Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Чәчәкләр фестивале

02 сентября 2022, 10:00

1080

0

1

«Акварель – 2022» фестиваленә килүчеләрне «КамАЗ», «түбәтәйле бина», «дельфинарий», «хакимият бинасы»,«Элеватор тавындагы Сабан туе» каршы алды. Бу композицияләрне «Чәчәк ат, Чаллым!» темасы берләштерде.

Фестиваль кысаларында шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре дә билгеле булды. «Чәчәкләрдән күләмле композиция» номинациясендә торак-идарә компанияләре арасында беренче урынны «Мәхәллә», икенче урынны «Челныстройремонт», өченче урынны «Жилкомсервис» компанияләре яулады. Шәһәр оешмалары арасында беренче урын мәгариф, яшьләр белән эшләү, сәламәтлек саклау, мәдәният идарәләренә, икенче урын шәһәрнең мәдәният һәм ял паркына, өченче урын «Идел буе экология компаниясе»нә бирелде. «Чәчәкләрдән картина» номинациясендә беренче урынга 4нче  «Веселинка» балалар бакчасы, «Чәчәкләрдән колонна, арка» номинациясендә муниципаль учреждениеләр арасында Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, бакчачылар арасында «Яр буе», «Мәләкәс аръягы», «Сидоровка», «Иске Чаллы» ТИҮләре яулады.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев