Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Язмаларда - язмыш

Уйлангачтын, өзеләдер бәгырьләре…

Бервакыт ишетелми, күренми башлаган әбекәй. Шул вакыттан бирле Венера күрше әбисен эзләп мәш килде. Кызы белән сөйләшеп тә караган иде, акыллы сүз ишетмәде. Бөтен республика хастаханәләрен аякка бастырды. Аннан картлар йортларын барларга кереште. Менә, ниhаять, әби янына юл тотабыз.

Шимбә көнне сәгать шалтыраганчы, кәрәзле телефон тавышы уятты.
– Кызый, тордыңмы? 10 минут вакытың бар, кереп алам сине!
– Кара таңнан кая барабыз?
– Минзәлә картлар йортына. Җыен, вакыт юк. 

Венераның ятимнәргә, мохтаҗларга булыша торган гадәте бар. Холкы шундый. Кемне дә булса коткарырга кирәк аңа, ашатырга, киендерергә. Һәм ул аны чын йөрәктән эшли. Алар белән бергә елый, борчыла, сөенә, күңеле саф. Кыю-базымлы диеп тә өстәр идем. Мин, унбиш еллап аңа тагылып йөргән кеше, сокланам да, гаҗәпләнәм дә үзенә, горурланам да. Тормыш ызы-зыгысында игелек эшләргә вакыт таба. Көзге салкын  көндә, өйдә коймак пешереп чәй эчеп кенә ятмыйча, кара таңнан картлар йортына шушы дус кызым гына бара ала! 

Тәки эзләп тапкан бит күрше әбисен! Әнә, выжылдап үзе дә килеп җитте. Курткамны эләктердем дә, машинасына чыгып утырдым. Сөенече эченә сыймый. Әйтерсең, кош тоткан, авызын җыя алмый, арттагы урыннарга төягән пакетларны күрсәтә.
– Бу кадәр ашамлыкларны кай арада алып өлгердең? Монда бит бөтен картлар йортына җитәрлек азык-төлек.
– Ашасыннар, бахыркайларым. Тәмлүшкәләр төядем.…

Ул – Казан кызы. Күрше әбисенең кызы белән начар торуын, ара-тирә Венераларның мунчаларында кунгалап чыккалаганын аның сөйләвеннән ишеткәнем бар иде. Кызы куа башласа, әбекәй аларга керә икән. Ә шәхси хуҗалыкларда ишек алдындагы мунчаны бикләп йөреш юк. Бервакыт иртәнге якта мунчага нәрсәдер эзләп кергәндә күргән үзен. Үгетләп өенә алып кергән. Ашаткан әбекәйне. Хәйран гына сөйләшеп утырганнар. «Әллә кыерсытамы?» – дип сораштырып та караган Венера. Кызыннан зарланып ник бер сүз әйтсен?! Ләм-мим, ди. Беркемнең дә үз баласын начар итеп күрсәтәсе килми. Бала үсеп олыгайгач та ана өчен иң кадерле газиз баласы булып кала шул. 
Бервакыт ишетелми, күренми башлаган әбекәй. Шул вакыттан бирле Венера күрше әбисен эзләп мәш килде. Кызы белән сөйләшеп тә караган иде, акыллы сүз ишетмәде. Бөтен республика хастаханәләрен аякка бастырды. Аннан картлар йортларын барларга кереште. Менә, ниhаять, әби янына юл тотабыз.

Чаллыдан 40минутлык Минзәлә юлын тиз үттек без. Картлар hәм инвалидлар йортына килеп туктадык. Бар җирдә тәртип. Чиста, зур бина, яхшы, җылы бүлмәләр. Дустымның күршесе бүлмәдә тагын бер татар карчыгы белән тора икән. Икесе дә яулыкларын матур итеп бәйләп куйганнар, дисбе тартып утыралар. Өс киемнәре пөхтә. Чәчәкле күлмәкләре өстеннән камзул киеп куйганнар. Безне күрүгә, җитез генә урыннарыннан торып, чәй өстәле хәстәрләделәр. Сөйләр сүзләре күп җыелган. Аралаша-аралаша рәхәтләнеп сөтләп чәй эчтек.

Әбекәй: «Кызыма пенсиямне җыеп барам, телефонына салыр, сөйләшергә дә акча кирәк, элемтә кыйммәт икән, шуңа шалтырата алмый ятадыр», – дигәч әллә нишләп киттем. Ана мәхәббәте батырлыкка тиң дип, юкка гына әйтмиләр. Картлык көнеңдә туган-үскән җиреңне, үзең гомерең буе корган ояңны ташлап чыгып кит әле син!.. Һәм хөкүмәт йортыңда балаларыңны, туганнарыңны көтеп, сыкрап, тилмереп гомер ит. Алай гына да түгел, шул сагынуыңны сиздерми, балаларыңа читләрдән тел-теш тидертми, аларның бу адымнарына дистәләгән сәбәп табып, килерләр диеп өмет итеп яшә... Йөрәкләренең ничек итеп янганын үзләре генә беләдер. Минем акылга сыймаслык хәл. Кешелекнең афәте бу!

Икенче әбинең язмышы белән кызыксынам. Тагын бер искиткеч хәл. Минем туган авылым Калмаштан булып чыкты. Балалары булмаган. Тормыш иптәше үлгәч, туганнары ялгыз калган әбине артык кашыкка санап, бирегә алып килгәннәр. Аңа 93 яшь. Зиhене нык, фикер йөртү, уйлау сәләте бар. Сәламәтлеге дә Аллаһка шөкер әле, үз аягында.
Әбекәйләр безнең белән гәпләшеп утырган арада гына да биредәге тормышларын әллә ничә тапкыр мактап алдылар. Күренеп тора, тырышалар, карыйлар аларны. Тик ак яулыклы, дисбесен тартып, намаз укып утыручы әбиләрне минем hич кенә дә картлар йортында күрәсем килмәгән иде... Язмышлары төрле булса да, туган нигезләрен, якыннарын сагынып яшәү берләштерә аларны. Күңел дигәнең бик озак үзенә урын таба алмый, үрсәләнеп бәргәләнде, сыкрады. Аның да чынбарлык белән килешә алмый, елавы иде.

Мин әбиләрне фотога төшермәдем. Урамдагы сурәтне куясым килде. Гәрчә, монда  «Гомерләрнең көзе алтын булсын» дигән юллар язылса да, лаеклы
hәм тыныч картлык тугыз ай карыныңда йөртеп, син дөньяга китергән, төн йокыларын калдырып баккан балаларың, я булмаса якыннарың янында булырга тиеш лә ул.
Мин Минзәлә картлар hәм инвалидлар йортындагы авылдаш әби янына озакламый киләм дип, ышандырып киттем. «Көтәм кызым, озаккарак кил яме, әле сорашып бетермәгән авылдашлар калды. Сагынам  авылымны, кендек каным тамган урыным бит ул минем», – дип мине озатып калды. Күзләрдә әйтеп бетергесез ялгызлык ачысы, чарасызлык hәм моңсулык…

Кайтыр юлга кузгалдык. Көн ямьсезләнеп, караңгыланып киткәндәй булды. Яңгыр катыш кар яварга тотынды. Җанга суык үтеп керде. Әйтерсең күңел әрнешен аңлап, табигать тә күз яшьләрен тыя алмады. Үзем машина эчендә биредә алган хисләргә чумылып, уйланып кайтам. Әбекәйгә җавап биргәндәй: «Киләм әби, hичшиксез киләм», – дип кабатлыйм күңелемнән.

Лилия Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев