Үзебезнең каз булган
Жәй көне дигәч, беренче чиратта яшьлектәге авыл кичләре килә инде күңелгә. Белмим, хәзерге яшьләр ничек уздырадыр ул вакытларын, ә менә без бигрәк шаян-шук идек. Көч-егәребез дә ташып тора иде.
Авылда гармун уйнап-биеп күңел ачулар, үзенчә дискотекалар да булды. Клуб гөрләп тора иде.
Аннары кемнәрнең кызлары бар, озата китәләр. Ялгызаклар да кайтып йокламый бит инде. Жыелышып сөйләшәбез дә китәбез «кәсеп»кә. Безнең авылда буш тыкрыкка сыерларын бәйләп кую бар иде. Бервакыт классташ малаем белән уйлаштык та бер күршебезнең сыерының урынын алыштырып, чөен ындыр артына кагып киттек. Таң аткач, берзаман әни кергән, менә Нәсимәләрнең сыерларын урлап киткәннәр, ди. Сыер саварга чыккан да – сыеры юк. Халык жыелган. Мин дә тордым да кешегә сиздерми генә ындыр артына киттем. Сыер юк. Бәйдән ычкынып киткән. Күрәсең, чөйне йомшак какканбыз. Әни, күрше апаның аягы авырта дип, сыер эзләргә үземне жибәрде.
Армиядән кайткан елны да бер шулай дулап алдык. Егетләр белән казлар тотып, шуны учакта кыздырып ашый идек. Авыл кешесенең кулыннан килмәгәне юк. Үзебез йолкыйбыз. Үзебез чистартабыз. Ә тотуы үзе бер маҗара. Төнге авылда капка төбендәге казларны мотоцикл белән куркытып пыр туздырабыз да, эләктереп алабыз. Бервакыт үзебезнең каз югалды. Әнигә байтак еллардан соң гына әйттем бу турыда. «Ии, карале, бу юньсезләрне, әллә ниләр эшләп йөргәнсез икән!» – дип көлде.
Равил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев