Мәхәббәтләренә әнисе каршы чыга
Бар яктан да уңган-булган Гөлшаһидәгә бәхетле булырга язмый.
Язмам героен Гөлшаһидә дип атарга булдым. Чөнки бу ханым – Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укып үскән буын вәкиле. Гөлшаһидә аның кумиры булган, шунлыктан урта мәктәпне тәмамлаган кыз, әнисенең юлын дәвам итеп, Казан Дәүләт медицина институтының хирургия факультетына укырга керә.
Гөлшаһидә абыйсы белән зыялы гаиләдә үсә. Әти-әнисе аларны әдәбиятны, мәдәниятне яратырга өйрәтеп үстерә. Кичләрен бергәләп шахмат-шашка уйныйлар. Әтиләре буш вакытларында гармунда, курайда, фортепьянода уйный. Әниләре аңарга кушылып татар халык җырларын башкара. Үсә төшкәч балалары да сәнгатьне үз итәләр. Малайлары музыка мәктәбенә, кызлары биюгә йөри. Укуда алдынгы булган, мәктәпнең җәмәгать тормышында катнашкан Сабитовлар әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Гөлшаһидә төпчек бала булса да, иркәләнеп тормый. Әти-әнисе эштән кайтканчы бар эшне дә җиренә җиткереп эшләп куя. Мәктәптә укыган вакытында ике ишекле шкафны җыеп куйганын туганнар бергә җыелгач хәзер дә матур хатирә итеп сөйлиләр.
Уңган, тырыш кыз институтта да сынатмый. Яхшы укуы өстенә, югары уку йортының активисты да була. Комсомол оешмасын җитәкли. Институтта һәм тулай торакта төрле чаралар уздыра. Аны студентлар гына түгел, укытучылар да хөрмәт итә. Бар яктан да уңган Гөлшаһидәнең бәхетле тормышка лаек икәнлеге бәхәссез кебек иде. Тик язмыш дигәнең аңа бер-бер артлы сынаулар әзерли.
Институтта укыганда Гөлшаһидә үзе кебек сәнгатькә гашыйк чит ил егетенә гашыйк була. Тик бер-берсен күз карашыннан аңлаган, яраткан һәм хөрмәт иткән парга бергә булырга язмый. Мөселман кешесе булса да, Гөлшаһидәне әти-әнисе Даниэльгә кияүгә бирергә теләмиләр. Сөйгәне белән аерылуны авыр кичергән егет, Казанда эш тәкъдим итсәләр дә, еракка – Алман иленә китеп бара. Ул анда күренекле хирург дәрәҗәсенә ирешә. Гөлшаһидә дә мәхәббәте белән аерылышуны бик авыр кичерә. Берара әти-әнисенә үпкәләп тә йөри.
Сөйгәне бер минутка да аның исеннән чыкмый. Беркөннне аның башына: «Кияүгә чыгып, бала тапсам, уйларым кимемәс микән», – дигән фикер килә. Чаллыга кайтып, 2нче балалар шифаханәсенә эшкә уранаша. Кич белән халык арасында гармошка дип йөртелгән автобуска утырып өенә кайтканда Сергей исемле егет белән таныша. Егеттә Даниэль чалымнарын күреп, аның белән кинога барырга ризалаша. Мәхәббәт уты кабынырга, бер-берсен белү түгел, аңларга да өлгермәгән килеш егет белән кыз өйләнешергә карар кабул итәләр. Әнисе Роза ханым кызын сорарга чәчәкләр күтәреп килгән егетне тыңларга да теләми. Егетнең бүләк иткән чәчәкләрен атып бәрә. Бу аның кызы сайлаган егеткә ризасызлык билгесе була. Тик яшьләр кызның әти-әнисе фатиха бирмәсә дә кавышалар.
Бер-берсенә ияләшеп, матур гына яши башлыйлар. Гөлшаһидә ирен өен җыештырып, тәмле ризыклар пешереп эштән каршы ала. Тормышлары зарланырлык булмый. Вакыты җиткәч кызлары Ирина туа. Менә шуннан соң Сергей танымаслык булып үзгәрә. Эчеп кайтуы өстенә, дусларын өйгә алып кайтып та сыйлый. Яшь хатын тәүлек буена аяк өстендә йөреп арып бетә. Шулай да иренә сүз әйтми. Сережасы аны аңларга теләми, дусларын җыюын дәвам итә.
Улы Тимур тугач та акылына килми ул. Беркөнне эшкә киткән җиреннән юкка чыга. Эзләмәгән җирләре калмый. Шулай итеп Гөлшаһидә ике бәләкәй бала белән берүзе кала. Аллаһының рәхмәте белән әтиләре ике бүлмәле фатир алып бирәләр. Аннары Гөлшаһидә эшкә урнаша. ГЭСтан Яңа шәһәрнең 50нче бистәсенә йөрүе бик авыр булса да, балалары хакына түзә. Һәркөнне иртәнге биштә торып, кызын чанага утыртып, улын кулына күтәреп балалар бакчасына илтә. Иренең әнисе оныкларын карашырга булышмый. Кайвакыт балаларны бакчадан алса, киленен ямьсез сүзләр әйтеп бимазалый. Берничә тапкыр шундый хәл кабатлангач, Гөлшаһидә балаларны бакчадан үзе ала башлый. «Ока» машинасы сатып алгач, тормышы бераз җиңеләя аның.
Ничек кенә авыр булмасын, сынаулар алдында сыгылып төшми ул. Гөлшаһидә юлында юньле кеше очрасына өмет белән яши. Беркөнне Сөембикә проспектыннан эштән кайтканда юл уртасында машинасы туктап кала. Капотын ачып, ак плащын җилфердәтеп, ни эшләргә белми аптырап торганда аның янына шомырт кара күзле бер чибәр егет килеп баса, машинасын карый. Эшнең нидә икәнлеген аңлагач, ярдәм итә. Үзенең чит ил машинасына «Ока»ны тагып автосервиска илтә. Гөлшаһидә аңа акча бирергә тели, рәхмәт төшкере, акча да алмый. Икенче көнне ак розалар тотып, Гөлшаһидәне подъезд төбендә каршылый ул. Кыйммәтле бүләкләрен дә кызганмый. Мондый очрашулар атна-ун көн дәвам итә. Ике бәләкәй баланы берүзе тәрбияләүче чибәр, ихлас ханымга ничек тә күбрәк ярдәм итәсе килә Азатның.
Бер көнне, бар кыюлыгын җыеп, Гөлшаһидәгә: «Балаларны бакчадан алып, өйгә кайтарыйм әле», – дип мөрәҗәгать итә. Хатын аңа ышанып, рөхсәт бирә. Шулай итеп алар дуслашып китәләр. Балалар да тәмле кәнфит, торт, шоколад, туңдырма белән сыйлаган абыйны яратып өлгерәләр. Өйгә чакыра башлыйлар. Кунак аларга уенчыклар алып килә.
Тора-бара дуслык мәхәббәткә әйләнә. Никах укытып, Гөлшаһидә белән Азат бергә яши башлый. Хатын бик авырлык белән өченче баласын алып кайта. Айрат сәламәт булып туса да, бик елак була. Әти-әнисе аны төнлә чиратлап карый. Үз баласы тугач, Азат Тимурны күрә алмый башлый. Аңа авыр эшләр эшләтә, физик күнегүләр ясата, каршы сүз әйтсә җәзалый. Бу күренеш гадәткә кергәч, балалары өчен җанын бирергә риза булган хатынның сабыр савыты тулып таша башлый. Еш кына гаиләдә низаглар чыга.
Соңрак Гөлшаһидә үзенең Азатның өченче хатыны икәнлеген белә. Алай гына түгел, күршеләре ирнең чит хатыннар белән чуалуын да җиткерәләр. Ул кызларны гел алыштырып кына тора икән. Моның өстенә, хатынына кул күтәрүдән дә тайчынмый. Гөлшаһидәгә урындык, үтүк, чынаяк – кулына нәрсә эләксә шуны ата... Билгеле инде, үзен хөрмәт иткән хатын моңа түзеп тора алмый. Азатны куып җибәрә, тик баласын атасы белән очрашудан мәхрүм итми. Шулай итеп, Гөлшаһидә берүзе өч бала белән кала.
«Ирләргә ышанма, Иделгә таянма!» диюләре хак икән дип, хатын үз алдына балаларны чын кеше итеп үстерү бурычын куя. Берничә урында эшли, аннары шәһәрнең генә түгел, республиканың абруйлы җитәкчесенең берсенә әйләнә. Кызын үзе укыган институтта укыта. Ирина бүгенге көндә Казанда үзенең клиникасында теш дәвалау табибы булып эшли. Аның ире Азамат – завод директоры. Улы Тимур армиядән кайткач гаилә кора, ике кызлары үсеп килә. Төпчеге Айрат әнисе юлыннан китә. Медицина институтында укый, хирург булачак.
Балалар үсеп җитеп, уңышлы гына яши башлагач, әтиләре дә табыла. «Гөлшаһидә, мине гафу ит! Әйдә, бергә яшик. Оныкларны бергә тәрбиялик», – дип еш кына шалтыраталар. Тик үзенә генә түгел, балаларына да хыянәт иткән ирләрен Гөлшаһидә гафу итми.
Беркөнне ул төшендә Даниэльне күрә. Имеш, хатыныннан аерылган. «Сине генә яратам, Гөлшаһидә», – дигән. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреме, әллә язмышмы, туган көне иртәсендә Гөлшаһидәнең телефоны шалтырый. Даниэль аны туган көне белән котлый. Мондый виртуаль очрашулар башта атнага бер, аннары һәр кич кабатлана. Даниэль Гөлшаһидәне Алман иленә кунакка чакыра.
Берничә ай телефоннан сөйләшкәннән соң, хатын, тәвәккәлләп, Алманиягә оча. Онытылмаслык, бәхетле мизгелләр. Даниэль аны чәчәкләр белән аэропорттан каршы ала. Иң затлы кунакханәләрнең берсенә урнаштыра. Яшьлек мәхәббәте янында бәхетле мизгелләр кичерә Гөлшаһидә. Сөйләшеп сүзләре бетми. Ир ике атналык ял алып, сөйгәненә Алманиянең матур урыннарын, үзе эшләгән клиниканы күрсәтә, диңгезгә, төрле шәһәрләргә алып бара. Тик санаулы вакыт сизелми дә узып китә. Сөйгән ярлар хушлашсалар да, телфон, интернет аша сөйләшүләр дәвам итә.
Ә бер көнне Даниэль аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Гөлшаһидә аңа: «Айрат укып бетереп эшкә урнашсын, бераз сабыр итик», – ди. Тик бәхетле булам дигәндә генә Гөлшаһидәне язмыш тагын сыный. Даниэльне инсульт аяктан ега, ике ай чир белән көрәшкәннән соң, ул вафат була. Әлеге коточкыч хәбәрне Гөлшаһидә бик авыр кичерә.
Ләкин үзен кулга алып, язмышның бу сынавын да лаеклы үтеп, үз алдына «Авырлыклар алдында бирешмәскә!» дигән максат куя. Һәм максатына ирешә, җәмгыятьтә лаеклы урынын таба. Бүгенге көндә ул республикада хөрмәтле җитәкче, Казанның мәртәбәле уку йорты профессоры, тугры дус, кадерле әни, яраткан әби.
Әти-әнисен, әбиләрен тәрбияләп, Ислам дине кануннары буенча соңгы юлга озата. Аларның хәер-фатихасы белән, туганнарын, дусларын сөендереп, балаларының ныклы терәге булып гомер кичерә. Ул – авырлыклар алдында сыгылып төшкән, кайгыдан хәмер белән дуслашкан яисә бауга менеп, балаларын ятим иткән күпләргә үрнәк.
Фото/ pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев