Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Улы хакына, кызын әтисез калдырды

Резедә әби яшьлек хатирәләрен яңартты.

Шәһәрдәшебез Резедә яшьли, яратып йөргән кешесенә кияүгә чыккан иде. Әмма Рәмисе аның кадерен белмәде. Атналар буе эчеп йөрде, әшнәләрен өйгә дә алып кайтты. Уллары Самат тугач, бер ай тәпи юды да, каядыр китеп югалды. Ике айдан соң гаиләсенә кайтты кайтуын, хатыныннан да гафу үтенде. Резедә кызганып, ирен кабул итте. Әмма барыбер аның белән бәхетле булмаячагын аңлады ул. Әти-әнисе дә Рәмиснең яхшы якка үзгәрәчәгенә ышанмады. Бианасы да: «Кызым, син үз тормышыңны кара инде. Рәмис эчүен ташламаячак, яшь гомереңне әрәм итмә», – диде. Шулай итеп алар аерылыштылар. 

Бу вакытта Саматка 2 яшь иде. Резедә эшкә чыкты. Тырыш, чибәр хатынга сүз катучылар да булды. Тик ул ир-егетләрне үзенә шактый вакыт якын китермәде. Шулай да очраклы рәвештә генә урамда танышкан Ришат исемле егет аның күңеленә ачкыч ярата алды. Дөресрәге, улы Самат аша хатынның йөрәгенә юл ярды ул. 

Төнге сменадан эштән кайтканда Резедәне өенә кадәр кертеп, аның малае белән дә сөйләшкәләде. Ял көннәрендә урамга уйнарга да алып чыкты, тәм-томнар белән сыйлады, уенчыклар да алып бирде. 23 февральгә өч тәгәрмәчле велосипед та бүләк итте. Сабыйның шатлыгы эченә сыймады. Ул әнисенә: «Ришат абый безнең белән яшәсен», – дия башлады. 

Язның беренче бәйрәме җиткәндә инде егет Резедәгә тәкъдим ясады. 

– Кияүгә чыгу – хатын-кыз өчен бик җаваплы адым. Әмма мин бу адымга бардым, үз гомеремдә ике тапкыр кияүгә чыктым, икесеннән дә берәр бала алып кайттым. «Беренчесеннән соң кабат иргә бару кирәк булганмы икән миңа шулкадәр?» – дип еш уйланам. Бүгенге акылым булса, кулларымны йөрәгемә куеп, чын күңелемнән «юк» дияр идем. Әмма язмышыма шулай язылган булгандыр инде, туасы кызым гомеренә булгандыр, дип үземне тынычландырам, – дип Резедә әби минем белән яшьлек хәтирәләрен яңартты. – Икенче ирем – бер дә өйләнмәгән, икебезгә дә 36 яшь иде. Әниләре улларының балалы хатын алуларын теләмәгәндер инде. Әмма шул яшендә кияүгә чыкмаган кызны барыбер таба алмас иде?! Андыйлар хәзер генә күп бит ул, ә безнең чорда көндез шәм яндырып эзләсәң дә табуы авыр иде. 

Яшәп киткән мәлне үземә, балама карата кыек карашлар, төртмә сүзләрне бер дә сизмәдем. Ирем дә аны-моны әйтми, кайнанам да, килсәк каршы ала, китсәк озатып кала. Балалы хатын белән булса да, уллары кешечә яши башлаганга алар да сөенә кебек иде. 

Әмма уртак кызыбыз тугач, барда үзгәрде. Беренче булып иремнең әти-әнисе балаларны «синеке-безнеке»нә аера башлады. Үзебезнең мунча булмагач, атна саен аларга бардык. Җыйнаулашып килеп керәбез, ә ул: «Минем кызым килгән икән бит!» – дип кулларымнан баланы ала иде. Улыма бернинди игътибар да, бүләк, күчтәнәч тә булмады.

Кызыбыз үсә башлагач та, гел сөйләнеп йөрде. «Чәчләрен тарыйм әле. Безнең чәчләр йомшак бит, хәзер чуаланып китәргә генә тора. Безнең чәчләр синеке кебек түгел шул, абыйсы, синеке кыл кебек каты», – дип үртәли иде.  Чыннан да, улымның чәче атасы ягына тарткан: ат кылы кебек каты. Кызымныкы да атасыныкы кебек, саргылт төстә һәм йомшак. Мамык сыман, югач тарап җыеп куймасаң, очып китәргә генә тора. Кайнанам әнә шулай һәрбер вак-төяккә төрттерде. Кибеттән тәмлерәк әйбер алса да, аера иде бит, кечерәгенә тоттыра, ә улыма: «Син зур инде», – дия иде. Имеш, тәмле әйберне кечкенә балаларга гына өләшәләр. Мин шуңа бик рәнҗи идем. Әмма улымны беренче көннән үк яклый алмадым. Эндәшмичә кала идем. Бәлки гел болай бармас дип уйлаганмындыр. Кемнең кем баласы икәнен кайнанам үзенең улына гел төрттереп торды, шуңа да бик әрни идем. Әнисе өйрәтеп тормаса, ирем бәлки игътибарга да алмаган булыр иде.

Әйе, кызганычка каршы, уртак балабыз туу безне бәхетле итмәде. Килен кешегә болай да килмешәк дип кенә карыйлар бит. Ә болай син икеләтә килмешәк сыман. Елганың бер ягында – син үз балаң белән, икенчесендә – уртак бала белән ир, аның ата-анасы тора сыман тоела иде миңа. Бәгырьдәге үпкәм дүрт ел җыелып килде һәм бер мәлне тишелеп акты. 

Кич белән эштән кайтып кергән ирем: «Мә, әни биреп җибәрде», – дип кызыбызга матур кием тоттырды. «Болай булгач шундый ук матур кием абыйсына да кирәк инде», – дидем. Ә ирем: «Аның болай да бар түгелме соң?» – диде. Улыма яңа кием аласы килмәде аның.  Бу сүзләр соңгы тамчы булды. Бүтән түзәр хәлем калмыйча, шул ук кичне ике балам белән ирдән китеп бардым. Шулай итеп улым хакына кечесен әтисез калдырдым. 

Бертуган балаларга карата төрле мөнәсәбәттә булган өчен Ришатка һәм кайнанама бик нык рәнҗдем. Әллә каргышым төште, өч айдан соң Ришатның әнисе яз көне бәрәңге базына төшеп, исереп үлде. Шуннан соң, ирем безнең янга килеп, миннән һәм балалардан гафу сорады. Ул безнең янга кайтырга теләде.
Тик Резедә аны кабул итмәде. Ришат аңардан моны көтмәгән иде. Самат та үзен санга сукмаган абыйсын кызганмады. Ир моны күтәрә алмады. Әти-әнисе фатирына кайтып китте. Берничә көннән соң аның асылынып үлүе билгеле булды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев