Васыять
Җыелышып яшь парга район үзәгеннән ике бүлмәле фатир бүләк иттеләр.
Фарис белән Мәдинәнең гаилә тормышы урып-җыю эшләре тәмамлангач, алтын көзнең матур бер көнендә никах белән башланып китте. Аннары район үзәгендә гөрләтеп туй да үткәрделәр. Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торды. Ике якның да туган-тумачалары дус, тату булып чыкты. Җыелышып яшь парга район үзәгеннән ике бүлмәле фатир бүләк иттеләр. Моңа, яшьләрдән бигрәк, аларның әти-әниләре сөенеп туя алмады.
Бер елдан Мәдинә авырга узды. Йөклелекнең башлангыч чорын җиңел генә кичергән иде. Баласы туар вакыты якынайган саен кан басымы, токсикоз белән интегә башлады ул. Аннары хастаханәгә кереп ятты.
Тугыз ай тулгач Исрафиловлар гаиләсенә шатлык өстәп малай туды. Аңа Алмаз дип исем куштылар. Малай сигез айдан тупырдап йөреп тә китте. Ике яше тулар алдыннан сөйләшә дә башлады. Фарисның сөенече эченә сыймады. Алмаз әби-бабасының да яраткан оныгына әйләнде.
Алмазга өч яшь тулгач, Исрафиловларның кызы туды. Ләкин... гаиләнең шатлыгы озакка бармады. Фәридәгә кырык көн дигәндә, Мәдинәне югары кан басымы белән хастаханәгә салдылар. Кызганычка каршы, табиблар ананың гомерен саклап кала алмадылар. Ун көн узгач, Мәдинә ике баласын, ирен калдырып якты дөнья белән хушлашты.
Күкрәк баласы белән хатыннан калган Фарис бу кайгыны бик авыр кичерде. “Мәдинәдән башка яшәвемнең мәгънәсе юк”, – дип берничә тапкыр үзенә кул салырга да уйлаган иде ул. Төшендә Мәдинәсен күреп кенә бу ниятеннән кайтты. Сөеклесе аңа: “Фарис, балаларны ташлама, аларны ничек булса да, тормышта үз урынын табарлык кеше итәргә тырыш. Мин Ходайдан сиңа ярдәм итүен сорармын. Үзеңә лаеклы кеше тапсаң, өйләнерсен”, – дигән. Шушы төшне күргәннән соң Фарис үзен-үзе кулга алды, балаларны аякка бастырачакмын дип максат куйды.
Сабыйларын карарга башта Мәдинәнең әнисе булышты. Аннары Мәдинәнең, Фарисның туганнары чиратлашып ярдәм итте. Кыскасы, туганнар, дуслар гаиләне ярдәменнән ташламады.
Таныш-белешләре өйләнергә киңәш итсәләр дә, аларны тыңламады ир. “Минем Мәдинәмне алыштырырдай кеше юк. Ана назыннан мәхрүм калган сабыйларымны үги ана тәрбиясенә бирмим. Сәламәтлегем барында үзем үстерәм!” – дип кырт кисте.
Гомер дигәнең аккан су кебек. Балалары үскән саен, Фарисның чәчләренә чал куна барды. Алмазы тәртипле бала булып үссә дә, мәктәптән кайтканда һәр көнне диярлек аны зур малайлар акча сорап җәфалады. Берничә тапкыр кыйнап та кайтардылар үзен. Фарис бу хәлләргә түзеп тора алмады. Фатирын сатып башка шәһәргә күчеп китте. Берничә җирдә эшләп, улын түләүле лицейга укырга бирде. Фәридә исә гимназиягә укырга керде. Аннары институт...
Аллага шөкер, балалары икесе дә төпле белем алды. Тәртипләре дә тел-теш тидерерлек булмады. Балалары: “Әти, берүзең безне тәрбияләп үстердең, сиңа бик авыр булгандыр. Әйбәт кеше тапсаң, без синең өйләнүеңә каршы түгел”, – дисәләр дә, Фарис яңадан гаилә кору турында уйлап та карамады. Ни өчендер икенче тапкыр өйләнүдән үзе дә курыкты ул.
... Институтта укуына карамастан, чын егет Ватанны сакларга тиеш диеп, Алмаз армиягә дә барып кайтты. Десантчы булып хезмәт итте ул. Ике ел эчендә улының командиры Фариска биш рәхмәт хаты җибәрде. Ата улы өчен горурланып яшәде. Армиядән кайтып укуын тәмамлагач, Алмаз эшкә урнашты. Сеңлесе Фәридәгә дә ярдәм итәргә тырышты.
Алмаз булачак тормыш иптәше Гүзәлне дә үзе эшли торган оешмада очратты. Егет кызга бер күрүдә гашыйк булды: озатканда кыздан адресын алды. Шул ук көнне кич белән роза чәчәге тотып сөйгәне яши торган тулай торакка барды. Гүзәл тиз генә чәй әзерләде. Яшьләр бер-берсе белән таныштылар. Сөйләшә торгач, Гүзәл Мәдинәнең институтта бергә укыган дустының кызы булып чыкты.
Гүзәл дә Алмазны беренче күрүдә үк ошаткан. Яшьләр көн дә очраша башладылар. Концерт, театр, киноларга бергә йөрделәр. Шулай итеп дуслыклары мәхәббәткә әверелде.
Танышуларына бер ел тулган көнне Алмаз әтисен Гүзәл белән таныштырды. Кыз сорарга баргач, Фарис мәрхүмә хатынының дусты Розаны күреп шаккатты. Балаларының дуслыгына алар каршы түгел иде. Ирексездән Роза белән Фарисның күзләрендә шатлык яшьләре җемелдәде.
Җәй көне Алмаз белән Гүзәлнең туе булды. Туйда Фарисның балалары бөтен кеше алдында әтиләренә рәхмәт әйттеләр: “Әти, син безне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдың, рәхмәт сиңа. Яхшылыгыңны мәңге онытмабыз!” Бу сүзләрне әйткәндә Алмаз күз яшьләрен тыя алмады. Аңа башкалар да кушылды. Ә Фарис үзенең тормышы заяга узмаганга, Мәдинәсенең васыятен үтәвенә чын күңеленнән сөенде.
Туйда ул кунаклар белән серен уртаклашты. “Мәдинәмне җирләгәндә балаларны чын кеше итеп тәрбияләргә сүз биргән идем. Кыз оныгыбыз туса, Мәдинә исемен кушарбыз дип тә әйткән идем. Сез моңа каршы килмәссез бит”, – дип мөрәҗәгать итте балаларына. Аның бу сүзләрен кунаклар алкышларга күмделәр. Атаның бу сүзләре Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры килде. Тугыз айдан соң Алмаз белән Гүзәлнең кызлары туды. Аңа Мәдинә дип исем куштылар.
Фото ачык чыганаклардан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев