«Төш кенә түгел иде ул»
Мин бу сөйләшүне үзгәртмичә генә теркәп куярга булдым. Нәтиҗәне дә һәркем үзенчә ясар.
– Әниемнең рухына Ясин укыдым әле, – диде бер танышым. – Әтигә дә багышладым. Аларга бит бездән хәзер догалар гына кирәк, башкача ярдәм итә алмыйбыз.
Ирләр арасында бу рәвешле сөйләшүчеләрне намаз-ниязлы кешеләр арасында гына очратканым булганга:
– Күптән диндәме? – дип сорамый түзмәдем.
– Диндәме дип... Намазны берничә ел элек укый башладым мин. Ул үзенә күрә бер сәер хәл белән бәйле булды, – дип куйды танышым. – Төш кенә түгел иде бугай ул...
Миндә, әлбәттә, шундук кызыксыну уянды. Сөйләвен сорадым.
– Күргәннәремне нәкъ үзем күргәнчә тасвирлый алмам алуын, шулай да тырышып карыйм алайса. Әти үлгән көннәр иде. Өчесен үткәреп, ул яткан караватта ятам шулай. Күңелемнән генә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәм.
И Раббым, дим, япа-ялгыз калдым бит инде хәзер, дим. Нишләргә соң миңа хәзер, кайлардан көч алырга? Синең барлыгыңны беләм бит инде, нигә соң бер дә барлыгыңны сиздермисең миңа? Юктырсың ла Алла, димим бит. Күрсәт миңа я җәннәтеңнең, я тәмугыңның бер өлешен, дим. Шулай ята-ята берзаман әллә йокыга киттем, әллә нәрсә булды шунда. Имеш, мин җәннәттә икәнмен. Дөресрәге, җәннәтнең иң түбән баскычындамын, имеш. Беләсеңме, андагы хәлләрне сүз белән әйтеп булмый. Шунысын гына аңладым – безнең белән бөҗәкләрне чагыштырсаң, җәннәттә без акыл ягыннан шул бөҗәктән дә түбәнрәк дәрәҗәдә.
Аннары тагын Аллаһка ялварам, имеш. Җәннәтеңне күрсәттең, инде тәмугыңны да күрсәт инде, дим. Анда сиңа ярамый, аннан кайтмаска да мөмкинсең дигән тавыш ишетәм. Шулай да мин ялына торгач, тәмугның да бер өлешен күрсәтергә булдылар. Карыйм – әйләнә-тирәмдә бөтен дөнья ап-ак. Аяк астында да ап-ак ком ята, имеш. Яхшылабрак карасам, аяк астында шундый ук ап-ак сөякләр. Кеше сөякләре. Бөтен җирдә. Һәм бөтен җирдә сигезаякка охшаган бөҗәкләр. Алар аксыл-үтә күренмәле, һәр аякта кармавычлар, кармавыч башында авыз бар. Шул кармавычлары белән болар сөякләр эченә кереп китәләр дә, анда калган җелекне суыралар. Мин дә шул бөҗәкләрнең берсе икәнмен.
Нәрсә булды бу, төшме-юкмы – әйтә алмыйм. Сиңа сөйләгәннәр алар мин күргәннәрнең бик аз өлеше генә. Бигрәк тә җәннәттә күргәннәрне тасвирлап бирер өчен сүзләр җитми. Шунысы гаҗәпләндерә.
Икенче көнне инде догалар өйрәнергә утырдым, мәчеткә йөри башладым. Ходай Пәйгамбәрләргә генә бирелә торган гыйбрәтне миңа күрсәтте бит, дим.
Бу җиһанны Аллаһ шулкадәр камил һәм гаҗәеп матур итеп яралткан бит, кешеләр нинди байлыкка, нинди бүләккә ия булуларын аңламыйлар гына. Кеше ул, чынлап та, аңы-акылы белән бик примитив әле. Ул галәм кануннарын аңлап яши башлаганчы, үзе яшәгән тирәлекне юкка чыгарып өлгерергә дә мөмкин. Шунысы кызганыч.
Шулай диде танышым. Эт чаба дип, бет чаба, дигәнне ишеткәнең бармы синең, диде. Менә без дә шул эткә ябышкан бетләр хәлендә генә. Без шул эттән башка нәрсәне күрмибез әле, диде. Ә дөнья ул безнең акылыбыз җитәрлектән күпкә зуррак та, катлаулырак та. Әлегә безгә Аллаһ биргән Әлифбаны – Коръәнне өйрәнсәк тә бик таман.
Мин аның сүзләре белән килештем...
Лилия Фәттахова
Фото: lunkalendar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев