Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Тормыш сынаусыз булмый

Рита башын күтәрми эшләде дә эшләде. Кеченә буйлы, ябык кына кыз иде ул, бер аягына аксый да җитмәсә. Тырышлыгы өчен эшендә аны барысы да хөрмәт итте.

Әтисе белән әнисе Ританы укытырга тырыштылар. Сигезенче классны бетерү белән техникумга укырга керде. Диплом алгач та балык эшкәртү заводына хисапчы итеп җибәрделәр. Бер ел эшләгәч, әтисе-әнисенә калага китәргә теләвен әйтте. Шәһәрдә заводка хисапчы булып урнашты, тулай торактан урын бирделәр. Кыз кыю булса да, бер егет белән дә дуслашмады, аксак булуы комачаулады. Соңрак заводта Кирам исемле егет белән танышып, дуслашып киттеләр. Егет балалар йортында тәрбияләнгән, ятим. Бер ел дуслашып йөргәннән соң өйләнештеләр.

Туйны гади генә итеп үткәрделәр. Яшь гаиләгә заводтан бер бүлмә бирделәр. Бер-бер артлы уллары һәм кызлары туды. Тормыш көйләнде дигәндә ире Кирам эчә башлады. Эшеннән кудылар. Тормышның бар мәшәкате Рита жилкәсенә калды. Көчле булды, югалып калмады. Иминият компаниясенә эшкә күчте. Хезмәт хакы югары булды. Ире исерек килеш су кергәндә батып үлде. Рита балаларын берүзе үстерде, укытты, кеше итте. Тормыш берәүгә дә җиңел бирелми дип, үзен шулай юатып гомер кичерде. Бик авыр чакларында әти-әнисенең язмышын күздән кичерде. Аларга бит тагын да кыенрак булган дип уйлады. 

....Әтисе Әхмәт белән әнисе Әминәне бик яшли Башкортостаннан Себергә сөрәләр. Зур йортлары, ихата тулы маллары булган, дөньяны үзләре көтә торган кешеләр булганнар алар. Себергә килү белән балык җитештерү заводына эшкә керәләр. Зур бер барактан бүлмә бирәләр. Бер-бер артлы ике кызлары, ике уллары туу белән үләләр. Яңадан туган өч уллары, кызлары Рита һәм Регина исән-аман тәгәрәшеп үсәләр. Тик Рита кечкенә чагында полиомелит белән чирләп үлемнән кала, шуннан аягы гарипләнә. Балалар эшчән, акыллы булып үсәләр. Тормыш жайланды дигәндә сугыш башлана.

Сугышның беренче көннәреннән үк Ританың өч абыйсын да алып китәләр. Әхмәт агайны балык тоту артеленә башлык итеп куялар. Гаилә ачка интекми, Әхмәт абый качырып кына өйләренә балык алып кайта ала. Әминә апа балык заводының чистарту цехында эшли. Ашарга пешерү, өйне тәртиптә тоту исә кызлары өстендә була. 
Сугышка киткән өч улына көн-төн Аллаһыдан ялварып исәнлек тели Әминә апа. Балаларым исән-сау кайтсын дигән уйлар белән башкаларга да кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ул вакытларда Себердәге алар яшәгән поселокта читтән сөрелгән кешеләр дә күп була. 

Әминә апа поселок халкы белән шул кешеләрне бергә каршы ала. Килгән һәр гаиләне поселокта яшәүчеләрнең өйләренә яшәргә урнаштырдылар. Халык заводка эшкә керә, балык тоту артеленә өстәмә көч кушыла. Халык шулай әкренләп яңа урынга ияләшә, балалар мәктәпкә йөри башлый. Әминә апа кайсы гаиләдә тормыш авыррак, шуларга булыша, минем улларыма да һәрвакыт шулай юлларында яхшы кешеләр очрасын дип тели. Балаларны үзләренә алып кереп ашата да хәтта. Кешеләргә никадәр күбрәк булыша, ходай шулкадәр үзенә бирә тора. Сугыш чоры булса да табыны буш булмый. Фронтка китүче яшь егетләргә дә күчтәнәчләр әзерләргә дә мөмкинлек таба.

Поселокка һәр йортка кара кәгазьләр килә. Әхмәт абый белән Әминә апа сирәк булса да улларыннан исән-сау дигән хат алалар. Аллаһының рәхмәте, сугыш беткәч өч уллары да исән кайта. Алар башлы-күзле булалар, заводка эшкә керәләр, өчесе берьюлы йорт җиткерәләр.

...Әнә шулай әти-әнисенең гомер юлларын кабат-кабат күз алдыннан уздыра Рита. Тормыш сынаусыз булмый, бары балаларым исән-сау булсыннар, картлыгымда игелекләреннән ташламасыннар дип тели ул.

Фәния Шәрипова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев