Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фән һәм заман

Әлфия Мәсәлимова: «Глобаль проектлар өчен берләшергә кирәк»

Дүрт ел элек шаһит булган вакыйга капылт исемә төште. Бер фәнни-популяр чарада катнашучыларга бер-бер артлы ике сорау яңгыраган иде.

Бер фән­ни-по­пу­ляр ча­ра­да кат­на­шу­чы­лар­га бер-бер арт­лы ике со­рау яң­гы­ра­ган иде. (Ул со­рау­лар­га син дә, уку­чым, үзең­не сы­нап ка­рар өчен җа­вап би­реп ба­ра ала­сың.) Га­лим­нәр­дән кем­нәр­не исе­ңә тө­ше­рә ала­сың? Шу­лар­ны бар­ла. Бул­ды­мы? Ә хә­зер га­ли­мӘ­ләр­не хә­те­рең­дә яңарт...

Ча­ра­ның алып ба­ру­чы­сы да кат­на­шу­чы­лар­га нәкъ шул со­рау­лар­ны яу­дыр­ды. Нь­ю­тон, Пи­фа­гор, Мен­де­ле­ев, Ци­ол­ковс­кий, Пас­тер һәм баш­ка бик күп фа­ми­лия яң­гы­ра­ды. Икен­че со­рау чи­ра­ты җит­те. Кю­ри. Ма­рия Ск­ло­довс­кая-Кю­ри. Җа­вап­лар ара­сын­да исем-фа­ми­ли­я­се бе­лән әй­тел­гән бер­дән­бер га­ли­мә ми­са­лы Ма­рия Кю­ри бул­ды. Ха­тын-кыз­лар дөнь­я­сы­ның Ко­пер­ник һәм Га­ли­лей­ла­ры, Ло­мо­но­сов һәм Эйнш­тейн­на­ры кай­да соң? Ро­за­линд Франк­лин, Ада Лав­лейс, Тать­я­на Чер­ни­говс­кая, Хә­ли­мә Кор­бан­га­ли­е­ва… Алар күп тү­гел, әйе, лә­кин алар бар.

Шө­кер, дөнь­я­да эз кал­дыр­ган ха­тын-кыз­лар­ны та­ны­ту өл­кә­сен­дә боз куз­гал­ды. Ми­сал өчен, күп­тән тү­гел «Та­тар ха­тын-кыз­ла­ры» ко­микс­лар җы­ен­ты­гын тәкъ­дим ит­те­ләр. Әле­ге ко­микс­лар­да дүрт фи­гу­ра – бе­рен­че та­тар акт­ри­са­сы Сә­хиб­җа­мал Гыйз­зә­тул­ли­на-Волжс­кая, бе­рен­че та­тар ха­тын-кыз ком­по­зи­то­ры Са­ра Са­дый­ко­ва, бе­рен­че та­тар ха­тын-кыз пи­лот Мә­гу­бә Сырт­ла­но­ва һәм бе­рен­че та­тар ха­тын-кыз ма­те­ма­тик Са­ра Ша­ку­ло­ва урын ал­ган. Фән өл­кә­сен­дә әй­тер сү­зе бул­ган за­ма­на ха­тын-кыз­ла­ры исем­ле­ген дә­вам итә кал­сак, ан­да, һич­шик­сез, мәр­кә­зе­без­дә хез­мәт ку­ю­чы га­ли­мә, пе­да­го­ги­ка фән­нә­ре док­то­ры Әл­фия Рә­фис кы­зы Ма­са­ли­мо­ва да бу­ла­чак.

Бе­леш­мә:

Ма­са­ли­мо­ва Әл­фия Рә­фис кы­зы, пе­да­го­ги­ка фән­нә­ре док­то­ры, про­фес­сор, М.И. Мәх­мү­тов исе­мен­дә­ге РТ Дәү­ләт пре­ми­я­се лау­ре­а­ты (2022 ел), Ка­зан (Идел бу­е) фе­де­раль уни­вер­си­те­ты, Пси­хо­ло­гия һәм мә­га­риф инс­ти­ту­ты­ның юга­ры мәк­тәп ка­фед­ра­сы мө­ди­ре.

Әлфия Мәсәлимова – Россиядә остазлык темасына докторлык диссертациясен яклаган бердәнбер галимә. Остаз – мәктәптә укучылары өчен дә, студентлар өчен дә, карьерасын яңа башлап җибәргән белгечләр өчен дә бик мөһим кеше. Мәктәптәге остаз укучыга һөнәр сайлауга кадәр юл күрсәтә алса, югары һәм һөнәри  уку йортларында остаз-мөгаллим студентның фәнни траекториясен булдырганда юнәлеш бирә. Мәгариф ми-
нистрлыгында исә бүген остазларның һөнәри стандарты әзерләнә. Бу остазларның һөнәри абруен күтәрергә булышлык итәчәк, кадрлар әзерләүдә әһәмиятле ролен танытачак. Димәк, Әлфия Мәсәлимова шөгыльләнгән фәнни юнәлешнең актуальлеге бәхәссез. Ә хәзер сүзне аның үзенә бирик..

 

Галимнәр династиясе

Без бертуганым Альбина Шәйдуллина белән икебез дә педагогика фәннәре докторлары. Альбина Әлмәт дәүләт нефть институтында «Чит телләр» кафедрасын җитәкли. 
Уку, яңа мәгълүматлар үзләштерү безгә һәрвакыт ошый иде. Ләкин балачак хыялларыбыз чынбарлыктан бераз аерыла: без дә, күпчелек совет балалары кебек үк, космонавт булырга тели идек, билгеле. Үсә барган саен, җирдә чишелмәгән бик күп мәсьәләләр барлыгы ачыкланды. Шуңа космосны тынычлыкта калдырдым да, фәнне сайладык. 
Ә җитдирәк итеп әйтсәк, безнең сайлауга, мөгаен, әниебез йогынты ясагандыр. Әниебез Галина «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшләгәндә рационализаторлык бәйгеләрендә актив катнаша иде. Әтиебез Рафис аны, шаяртып, «академик по жизни» дип атап йөртә иде. Кыскасы, без әнигә охшарга теләп, аспирантурага кердек, докторантурага юл тоттык. Династиябез дәвам итә дисәк тә була: апамның кызы Альмира Баянова да кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады. Шулай итеп, педагог-галимнәр династиясе барлыкка килде. 

Остазларым

Фәнни карьера төзү җиңел түгел, билгеле. Элек тә шулай иде ул, хәзер дә шулай. Ләкин фән юлында ниндидер киртә-каршылыклар булырга тиеш дип уйлыйм мин үзем.  
Шул барьер-баскычларны уза-уза, шәхес үз көченә күбрәк ышана башлый,  үсеш  кичерә. Аягыңа ныклап басу өчен  кайвакыт егылырга да кирәк. Шул чагында сиңа остазлар ярдәме кирәк була. 
Мин дә фәнгә остазларым аша килдем. Кайберләре белән, шөкер, шәхсән сөйләшү-аралашу бәхетенә ия булдым, кайбер остазларым белгечлек буенча фәнни әдәбият укыган вакытта барлыкка килде. Мондый илһамландыра торган даирә киңрәк булган саен, Фән галәменең сезне үз канаты астына 
алу ихтималы арта бара. Ягъни фәнни-популяр телдә әйтсәк, бу вакытта инде без хедхантинг нәтиҗәсе  – ягъни  аудан тотып кайткан очраклы тро-
фей гына түгел, ә үсеш алган токымлы экземпляр – хедгроуинг нәтиҗәсенә әвереләбез.
Минем тормышымда иң зур роль уйнаган остазым дип, мин кандидатлык диссертациясе буенча фәнни җитәкчем Мөхәммәтҗанова Гүзәл Вәли кызын саныйм. Мин аннан үрнәк алдым. Ул инде, ни кызганыч, арабызда юк. Гүзәл Мөхәммәтҗанова – Татарстандагы Россия мәгариф академиясенең беренче хатын-кыз академигы! Ул миңа педагогика фәненә юл күрсәткән, миндә фәнни зәвык тәрбияләгән шәхес. 
Студентларым һәм аспирантларым исә мине яңалыкка омтылырга, өйрәнелмәгән өлкәләрне гизәргә этәрәләр. 
Ә гомумән алганда, фән мине тормышымдагы перспективаларны күрергә өйрәтте. Беренче чиратта, әлбәттә, шәхси гыйлем илендәге «буш урын»нарны күрә белергә кирәк. Ягъни нинди өлкәдә белемең җитмәвен аңларга. Бушлыкларны тутыру дөньяның тулы картинасын тудырачак. Дөнья тагын да кызыклырак булып тоелачак. Һәм иң мөһиме – син югарырак нәтиҗәгә ирешә алуыңны аңлаячаксың!
Ил күләмендә, чит илләрдә оештырыла торган конференцияләр, стажировкаларда белем эстәүдән башка галимнәр тормышын күз алдына китереп булмый. Минем арсеналда да бихисап мондый эшлекле сәфәрләр. Фәнни сәфәрләр (безнең илдә узсынмы, дөньяның башка почмагындамы) кы-
зыклы галимнәр белән танышу мөмкинлеге бирә. Бу танышулар исә үсешкә юл сала: алардан күп нәрсәгә өйрәнәсең. Төрле проблемаларны чишү юлларын эзлисең, чишелешкә килгәч исә, уртак фәнни хезмәтләр туа.

Комплементар остазлык – бер-береңә остаз булу

Уртак фәнни хезмәт дигәннән... Безнең кафедрада остазлыкның ике төре өйрәнелә: классик һәм партнерлы. Мәсәлән, аспирантны диссертациягә бәйле булмаган сораулар кызыксындырса, ул фәнни җитәкчесеннән тыш фәнни остазына да мөрәҗәгать итә ала. Бу – классик остазлык очрагы. Партнерлы остазлык исә күбесенчә аспирантлар яисә мөгаллимнәр арасында күзәтелә. Бу очракта бер аспирант яки мөгаллим икенчесе өчен остаз ролен үтәргә мөмкин.
Фәнни остазлык өчен комплементарлык та хас, дисәм, аңларсыз микән? Ул күбрәк глобаль проектлар эшләгәндә кулланыла. Ниндидер стратегик мәсьәләләрне чишкәндә, ягъни мәсәлән. Мондый вакытта төрле профильдәге белгечләр берләшәләр. Чөнки бер юнәлештәге, бер дәрәҗәдәге белгечләрнең генә көчләре-белемнәре җитми. Менә шушы алым комплементар модель яки комплементар остазлык дип атала инде. 
Институтның цифрлы эшчәнлектәге остазлык өлкәсендә башкарган тикшеренүләре дә игътибарга лаек. Әлеге тикшеренү нәтиҗәсе инде патентланган да. Без институтара яки дисциплинара остазлык нәтиҗәсендә VR-тренажер булдырдык. 
Тикшеренү нигезендә – алда искә алынган комплементар остазлык. Моның өчен КФУның ике институты  – Психология һәм мәгариф институты белән Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты көчләрен берләштерде. Беренче институт үз өстенә педагогик сценарийлар һәм кейслар булдыру (алар конфликтлы очракларның виртуаль киңлектәге моделен эшләргә ярдәм итә) эшен алса, икенче институт виртуаль тренажерны «кулга тотып карарлык» итү, ягъни цифрлау мәсьәләсен чиште.

Һөнәри «яну» турында бер-ике сүз

Һөнәри «яну» һәрвакыт булган инде ул. Пандемия чорыннан соң исә безнең җәмгыятьтә эмоциональ һәм һөнәри яну проблемасы тагын да кискенләште. Мондый проблемага дучар булучылар арасында мөгаллим, табиб, психолог кебек һөнәр ияләре аеруча еш очрый. Галимнәрдә дә була ул, кызганыч. Һөнәри януны ничек әйләнеп узарга соң? Минем бу хакта бик еш уйланганым булды. Галимнең эшчәнлегенә җәмгыятьтә ихтыяҗ булырга тиеш – бу вакытта һөнәри яну да, фәнни эшчәнлеккә бәйле эмоциональ киеренкелекләр дә аны урап узачак. Чөнки бу вакытта ул үзенең җәмгыять өчен кирәкле шә-
хес булуын тоячак. 
Нәкъ кеше организмындагы кебек: әгъза кулланылмый икән – үлә. Ихтыяҗ булмый һәм, аның артыннан, әлбәттә, танылу килми икән – эшчәнлегең сине ялкыта. Моны булдырмас өчен, хезмәтеңне кешеләргә файдалы итәргә тырышу зарур.

Әңгәмәдәш Сәрбиназ ФӘТТАХОВА 

«Мәйдан» № 3, 2024 ел


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев