Йорт иясе тутый кошыбызны яратмады
Иптәшем дә, балалар да ап-ачык ишеткәне бар: кухняда чык итеп нидер төшә, яки шалтырый, чыгасың – берни төшмәгән, ваннада кемдер йөри, шакылдаганы ишетелә, керәсең – юк.
Һәр йортның үз иясе була диләр. Бу сүзнең дөреслегенә ышану гына түгел, дәлилләрне дә бик күп китерә алам. Безнекенең ярдәм иткән чаклары да күп булды.
Иптәшем үлем белән яшәү арасында калган минутларда, ул мине еш уята иде. Мәчеләребезнең тиктомалга кемнедер куып китеп уйнаулары, кайчагында акырып чабулары да аның эшедер дип уйлап, карап утыра идем.
Иптәшем дә, балалар да ап-ачык ишеткәне бар: кухняда чык итеп нидер төшә, яки шалтырый, чыгасың – берни төшмәгән, ваннада кемдер йөри, шакылдаганы ишетелә, керәсең – юк.
Беркөн иптәшем әйтә: “Син өйдә юкта, йокы бүлмәсенең ишеге ачыла-ябыла, ачыла ябыла. Күпкә киткәч, бер-ике “матур” сүз әйтеп: “Керсәң-кер, чыксаң-чык, болай йөрмә!” дигәч, ишек бүтән ачылмады, – ди.
Кияүебез: “Өйдә бала булгач кыен, сездә бераз торсын әле”, – дип читлек белән тутый кошларын кайтарган иде, без аны бик яраттык. Читлегенә кыңгырау куйганнар, ул гел шуның белән уйнап утыра. Эчемнән уйлап куйдым: “Ят тавышны йорт хуҗасы яратырмы?” – дип.
Тутый кошның читлеген япмадык, ул очып чыгып әле беребезгә, әле икенчебезгә кунгалый. Кичтән уйнап кереп китте, ишеге ачык калды. Иртән тутый кош үлгән икән дип төш күреп уяндым, аны иптәшемә дә сөйләдем.
Бераздан: “Менә төшең, ул чыннан да үлгән!” – дип, ирем атылып чыкты. Иптәш хатыным: “Оясында бер чирләми кисәк үлгәч, йорт хуҗасы яратмаган аны, ул үтергән”, – диде. Шуннан киңәшен дә бирде. Мин, ул әйткәнчә, шәм яндырып, белгән бөтен догаларымны укып, өйнең һәр почмагында йөреп чыктым. Шуннан бирле, бер генә тавыш та юк, өй тынычланып калды.
Әлфинур ГАЛИЕВА
фото: https://loon.site
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев