Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Сугыш кайтавазы яки бабам эзләре буйлап...

Бөек Җиңү көннәре якынлашкан саен, һәр гаиләдә хатирәләр яңара.

Бе­рә­ү­ләр исән-сау бул­ган әби-ба­ба­сын хөр­мәт­ли. Икен­че­ләр су­гыш­та хә­бәр­сез югал­ган ба­ба­сын са­гы­нып елый. Өчен­че­ләр, эз­та­бар­лар яр­дә­ме бе­лән якын­на­рын җир­лә­ү­дә кат­на­шып, шун­нан ту­ган як­ла­ры­на бер уч ту­фрак алып кай­та алу­ы­на сө­е­нә. Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ми­лә­ү­шә Има­мо­ва уз­ган көз­дә Ис­лам ба­ба­сы эз­лә­ре буй­лап йөр­гән ха­ти­рә­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты. Ул ба­ба­сы ту­рын­да го­рур­ла­нып, дул­кын­ла­нып сөй­лә­де. Аны тың­ла­ган­да үзем­не дә шул та­ри­хи ва­кый­га­да кат­наш­кан ке­ше ке­бек хис ит­тем. Ми­лә­ү­шә­нең ис­тә­лек­лә­рен га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га да тәкъ­дим итә­без.

Бө­ек Җи­ңү­нең 72 ел­лы­гы якын­лаш­кан көн­нәр иде. Әни­ем шал­ты­ра­та. Хәл – әх­вәл со­раш­кан­нан соң, җай­лап кы­на әй­теп куй­ды: “Әти­не тап­кан­нар...” Бер миз­гел­гә баш ми­ем­дә­ге фи­кер йөр­тер­гә ярак­лы кү­зә­нәк­ләр тук­тап кал­ды­лар. “Ни­чек, кай­да, кай­чан?...” – бу со­рау­лар авыз­дан чык­ты­лар.“Исән­ме соң?...” ди­яр­гә ачыл­ган авы­зым­ны үз хә­ле­нә кай­тып, фи­кер­ләр­гә ма­таш­кан кү­зә­нәк­ләр шып тук­тат­ты­лар. “76 ел элек су­гыш­ка кит­кән ба­баң ни­чек исән бул­сын ди, акы­лың­да­мы син?...”, ди­ләр иде алар ми­не би­тәр­ләп. Шун­лык­тан бу со­ра­вым авыз­дан чы­гып җи­тә ал­ма­ды. Кү­ңел иләс­лә­нү­ен дә­вам ит­те, ә бәл­ки?.. “Ни­чек бул­ган соң ул, әни?”- дим, та­вы­шым­ны ты­ныч күр­сә­тер­гә ты­ры­шып. Те­ле­фон аша бул­са да си­зәм, ул да дул­кын­ла­на, та­вы­шы кал­ты­рый ук баш­ла­ды. “Мин юнь­ләп бер­ни дә аң­ла­ма­дым, бу хә­бәр­не ише­тү­гә кү­ңе­лем тул­ды да, ела­дым да ела­дым. Те­ле­фон но­ме­ры бар, үзең шал­ты­ра­тып бе­леш, кы­зым,” – ди­де ул. Ба­бам су­гыш­ка кит­кән­дә 35 көн­лек ба­ла бу­лып кал­ган, го­ме­ре буе су­гыш­та хә­бәр­сез югал­ган әти­сен кө­теп, бил­ге­сез­лек­тә яшә­гән әни­ем­нең бу ми­нут­лар­да нин­ди хис­ләр ки­че­рү­ен аң­лау кы­ен тү­гел иде. Бу ха­ләт ми­ңа да күч­те. Кал­ты­ран­ган бар­мак­ла­рым бе­лән те­ле­фон но­ме­рын җы­ям һәм труб­ка­ның икен­че ба­шын­да мө­ла­ем ге­нә та­выш ише­тәм. Ха­ти­рә Ман­сур кы­зы Мәр­дан­ши­на бе­лән шу­лай та­ны­шып кит­тек. Ул ирек­ле эз­та­бар, ни­чә ел­лар үзе те­ләп су­гыш­та хә­бәр­сез югал­ган су­гыш­чы­лар­ны та­бу­да яр­дәм итә, алар­ның га­и­лә­лә­рен, ту­ган­на­рын эз­ләп та­бып, хә­бәр­ләр җит­ке­рә икән. “Ми­ңа ки­чә ге­нә шал­ты­рат­ты­лар, Смо­ленск өл­кә­се, Вязь­ма шә­һә­рен­нән ерак тү­гел Алек­сандр Про­нин җи­тәк­че­леген­дә­ге “Бу­рыч” (“Долг”) дип атал­ган эз­ләү от­ря­ды “Сол­дат ме­даль­о­ны” ла­бо­ра­то­ри­я­се­нә 17 сол­дат ме­даль­о­ны тап­шыр­ган. 11 ме­даль­он­ны ту­ла­ем яки өлеш­чә укыр­га мөм­кин бул­ган. Ара­ла­рын­да Та­тар­стан­нан Кә­ли­мул­лин Ис­лам исем­ле су­гыш­чы да бар. Сез­нең ба­ба­гыз бу­ла бит ин­де ул, әйе­ме,” ди­де ул. Та­гын ни­ләр сөй­ләш­кә­не­без­не ачык кы­на хә­тер­лә­мим дә, лә­кин бу ми­нут­лар­да бер­дән­бер те­лә­гем – кош бу­лып ка­нат­ла­нып Вязь­ма ти­рә­лә­ре­нә очу иде. Ха­ти­рә ха­ным су­гыш­чы­лар­ны ок­тябрь аен­да ту­ган­нар ка­бер­ле­ге­нә җир­лә­я­чәк­лә­рен, алар­ның га­и­лә­лә­рен, якын­на­рын, ба­ла­ла­рын ча­кы­ра­чак­ла­рын әйт­те.

Шул көн­нән алып без­нең өчен тү­зем­сез­лә­неп кө­тү чо­ры баш­лан­ды. Әй­тер­сең, тиз­рәк бар­сам, Вязь­ма җи­рен­дә ба­бам­ны исән-имин ки­леш кү­рер­мен ке­бек иде. Ни­һа­ять, көт­кән көн якын­лаш­ты, без­нең га­и­лә­без һәм Ха­ти­рә ха­ным Смо­ленск өл­кә­се Вязь­ма ра­йо­ны җи­тәк­че­ле­ген­нән ча­кы­ру алып, юл­га куз­гал­дык. Вязь­ма шә­һә­ре Мәс­кә­ү­дән 234 чак­рым ерак­лык­та, “Мәс­кәү-Минск” ха­лы­ка­ра трас­са­сын­да ур­наш­кан икән. Смо­ленск өл­кә­се­нең “Яшь­ләр­гә пат­ри­о­тик тәр­бия би­рү” оеш­ма­сы җи­тәк­че­се Ири­на Олень­чи­ва: “Без­дә ат­на­лар буе яң­гыр­лар ява, бик сал­кын, зин­һар, җы­лы­рак ки­е­не­гез,” – дип, без­не кат-кат ки­сәт­те. Вязь­ма­га ба­рып кер­гән­дә як­ты­ра баш­ла­ган иде. Тө­не буе ма­ши­на тә­рә­зә­се­нә чир­теп, пыс­кып яу­ган яң­гыр, ни­дер көт­кән­дәй, тук­тап кал­ды.

Кар­шы­лау­чы­лар та­ра­фын­нан без­гә бул­ган җы­лы мө­га­мә­лә­не тәф­сил­ләп сөй­ләп тор­мыйм. Иң якын ке­ше­лә­рен кар­шы­ла­ган ке­бек, без­гә ка­дер-хөр­мәт күр­сә­теп, як­ты йөз, чәй та­бы­ны бе­лән кар­шы ал­ды­лар. “Хә­тер вах­та­сы”­ның җи­тәк­че­се Ни­на Ку­ли­ковс­ких һәр га­и­лә­гә бик игъ­ти­бар­лы бул­ды.

Кич бе­лән мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да Ва­тан­ны сак­ла­ган­да һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар­га ба­гыш­лан­ган Хә­тер ки­че уз­ды. Иле­без­нең төр­ле поч­мак­ла­рын­нан җы­ел­ган ун га­и­лә­гә якын­на­ры­ның сол­дат ме­даль­о­ны тап­шы­рыл­ды. Оч­ра­шу­ның ни өчен 13 -14 ок­тябрь көн­нә­ре­нә бил­ге­лә­нү­ен дә аң­лат­ты­лар оеш­ты­ру­чы­лар 76 ел элек, нәкъ шу­шы көн­не чол­га­ныш­та кал­ган со­вет су­гыш­чы­ла­ры соң­гы тап­кыр боҗ­ра­ны өзеп үзе­без­не­ке­ләр ягы­на чык­кан­нар. Чы­га ал­мау­чы­лар мәң­ге­гә ятып кал­ган­нар. Ан­дый­лар исә би­хи­сап. Ел са­ен эз­ләү от­ряд­ла­ры та­ра­фын­нан йөз­лә­гән су­гыш­чы та­бы­ла, ни кы­зга­ныч, та­был­ган­нан соң да кү­бе­се бил­ге­сез сол­дат исе­ме ас­тын­да җир­лә­нер­гә мәҗ­бүр бу­ла. 2017 ел­да эз­лә­нү эш­лә­рен­дә бар­лы­гы 123 су­гыш­чы та­был­ган, шу­лар­ның 19ының исем­нә­ре ачык­лан­ган, ба­ры­сын да хөр­мәт­ләп “Бо­го­ро­диц­кое по­ле” ту­ган­нар ка­бер­ле­ге­нә җир­лә­де­ләр. Шу­ны­сын да ис­кәр­тәм, би­ре­дә су­гыш кай­та­ва­зы әле дә тын­ма­ган ке­бек, юл бу­ен­да моң­су­ла­нып тор­ган агач­лар­га ка­дәр баш­ла­рын тал­гын гы­на иеп шау­ла­ша­лар. Көз­ге та­би­гать­нең кыз­гылт – са­ры тө­се исә, бу хис­не та­гын да кө­чәй­тә ге­нә. Би­ре­дә һәр ке­ше­нең кү­ңе­лен­дә Ва­тан­ны сак­ла­ган­да ба­тыр­лар­ча һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар­га ка­ра­та ис­кит­кеч хөр­мәт һәм рәх­мәт хи­се бу­луы күз­гә бә­ре­леп то­ра. Ае­ру­ча яшь бу­ын­да пат­ри­о­тик тәр­бия ру­хы си­зе­лә.

Нык дул­кын­ла­нып, ба­бам­ның сол­дат ме­даль­о­нын ку­лы­ма алам. Йә, хо­да­ем! Уч тө­бен­дә юга­лыр­лык, 5-6 см бул­ган шу­шы кеп-кеч­ке­нә ка­ра кап­су­ла без­гә яңа­дан яшәү кө­че бир­де лә­ба­са! Хә­зер ба­ба­быз­ның яз­мы­шы ту­рын­да, аның ба­тыр­лар­ча яу кы­рын­да һә­лак бу­луы ха­кын­да до­ку­мен­таль чын­бар­лык сөй­ли. Га­и­лә­се, ту­ган­на­ры, якын­на­ры го­мер­лә­ре буе көт­те Ис­лам ба­бам­ны. Ба­бам­ның әни­се йөз яше­нә ка­дәр яшәп, ха­ты­ны Рә­ши­дә дәү әни­ем 83 яше­нә җи­теп дөнья куй­са­лар да, ба­ба­ка­ем ту­рын­да хә­бәр­не ише­тә ал­ма­ды­лар, ул алар өчен су­гыш­та хә­бәр­сез югал­ган сол­дат бу­лып кы­на кал­ды. Хә­те­рем­дә, дәү әни­ем аның кай­ту­ын кө­тә-кө­тә ары­гач, кайт­ма­вы өчен ачу­ла­нып та ала иде үзен. Ә ми­ңа ул гел 9 май көн­не кай­тып ке­рер иде ке­бек...

“Долг” эз­ләү от­ря­ды ко­ман­ди­ры Алек­сандр Алек­сан­дро­вич Про­нин­га ба­ба­быз­ның та­был­ган уры­ны­на алып ба­ру­ла­рын үте­неп мө­рә­җә­гать ит­кәч, ул бер­сүз­сез ри­за бул­ды. Ап­рель ахы­рын­да та­был­ган ба­бам­ның ятып кал­ган уры­нын та­бу кы­ен бул­ма­ды. Җәй эчен­дә үлән кап­ла­ган кап­ла­вын, әм­ма ул урын ба­ры­бер шәй­лә­нә иде. Эз­лә­ү­че­ләр, го­му­мән, күп сөй­ләр­гә ярат­мый­лар, бир­гән со­рау­лар­га кыс­ка-кыс­ка гы­на җа­вап би­реп ку­я­лар. Без бик үте­неп со­ра­гач, ип­ләп ке­нә, ул кан­кой­гыч көн­нәр­нең кар­ти­на­сын якын­ча кү­зал­лар­га бу­лыш­ты­лар. “Вязь­ма ка­за­ны”н­да чол­га­ныш­та кал­ган су­гыш­чы­лар, боҗ­ра­ны өзү мак­са­ты бе­лән дош­ман­га ыр­гы­ла­лар. Арт­ла­рын­да җир­ле ха­лык те­лен­дә “Ка­душ­ки саз­лы­гы” дип йөр­тел­гән саз­лык, уң як­та Тро­ши­но авы­лы, кар­шы­да Юш­ко­во­га ба­ру­чы олы юл. Бер­дән­бер өмет – Юш­ко­во­га ба­ру­чы юл­га те­зел­гән дош­ман чыл­бы­рын өзеп, үзе­без­не­ке­ләр­гә ку­шы­лу. Әм­ма...

Алек­сандр Алек­сан­дро­вич, җай гы­на, тын­лык­ны бо­зар­га ку­рык­кан­дай, өс­тәп куй­ды: “Ышан­ды­рып әй­тә алам, ба­ба­гыз соң­гы там­чы ка­ны­на ка­дәр су­гы­шыр­га әзер бул­ган. Бу дә­рә­җә­дә ко­рал­лан­ган со­вет су­гыш­чы­ла­ры, үз­лә­ре те­ләп дош­ман­га би­ре­лә ал­мый­лар,” – ди­де ул. Бу ми­нут­лар­да без ки­чер­гән хис­ләр­не, сөй­ләп һәм аң­ла­тып бе­те­рү мөм­кин тү­гел иде. Әни­ем, кал­ты­ран­ган кул­ла­ры бе­лән ту­ган туф­ра­гы­на алып кай­ту өчен, ба­бам ба­шын сал­ган яу кы­рын­нан туф­ра­гын ал­ды. Чөн­ки ту­ган авы­лы Кор­ка­чык­та Ис­лам ба­бам­ның 94 яшь­лек бер­ту­ган сең­ле­се Сә­ли­мә апа кө­теп то­ра. Су­гыш­ка кит­кән­дә ни­ба­ры 24 яшь ке­нә бул­ган ба­бам, 100 ел­лы­гы якын­лаш­кан көн­нәр­дә ка­бат ара­быз­га әй­лә­неп кайт­ты. Үзе бе­лән су­гыш­та якын­на­рын хә­бәр­сез югалт­кан йөз­лә­гән – мең­лә­гән га­и­лә­ләр­гә өмет алып кайт­ты. Без­нең бу­ын­ның яу кы­рын­да ба­тыр­лар­ча һә­лак бу­лу­чы­лар­ны да, су­гыш­та хә­бәр­сез югал­ган­нар­ны да оны­тыр­га ха­кы юк! Мәң­ге­лек дан алар­га!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев