Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Лилия Лотфрахманова: «Синең кебек балам туса, яшәтмәс идем, дип язучылар да булды» - ВИДЕО

Шәһәребездә гыйбрәтле, аянычлы язмышлы гаиләләр бихисап. Аларның һәрберсенең – үз тарихы, үз тормышы, үз кыйбласы...

Язмыш дигәннәре кырыс сынаулары белән әле утта көйдереп, әле бозлы суларына салып сындырырга теләсә дә, авырлыкларга бирешми, рух ныклыгын югалтмый, үргә күтәрелергә көч табучылар, шөкер, арабызда бар. Бүгенге сүзем әнә шундый затларның берсе, шәһәрдәшебез Лилия Лотфрахманова хакында. 

«Хастаханәдән чыкмадык та диярлек»

Лилия Лотфрахманова Чаллыда 1995 елда сау-сәламәт булып дөньяга аваз сала. Тик 3 яше тулгач, сәламәтлеге белән проблемалар башлана.

– Ии, бу бала белән күргәннәрем инде... – дип башлады сүзен Лилиянең әнисе Әлфия ханым. – Кызым туып, 10 көн узгач, аның кендегеннән кан ага башлады. Ул вакытта бик күп кан югалтты ул, табиблар инде артык өметләнмәскә дә дигәннәр иде. Тик Лилиянең ул вакытта ук характеры бар иде, яшәргә дип көрәште сабыем! Барысы да яхшырып, өйгә чыктык аннары. Тормыш әкрен генә җайланып киткәндәй булды. 

3 яшь тулгач, Лилиянең күреме башланды, иртә өлгергәнлек диләр аны. Безне Казанга эндокринологиягә җибәрделәр. Хастаханәдә да озак кына ятып чыктык, – ди ана кеше.

Чыннан да, тугач ук яшәү өчен көрәш алып барган бу көчле кызга сокланмыйча мөмкин түгел. Нинди генә авырлыклар күрмәгән бит ул, тик үзендә алга таба яшәргә, алай гына да түгел һәрвакыт елмаеп торырга көч тапкан. Лилиягә 6 яшь тулгач, аның бер аягы аксый башлый. Чаллыдагы бер травматологка мөрәҗәгать итәләр алар, ул тиешле дәвалау курсы билгели. Тик моның бер файдасы да булмый. Шуннан көч-хәл белән Казанга юллама алып, гаилә башкалага кузгала.

– Менә шуннан мәхшәр башланды да инде, – ди Әлфия ханым. Аннары тынып кала, сулышы кысылып, үксеп еламаска дип, тешләрен кысып торганын чамалап алам. Бүлмәдә авыр тынлык урнаша, Әлфия ханым әкрен генә елый башлый.
Казанда Лилиягә «Олбрайт синдромы» (ягъни скелетның деформациясе, сөякләрнең дөрес итеп урнашмавы) дигән диагноз куялар, аякларына операция ясыйлар.  

– Табиб кызыма ятып тормаска, йөрергә киңәш итте. Аллаһның рәхмәте белән операция уңышлы булып, таякка таянып булса да хастаханәдән чыктык без. Җәйне авылда әбисе янында үткәрде. Бөтен бала кебек чабып, теләсә-кайда үрмәләп йөрде инде. Тикшеренү узгач, сөякләренең дөрес ялганганын әйттеләр, тагын барысы да яхшы кебек иде. Аннары мәктәп башланды, 4 сыйныфка кадәр Лилия үзе йөреп укыды. Тагын аягына борчыла башлады. Әле хәтерлим, 4тә укыганда иртән үзен мәктәпкә күтәреп илтеп куя идем, аннары килеп алып йөрдем. Табибларга күрсәткәч, тагын операцияләр кирәклеге ачыкланды. Мәктәпне ташлап, өйдә укуга күчтек. Аның исеме генә инде... Укытучыларның берсе килде, икенчесе юк! Мәктәпкә күпме барып йөрдем, барыбер тыңлаучы булмады. 

Лилия бер аягына 9 операция кичерде. Соңгысында аны бик танылган табиб ясады, кызымның аякларына аппаратлар куйдылар. Шуның белән 3 ел яшәде, дөресрәге гел урын өстендә ятты. Ә чынлыкта исә ул 3 ай гына торырга тиешле аппарат булган. Әле табиб та гел ятып кына торырга кушты бит! Шулай итеп балам урын өстенә ятты, бөтенләй йөрмәс булды. Шуннан аягы да 15 сантиметрга кыскарган аның. 

Шунысы бар: хастаханәдә йөргәндә, безне беренче операция ясаган табиб күреп алды. Ул шунда ятып торырга ярамаганлыгын әйтте дә инде!.. Ии, язмыш! Кая барасың инде, – ди Әлфия ханым. 

«9нчы сыйныфтан соң кит син, барыбер укып чыга алмассың»

Лотфрахмановлар Лилиянең инвалид коляскасына утырып калуына ышанырга да теләми. Тик ятып торган еллары үзенекен итә: Лилиянең бөтен буыннары ката, аягы кыскара, хәтта умыртка сөягенә дә зыян килә. Протезлар да ясатып карыйлар, тик кыз аның белән озак йөри алмый, аягын авырттыра, кыра, уңайсыз була.

– Инвалид коляскасын бирергә теләмәделәр башта. Имештер, ул ятып кына тора, аңа ул кирәк булмаячак! Түзмәдем, табибларга: «Үзегез ятыгыз әле! 24 сәгать буе түшәмгә генә карап ятып карагыз!» – дидем. Алай дигәч тә бирмәделәр әле, аннары гына булып чыкты. Хәзер Лилиянең ике коляскасы бар: берсе белән өйдә йөри, икенчесе – электр коляскасы – урамда йөри торган. Анысын да 140 мең түләп үзе алды. Чөнки дәүләт тарафыннан бирелгәне күтәрерлек түгел иде, 100 килограммлы иде бит. Сатып алганы җиңел генә, 30 килограмм да юктыр, – дип дәвам итә ул.

 

Лилиянең үзеннән алга таба укуы, блоггинг эшенә ничек кереп китүе турында кызыксынам.

– 11нче сыйныфны тәмамлагач, күбрәк әни кушуы буенча (көлеп куя) ТИСБИның юридик факультетына укырга кердем. Биредә 5 ел укыдым, диплом алдым. Хәтеремдә әле: 9нчы сыйныфны тәмамлаганда, класс җитәкчем мәктәптән китәргә үгетләгән иде, имештер, мин имтиханнарны бирә алмам! Ничек ялгышкан булган! Аннары, еллар үткәч, гафу да үтенде ул! – ди әңгәмәдәшем. 

«Социаль челтәрләрдә явызлык белән очраштым»

Лилиянең блог алып баруы да очраклы рәвештә, үзеннән үзе килеп чыга.

– 2014 елда инвалидлар арасында уздырылучы республикакүләм «Татарстан энҗесе» конкурсында катнаштым. Мин анда 3нче урынга лаек булдым, җиңүче таҗы да тапшырдылар. Шуннан соң китте инде!

Бер дә өйдә генә утырып торасым килмәде. Нинди бәйгеләр бар барысында да катнаша башладым. Нәкъ шул елны үземнең блогны да булдырдым. Ә нигә бьюти-сферадамы? Чөнки кечкенәдән үк бизәнергә-ясанырга яратам! Бу өлкә бик таныш, монда үземне судагы балык кебек хис итәм. 

YouTube-каналымда 300 000 язылучым бар иде минем. Кызганыч, 2021 елда ул блокка эләкте һәм аны кире кайтарып булмады. Бүгенге көндә икенче YouTube-каналымны ачтым, шулай ук башка социаль челтәрләрдә дә эшчәнлек алып барам. Язылучылар саны көннән-көн арта. Реклама бирүчеләр дә күбәя, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

– Берсендә шулай YouTube каналында кызларның матур итеп бизәнгәннәрен күрдем, бик ошады. Ә мин ул вакытта бик кыен вакыт кичерә идем: өйдә генә утырам, беркайда да чыкмыйм, беркем белән дә аралашмыйм дигәндәй. Шуннан үземнең дә визаж белән бәйле блог ачып җибәрәсем килде. Шуны да әйтәм, миңа 17 яшь булганда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә курслар үткән идем мин. Бәлки блог ачуыма ул да сәбәпче булгандыр. Тәвәккәлләп бу эшкә алындым. Блог ачканда хейт белән очрашасын, авыр булачагын чамалаган идем, әмма мондый ук булыр дип күз алдыма да китермәдем. YouTube каналга беренче видеоны куйдым, шул ук көнне беренче язылучым да барлыкка килде. Ул теләктәшлек белдерде, тагын төшерүемне сорады. Видеода мин үз-үземне бизәндерәм, киңәшләр бирәм. Аларны әле үзем монтажлап та куям. Шуннан китте инде, мин видеолар куйгач, хейтерлар – ягъни миңа начар сүзләр язучылар да күбәйде. 3 баласы булган, социаль челтәрләрдә үзен бәхетле әни дип язып куйган бер ханым: «Минем синең кебек балам туса, яшәтмәс идем» дип, комментарий калдырган иде. Шаккатмалы булды ул! Социаль челтәрләрдә әйтеп бетерә алмаслык каты бәгырьлелек, явызлык белән очраштым. Күп еладым мин ул вакытларда. YouTube-каналымны ябарга дип тә уйлаган идем. Тик әнием нык торды: «Менә ябырсың, сине сүгеп, сөйләп яткан кешеләр сөенәчәк кенә бит. Ә син бу эшеңне яратасың!» – диде ул миңа. Бу сүзләр миңа бик тәэсир итте. Һәм мин боларга игътибар итми башладым. Аннары бу эшем миңа акча да китерә бит. Нишләп әле мин кемнеңдер фикеренә таянып, яраткан эшемнән баш тартырга тиеш! Тагын да күбрәк видеолар яздырырга тотындым, – дип искә ала Лилия. 

«Гоар хәтле Гоар үзе мине Мәскәүгә чакырып алды»

Лилиядән танылган Россия визажисты, бьюти-блогер, стилист һәм эшмәкәр Гоар Аветисян белән ничек танышканын да сорашам. 

– Гоар кебек кешене бүтән очратканым юк! Ул искиткеч кешелекле, изге күңелле, бик ярдәмчел һәм шундый миһербанлы. 2015 еллар булгандыр, минем социаль челтәрдәге видеоны күреп, комментарий калдырды ул. Аннары мине бизәндерергә теләве турында әйтте. Шуннан 3 еллап вакыт узды һәм Гоар 2018 елда Казанга мастер-класс белән килде. Мин анда катнаштым. Тик үзе белән күзгә-күз генә калып, сөйләшеп булмады. Мин аңа социаль челтәрләрдә яза башладым, мине күреп алыр дигән өмет бар иде. Һәм, беләсеңме, могҗиза кебек булды ул: 2022 елда Гоар үз битендә тышкы кыяфәте башкаларныкына охшамаган кызларны эзләве турында әйтте. Мин моны күреп алдым да аңа яздым. Шул ук минутта Гоар язды да, мине Мәскәүгә чакырды. Барлык чыгымнарымны түләде, без аның белән видеолар төшердек, ул мине бизәндерде, киендерде, соңыннан әле кафеда да утырдык, Мәскәү буенча йөрдек. Гоар белән таныш булуым белән горурланам. Мәңге дә уйламас идем... Могҗиза бар ул, бары тик ышанырга гына кирәк, – ди Лилия. 

«Нишләп мин үземне җәлләтеп торырга тиеш?»

Лилядән «Плюс-минус спектакль»ендә катнашуы турында да сорашам. Бу сәхнә әсәрендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша. Спектакльдә алар үз-үзләрен уйныйлар, ягъни үз тормышларын үзләренең күзлекләреннән чыгып бәялиләр, шуны кешегә сөйлиләр.

– Бу спектакльгә 8 кыз җәлеп ителде. Һәрберебезнең үз язмышы дигәндәй. Мин блог алып баруым һәм хейтерларым турында сөйлим, әйтик, ДЦП диагнозлы Эльза һәм Әдилә исемле кызлар үз тормышларын бәян итәләр һ.б. Бу спектакль белән без Санкт-Петербургка да бардык. Чаллыда Картиналар галереясендә, «Нур» театрында, Казанда да уйнадык. Аның буенча да бик күп мактау сүзләре ишеттем. Шунысы бар: бу спектакльдә без үзебезне җәлләтеп, кеше елатмыйбыз. Хәтта: «Без бит еларга дип килгән идек. Шундый җиңел матур спектакль булды», – дип язучылар да, сөйләүчеләр дә булды. Ә нишләп кешедән җәлләтеп торырга?! Киресенчә, без барысын да тормыш күзлегеннән чыгып, юмор белән дә күрсәтергә тырышабыз.

– Кызым – бик көчле! Беркайчан зарланмый, бирешми торганнардан. Хәтта хастаханәдә бөтен җиреннән трубкалар чыгып торганда да, реанимациядә ятканда да табибның сорауларына: «Барысы да яхшы» дип, елмаеп җавап бирде ул. Бөтен кеше дә болай булдыра алмас иде! Лилиянең бит аягы белән генә проблемалар түгел, эчке органнарына да күп тапкыр операция кичерде. Күргәннәребез китап язарлык булгандыр, – дип өстәп куя Әлфия ханым. 

«Инвалидлар өйдә бикләнеп ятарга тиеш түгел»

– Мине бер нәрсә сөендерә: хәзер инвалидлар тулы канлы тормыш алып баралар. Элек бәлки кешедән куркып, оялып өйдә утырсалар, бүгенге көндә алай түгел! Без күп җирдә катнашабыз, безне бәйгеләргә чакыралар. Мин урамга чыгарга оялмыйм, хәтта дусларым белән очрашып, кайдадыр барабыз, йөрергә тырышабыз. Аннары кешеләрнең дә мөнәсәбәте үзгәрде. Элек куркып карыйлар иде дип әйтимме?! Хәзер алай түгел, – ди әңгәмәдәшем. 

Лотфрахмановлар сер итеп кенә Казанга күченеп китәргә җыенуларын да әйттеләр. Лилия Чаллыда инвалидларга яшәү өчен уңайлыклар җитәрлек түгел дип саный, хәтта шул ук автобусларга килгәндә, теләгән җиреңә барып та җитәрлек түгел, ди ул. 

– Инвалидларга булыша торган берәр оешма барлыкка килсен иде дип телим. Әйтик, шул ук волонтерлар өйләргә килеп, инвалидларны барасы җирләренә илтеп куеп йөртсәләр иде дим. Аның, билгеле, иганәчеләре дә булу мөһим. Чөнки әти-әниләр, туганнар гына моны эшләп бетерә алмый. Инвалид та өйдә генә бикләнеп ятарга тиеш түгел, алар да актив тормыш алып барырга тели, – ди ул.   

Лилия бүгенге көндә социаль челтәрләрдә блог алып баручы танылган блогер, визажист. Коляскасыз йөри алмый, гәүдәсе дә деформацияләнгән, аның хәлен аңлау өчен, берничә секундка гына булса да үзегезне аның урынына куеп карагыз. Шулай, тизрәк бу уйлардан арынасы килә... Якты дөньядан тәм табып яши белә ул, күңеле чиста, саф, якты аның. Шундый матур итеп сөйләшә, сорауларны кире какмый, ачык һәм бик гади. Һәм менә нәкъ шундый итеп тәрбияләгәне өчен, барлык сынауларны җиңеп баручы әнисе Әлфия ханымга рәхмәт сүзләреннән һәм соклану хисләреннән башканы әйтеп булмый. Бер-беребезнең йөрәген рәнҗетми, авыр сүзләр әйтми, өч көнлек дөньяның рәхәтен күреп яшәсәк иде. Кеше күңелен яралар өчен дә, дәвалар өчен дә бары бер сүз җитә бит. Шуны онытмыйк!

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев