«Зур йөрәк»
Чиста сулы тылсымлы коега тиңләр идем Әбекәйне: ярату-шәфкать хисе һич кимеми. Безгә ул әтине алыштырды. Ә аның үзен алмаштырырдай беркем юк дөньяда. Ул – бердәнбер!
«Һәммәбездән олы ул, өебезнең нуры ул, тәмле ашлар пешерә, бөтен эшкә өлгерә!» Безнең әбекәй ич бу, дисәгез, гаҗәпләнмим. Бу шигъри юлларны кем генә ятламаган да, янына кояш, чәчкә рәсеме ясап әбисенә бүләк итмәгән?!
Иң әйбәте – нурлы йөзле, шәфкатьле-миһербанлы, ягымлысы – безнең әби диюгезгә ышанам. Күңеле киң, сүзе тәмле, шуңа күрә якын, кадерле алар безгә. Әбисе белән үскән бала үзгәрәк: нечкә күңелле, хыялыйрак була диюләре хак.
Әбекәй диюгә минем дә күз алдымнан дәү әни сөйләгән тылсымлы әкиятләр йөгереп үтә. Икәүләп хәстәрләгән мул табыннар, чигү-тегүгә өйрәнгәнем истә. Хәтер төпкелендә истәлек, хатирәләр байтак сакланган. Һәр эшебезгә чын күңелдән сөенгән, ихлас яраткан, авырсак жәлләгән, шифалы үләннәр белән дәвалаган тагын кем бар? Әти, әни, апа-абый... дип санап китсәк кенә инде.
Ә без әтисез үстек. Бәла көтмәгәндә килә: абыемны юл читендә машина бәрә. Аңа – 6, игезәк туганым Алсу белән миңа 3 әр яшь була. Баш сөяге чәрдәкләнгән, аягы сынган, паралич суккан сабыен аякка бастыру өмете белән әниебез хастаханә, тернәкләндерү үзәкләреннән атна-айлар буе кайтып кермәде дисәк тә була. Ә әти... яңа яр тапты – безне ташлап чыгып китте. Гаепләвем түгел, үз хатасы, ялгышы өчен һәркем үзе җавап тотачак. Таяныч-терәксез калган әни авыру бала багарлык, өч ятимне тәрбияләрлек көч, егәр, ризык каян табар иде, дигән сорауны үземә бер генә бирмәгәнмендер. Әгәр әнинең әнисе – Әбекәй булмаса, кая тәгәрәр иде язмыш йомгагы – белгән юк. Сынауларга түзми ир-ат сынганда да, бирешми, сабыйларын яклап утка керә, таш стена – терәк булып баса алган берәү – ул бар әле ярый дип, шөкер итеп яшәдекме? Әллә шулай тиеш дип белдекме? Аны соң кем уйлап торган, көн дә ризык кирәк, кием, җан җылысы! Бәбкәләрен канат астына җыеп җил-давылдан саклаган ана каздай сыендырырга, ярый, ул булган! Югыйсә үзе дә күргән... Әниебезгә сигез, сеңлесенә өч яшь чакта бабай вафат була. Утыз өчтә тол калып, бер көн эштән калмый, кызларын үстерә. Аннан без... Әбекәй, батыр син, дисәм дә исе китми, тыйнак: «Гап-гади авыл кызы мин. Әлләкем түгел, үткенлегем дә чамалы, буйга да бәләкәй, – ди. – Йомшактыр, бер ханым җебегән, дип тә «зурлады». Әрсезлек бирмәгән табигать аңа, көчле рух, игелек, мәрхәмәт белән бүләкләгән. Хезмәт төбе – хөрмәт, дип яшәгән. Безне дә гел баштан сыйпап, иркәләп-назлап кына тормады: «Алма пеш, авызга төш, дип яткан ялкау-хөрәсән булмагыз, эш мәне белми үсмәгез», – дип ачулана да иде. Беләм, кырыслыгы – тормыштан: акыл-тәрбия бирергә теләүдән.
«Үзең сөйләгән әкият герое «стойкий оловянный солдатик» кебек син! Әллә «Зурйөрәк» дигән кушамат тагыйммы, йөрәгең зур бит синең», – дисәм: «Әбекәй дисәң, шул җиткән», – ди. Иң яраткан сүзе – «Эшләгәнегез – минем өчен, өйрәнүегез – үзегезгә!» Мич ашы пешерә башласак: «Кулларың килешеп тора, бәлеш читен бөрерсең, яме», «пилмәннәрең матур, җыйнак», «токмачны нәзек, оста кисәсең», дип мактап-хәйләләп, салпы якка салам кыстырып эшләтә белә. Кем өйрәтә соң безне, дим. Балачакта караңгыда йокларга курка идем: кыен чакта Аллага сыен, дип догалар өйрәтте. Караңгыдан курыкмыйм хәзер, дога шифалы булуга ышанам. Ә җәй көне бакчага бару маҗаралы сәяхәткә тиң! Гөлләр дә ярата аны. Бакчаны ямьләп нәрсис, лалә, чалмагөл, пәйгамбәр тырнагы гүя нур чәчеп тора. Үзенең исеме дә гөлчәчәк, оҗмах бакчасы дигәнне аңлата, шуңа җирдә казынудан тәм таба ул. Бергәләп эшләп арыгач, ипи, чәй дә ләззәтле, тәмлерәк икәнен каян белер идем, әгәр ияртеп бакчага йөртмәсә. Җирне, көнне яратыгыз, дия-дия үзен яраттырган Әбекәйгә Ходайдан мин озын гомер сорыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев