Атып үтерелгән табибның кызы Зөлфия Әмирханова: «Безгә әнисез бик авыр»
15 июньдә – Чаллы Сабан туе көнне шәһәрдә күпләрне шок хәленә китергән фаҗига булды. Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстаннның атказанган табибы Рушания Сәгъдиева атып үтерелде. Өч ай әнисез яшәгән Зөлфия истәлекләре.
15 июньдә – Чаллы Сабан туе көнне шәһәрдә күпләрне шок хәленә китергән фаҗига булды. Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы Рушания Сәгъдиева атып үтерелде. Әлеге башка сыймаслык гамәлне аның аерылган ире, бердәнбер баласының әтисе Рафаэль кылды. Шәһәрнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре дә, табиб Сәгъдиева дәвалаган авырулар да аны юксына, күз яшьләре белән искә төшерә.
Вакыйгалар хроникасына күз салсак, 15 июньдә Рушания Сәгъдиева яшәгән йортка элеккеге ире Рафаэль килә. Гаиләне яхшы белгән кешеләр әйтүенчә, берничә ел элек аерылышкан булсалар да, ул хатыны белән кызына тыныч кына яшәргә ирек бирмәгән. Гел этлек эшләп торган. Корбан гаете алдыннан кулына самокат һәм гитара чехолына салынган ау мылтыгы алып, үзенең явыз планын тормышка ашырырга килгән.
Рушания ханымның күршесе аны (гәрчә үзара мөнәсәбәтләрен белсә дә) өйгә кертә. Өйдә кызлары Зөлфия белән оныклары Тимур да була. Рафаэль Сәгъдиев бер мизгелдә элеккеге хатынына ата, Зөлфия әнисен саклап калырга тырышып яралана һәм урамга чыгып ярдәм чакыра. Тик тиешле хезмәтләр килгәндә танылган табиб үлгән була. Рафаэль Сәгъдиев үзен дә атып үтерә. Ярый әле бәләкәй Тимурга зыян килми. Ә җилкәсе яраланган Зөлфиягә БСМП табиблары ярдәм күрсәтә.
– Без ул атнада Чаллыга кайтырга тиеш түгел идек. Шкаф ясаучы килә алмыйм дип шалтыраткач, улым белән соң гына кайттык. Әни Тимурны күтәреп, шатланып, өйгә кереп китте. Юлдан соң миңа иртән тору бик авыр булды. Мин торганчы әни Тимур белән гадәттәгечә уйнаган, бергә җиләкләр җыйганнар. Кызганыч, әниемне кочакларга да өлгермәдем... Коточкыч хәл килеп чыкты.
Әтинең киләсен беркем белмәде. Без аны өйгә кертми идек. Күрше хатыны керткән... Кызганыч, әтине фәкать акча мәсьәләсе генә кызыксындыра иде. Шәхси клиника да аңа акча өчен кирәк булды. Ул миннән гел: «Бензинга, даруга акча җибәр», – дип сорады. Мин кечкенә чакта, әни белән яшәгәндә, әнидән акча сорап интектерде, миңа туңдырма, уенчыклар алырга да, карусельләргә йөртергә дә акчасы булмады аның. Аның каравы, әни турында гел начар сүзләр сөйли иде. Әлбәттә, миңа аның кадерле кешемне пычратуы ошамады. Шунлыктан мин аның белән сөйләшүдән туктадым, – ди Зөлфия әти-әниле вакытын искә алып.
Аның сүзләренчә, әтисе әнисен гел куркытып яшәгән. 6нчы поликлиникага да, «Здоровье» шәхси клиникасына да пациент булып барган, йозакларны ваткан, утны сүндергән, хулиганлык гамәлләре кылган. Сак хезмәткәрләре полициягә да илткәннәр. Ләкин сабак алырлык җәза бирелмәгән.
Рушания ханым полициягә дә, тикшерү комитетына да гаризалар язган, тик алар җавапсыз калган. «Тревога төймәсе»нең берсе Зөлфиядә, берсе Рушания ханым бүлмәсендә булган.
«Әтинең минем дә, әнинең дә аннан башка гына тормышны матур итеп алып баруыбызга эче пошты. Аңа безнең көчле булуыбыз ошамый иде... Мәсьәләне уртага салып, киңәшеп хәл итәсе урында бер мизгелдә мине әнисез, улымны әбисез калдырды», – ди Зөлфия яшь аралаш.
Рушания Сәгъдиева кызы Зөлфиянең өчен әни генә түгел, дусты да, таянычы да булган.
– Ул бик яхшы әни булды. Казанда яшәсәк тә, Чаллыга еш кайттык. Әни миңа һәрвакыт терәк булды. Йөзеннән беркайчан елмаю китмәде. Тормышында бик авыр вакытлар булса да, минем алда беркайчан да еламады. Мин гел әнием өчен кайгырдым, аны җәлләп елаган чакларым да булды. Ә ул миңа: «Елама, барысы да яхшы булыр», – дия иде. Улымны бик яратты. Видеоэлемтә аша даими сөйләшеп тордык. «Минем улым нишли?» – дип өзелеп торды. Гел видеога төшерергә куша иде. Тимур да бик ярата иде әбисен. Гел әбисе янында булды. Алар бик дус иделәр. Савыт-сабаны да бергә юдылар, улым әбисенә кирәк әйберләрне китереп бирә иде. Хәзер улыма әни белән икесе төшкән видеоларны күрсәтәм. Аның яхшы күңелле, танылган әбисен онытуын теләмим. Безгә әнисез бик авыр, – ди Зөлфия ханым.
Зөлфия Әмирханова әнисе юлыннан киткән. Ул Казанда кардиолог, токсиколог булып эшли. «Әнинең: «Кызым, соңга калма, авыруларны көттермә, аларга сәламәтләнергә булыш», – дигән сүзләре әле дә колагымда. Әни беркайчан авыруларны аермады. Аңа кешенең нинди статуста булуы мөһим түгел иде. Ул кешеләргә сихәтләнергә булышты. Аңа Татарстанның төрле шәһәрләреннән килә иделәр. Ул хәтта ял көннәрендә дә, кирәк булса отпускында да эшкә барды, бөтен кешегә булдыра алганча ярдәм итте. Кешеләргә җайлы булсын өчен шәхси клиникага Казаннан югары категорияле тар белгечләрне чакырып китерә иде. Әни берьюлы берничә урында эшләде. Невропатолог булмагач, шимбә көннәрендә 4нче шифаханәгә барып авыруларны кабул итте. 4нче поликлиникага йөргән бик күпләр аның артыннан 6нчы поликлиникага күчте.
Әни берничә тапкыр «Ел табибы» бәйгесендә номинацияләрдә җиңде. Ул һәрвакыт һөнәри белемен арттыра, төрле курсларда укый иде. Әнием Чаллы сәламәтлек саклау тарихында тирән эз калдырган, күпкырлы табиб. Ул безнең горурлыгыбыз. Урыны җәннәттә, җаны тыныч булсын. Мин ул теләгәнчә эшләргә һәм яшәргә тырышырмын. Ул ачкан «Здоровье» клиникасының эшчәнлеген лаеклы дәвам итәрбез», – диде Зөлфия ханым.
/ Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев