мине, – дип шаяртты Рамил.
Бу юлы ул гел Айсылуны өзелеп яратуы, аны сагынуы турында гына сөйләде. Тиздән кайтып җитәчәген әйтте, кызы Алсуны аның өчен дә үбәргә кушты әле тагын байтак кына вакыт аралаштылар алар телефоннан. Аз гына кебек тоелса да, егерме минуттан артык сөйләшкәннәр булып чыкты.
Телефонын куеп, тынычлап йокыга гына киткән иде Айсылу, тагын телефон шалтыраган тавышка уянды. Сәгатькә күз салса, иртәнге алты икән. Яңа гына яткан шикелле иде. Таң да аткан, икенче көн башланган.
Исемсез чит номер шалтырата булып чыкты. 
– Алло, исәнмесез. Миңа Айсылу Фәритовна кирәк иде, – диде чит ир тавышы.
– Тыңлыйм сезне, – диде Айсылу бераз каушабрак.
– Минем фамилиям Мәҗитов. Юл инспекторы өлкән лейтенант Мәҗитов. Сезнең өчен начар хәбәр җиткерәм, зинһар, гафу итегез. Рамил Гаязович сезнең ирегез буламы?
– Әйе.
– Бүген төнге сәгать унбердә сезнең ирегез юл һәлакәтендә вафат булды. Кесәсендәге блокнотыннан гына сезнең номерны табып алдык. Шуңа вакытында сезгә шалтырата алмадык. Үзенең телефонын да тапмадык. Гафу итегез, сез мине ишетәсезме?
– Ничек унбердә? Без бит аның белән унбердә телефоннан сөйләшкән идек. Сез ялгышасыздыр. Ул түгелдер.
Айсылуның күңелен бу ниндидер аңлашылмаучылык кынадыр дигән фикер биләп алды. Инспекторның беренче җөмләләреннән соң фикере тәмам чуалган Айсылуның күңелендә өмет чаткылары уянды. 
 Юк, юк. Рамил түгел бу, башка кеше. Алар бит ул вакытта егерме минут чамасы телефоннан сөйләштеләр. Юууук, дөрес түгел, булуы мөмкин түгел...
...Ике көннән Рамилне җирләделәр. Айсылу ни үле, ни тере түгел хәлдә елады да елады. 
Авариянең сәбәбен ачыклаучы тикшерүчегә Рамилнең үлгән вакыты дөрес түгелдер, без аның белән бу вакытта телефоннан сөйләштек дисә дә, авария нәкъ төнге унбердә булган булып чыкты. 

Телефонын күрсәтте. Анда чынлап та Рамилнең телефоныннан шалтырату аермачык күренеп, тикшерүчене дә аптырашта калдырды. Ләкин күп шаһитләр, авариянең нәкъ менә унбердә булуын расладылар. Каршыга йөртүчесе йоклап киткән йөк машинасы чыгып, Рамилнең машинасын бәргән булып чыкты. 
Тик бер сәер факт кына бүгенгә хәтле Айсылуга тынгылык бирми. Рамилнең телефонын беркайдан да таба алмадылар. Икенче сәер факт алгы утыргычтагы бер җире дә ватылмаган, магазиннан сатып алган хәлдәге зур курчак иде.

Рәзиф Дәүләт Бикбаулы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев