Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фән һәм заман

Гыйлем иясе

Илдә-көндә генә түгел, дөнья күләмендә танылу алган милләт улларының эш-гамәлләре сокланырлык. Ят мохиттә туып, шунда тәрбияләнеп тә татарлыгын беркайчан җуймаган зыялыларыбыз белән исә горурланмый да мөмкин түгел. Кавеменнән аерылып яшәгәннәрнең татарлыгын хәтер һәм ата-бабалар рухы аша тәрбияләнгән югары милли аң яшәтә, диюләре хактыр. Туган халкы өчен өзгәләнеп торучы, гамәлләре белән зур хөрмәткә лаек шәхес Иҗат Сабитовның тормыш һәм хезмәт юлы моны тагын бер кат дәлилли.

Фән­гә ба­гыш­лан­ган го­мер

 

Иҗат Хак улы Са­би­тов – га­лим-ма­те­ма­тик-ге­о­метр, фи­зи­ка-ма­те­ма­ти­ка фән­нә­ре док­то­ры (1997), ­Мәс­кәү дәү­ләт уни­вер­си­те­ты про­фес­со­ры (2005 ел­дан). М. В. Ло­мо­но­сов пре­ми­я­се лау­ре­а­ты. Бү­ген­ге көн­дә Мәс­кәү­дә яши.

Ул 1937 ел­ның 15 де­каб­рен­дә ­Мәс­кәү өл­кә­се­нең ­Воск­ре­сенск шә­һә­рен­дә ту­ган. Әти­се Хак Сәр­вә­рет­дин улы ­Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на алын­гач, у­кы­ту­чы бу­лып эш­лә­гән әни­се, өч ба­ла­сы бе­лән, Ы­рын­бур өл­кә­сен­дә­ге Кан­чыр авы­лы­на (Кән­сер; Кан­чи­ро­во – рус.; 1938–1957 ел­лар­да Ч­ка­лов өл­кә­се; хә­зер­ге А­лек­санд­ров­ка ра­йо­ны­ның Зелё­ная Ро­ща авыл җир­ле­ге­нә ке­рә) эва­ку­а­ци­я­лә­нә. Иҗат баш­лан­гыч бе­лем­не шу­шы баш­корт авы­лын­да ала. Ә ур­та бе­лем­не ул кө­меш ме­даль­гә ра­йон үзә­ген­дә­ге мәк­тәп­тән алып чы­га. Мәк­тәп­тән соң ­Дү­шән­бе шә­һә­рен­дә­ге В. И. Ле­нин исе­мен­дә­ге Та­җик дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның (2008 ел­дан ­Та­җик мил­ли уни­вер­си­те­ты) фи­зи­ка-ма­те­ма­ти­ка фа­куль­те­ты­на укыр­га ке­рә. 1959 ел­да әле­ге уку йор­ты­ның ма­те­ма­ти­ка бү­ле­ген бик ях­шы бил­ге­ләр­гә тә­мам­лап, ике ел уни­вер­си­тет­ның ма­те­ма­тик ана­лиз ка­фед­ра­сын­да ас­сис­тент бу­лып эш­ли. Би­ре­дә эш­лә­гән­дә үк ин­де «Функ­ци­я­ләр те­о­ри­я­се­нең бер чик­ле мәсь­ә­лә­се ту­рын­да» бе­рен­че фән­ни хез­мә­тен яза. Шу­шы хез­мә­те ни­ге­зен­дә 1960 ел­да Е­ре­ван­да уз­ган комп­лекс­лы ал­маш функ­ци­я­лә­ре те­о­ри­я­се­нә ба­гыш­лан­ган бө­тен­со­юз кон­фе­ре­ни­я­сен­дә уңыш­лы чы­гыш ясый. Ә 1961 ел­да Иҗат Са­би­тов ­Ле­нинг­рад­та ма­те­ма­тик­лар съ­ез­дын­да кат­на­ша һәм про­фес­сор Н. Ефи­мов бе­лән та­ны­ша. Шул ук ел­ны аның җи­тәк­че­ле­ген­дә Мәс­кәү дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­на ас­пи­ран­ту­ра­га ке­рә. Ос­та­зы йо­гын­ты­сын­да И. Са­би­тов­ның гыйль­ми тик­ше­ре­нү­лә­ре­нең төп те­ма­сы ге­о­мет­рия бу­лып ки­тә.

Иҗат Са­би­тов Н. Ефи­мов һәм Э. Поз­няк җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге се­ми­нар эше­нә ак­тив ку­шы­лып ки­тә. Ә се­ми­нар эшен­дә кат­на­шу­чы га­лим­нәр зур уңыш­лар­га ире­шә­ләр. Ми­сал­га, 1966 ел­да Н. Ефи­мов гыйль­ми ачы­шы өчен Ле­нин пре­ми­я­се­нә ла­ек дип та­бы­ла. Се­ми­нар­га иле­без­нең төр­ле шә­һәр­лә­рен­нән И. Ба­кель­ман, Ю. Бу­ра­го, А. Вер­нер, Ю. Ре­шет­няк, В. То­по­но­гов ке­бек док­лад­чы­лар ки­лә. Ерак җир­ләр­дән ки­леп, Л. Ни­рен­берг, Р. Фин­ни, Г. Франк ке­бек чит ил га­лим­нә­ре чы­гыш­лар ясый­лар.

Се­ми­нар­да­гы иҗа­ди һәм дус­та­нә мо­хит­тә яшь га­лим­нәр ка­нат чар­лый, үсә, ны­гый. 1965 ел­да Иҗат Са­би­тов «Чик­сез ке­че бө­ге­леш­ләр те­о­ри­я­сен­дә Дар­бу өс­лек­лә­ре» ди­гән те­ма­га кан­ди­дат­лык дис­сер­та­ци­я­сен як­лый. Әле­ге хез­мә­тен як­ла­ган ва­кыт­та фән­ни җи­тәк­че­се Н. Ефи­мов дис­сер­тант­ны өл­гер­гән фән­ни тик­ше­рү­че дип атый, чөн­ки дис­сер­та­ци­я­нең те­ма­сын да, аны өй­рә­нү өчен ап­па­рат­ны да яшь га­лим үзе тап­кан бу­ла. Рәс­ми оп­по­нент И. Ба­кель­ман тәкъ­ди­ме бе­лән, Гыйль­ми со­вет аның хез­мә­тен ае­ру­ча уңыш­лы дип бил­ге­ли.

Иҗат Хак улы үз-үзе­нә һәм баш­ка­лар­га ка­ра­та та­ләп­чән ке­ше бу­ла­рак бил­ге­ле. Док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­се як­лау өчен нә­ти­җә­ле хез­мәт­лә­ре җи­тәр­лек бул­са да, ул эз­лә­нү­лә­рен дә­вам итә, бик мө­һим ге­о­мет­рик проб­ле­ма­ны чи­шәр­дәй нә­ти­җә­гә ире­шер­гә те­ли. Шул сә­бәп­ле док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­сен як­ла­вы ки­чек­те­ре­лә ки­лә. Һәм 1997 ел­да «Өс­лек­ләр­нең мет­рик те­о­ри­я­сен­дә изо­мет­рик ча­гы­лыш­лыр, бө­ге­леш­ләр һәм кү­ләм­нәр» ди­гән дис­сер­та­ци­я­сен ме­нә ди­гән итеп як­лый. Ә 2005 ел­да Иҗат Са­би­тов про­фес­сор ди­гән гыйль­ми дә­рә­җә­гә ия бу­ла. Ул Мәс­кәү дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның ме­ха­ни­ка-ма­те­ма­ти­ка фа­куль­те­ты­ның ма­те­ма­тик ана­лиз ка­фед­ра­сын­да укы­та. Кы­зык­лы мах­сус курс­лар­да лек­ци­я­ләр укый, ас­пи­рант­лар­га җи­тәк­че­лек итә, ге­о­мет­рия бу­ен­ча се­ми­нар­да җи­тәк­че бу­ла.

Ча­кы­рыл­ган док­лад­чы бу­ла­рак, күп ке­нә ха­лы­ка­ра кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә чы­гыш ясый һәм дөнь­я­ның әй­дәп ба­ру­чы уни­вер­си­тет­ла­рын­да һәм фән­ни үзәк­лә­рен­дә тик­ше­ре­нү­ләр бе­лән шө­гыль­лә­нү мөм­кин­ле­ге ала.

Иҗат Са­би­тов – йөз­дән ар­тык фән­ни хез­мәт, 22 ки­тап ав­то­ры.

 

Зы­я­лы­лык – нә­сел­дән

 

Иҗат Са­би­тов., дө­рес­тән дә, зур шә­хес. Сә­ләт­ле гый­лем ия­се­нең та­мыр­ла­рын – ту­ган җи­рен, ана те­лен хөр­мәт итеп яши бе­лүе ае­рым игъ­ти­бар­га һәм их­ти­рам­га ла­ек. Воск­ре­сенск ди­гән рус шә­һә­рен­дә ту­ып, шул мо­хит­тә үсү­е­нә  ка­ра­мас­тан, саф та­тар­ча сөй­лә­шә. Сөй­лә­мен­дә бер ге­нә рус сү­зе кул­лан­мый. Ана те­лен шу­лай ка­мил бе­лү­е­нең се­рен ул та­тар ки­тап­ла­рын бик күп уку­дан кү­рә. «Ту­ган те­лем­не үс­те­рер­гә алар яр­дәм ит­те дә ин­де. Әни­нең ра­йон үзә­ген­нән алып кайт­кан та­тар ки­тап­ла­рын йот­лы­гып укый идем. Ба­ла­чак­та­гы иң ярат­кан ки­та­бым бу­лып Га­риф Го­бәй­нең «Ма­як­чы кы­зы» ки­та­бы ис­тә кал­ган. Ул ки­тап хә­зер дә өем­дә ка­дер­ләп сак­ла­на», – ди Иҗат Са­би­тов.

«Та­тар те­ле­нә, та­тар әдә­би­я­ты­на мә­хәб­бәт әти­ем­нең Му­са Җә­лил ке­бек бө­ек ша­гыйрь­ләр, язу­чы­лар бе­лән дус­лы­гы ту­рын­да­гы ис­тә­лек­ләр­дән кил­гән­дер», – дип тә өс­ти Иҗат ага. Га­лим­нең әти­се Хак Са­би­тов Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на ка­дәр Мәс­кәү өл­кә­се Воск­ре­сенск шә­һә­ре ки­тап­ха­нә­сен­дә, ре­дак­ци­я­дә эш­лә­гән, җә­лил­че Әх­мәт Си­ма­ев­ның хез­мәт­тә­ше бул­ган, Му­са Җә­лил бе­лән якын ара­лаш­кан. Фронт­тан кайт­кач, авыл клу­бы мө­ди­ре бу­лып эш­лә­гән, ши­гырь­ләр һәм пь­е­са­лар язып, алар­ны үзеш­чән ар­тист­лар кө­че бе­лән куя тор­ган бул­ган, якын-ти­рә авыл­лар­да кол­лек­тив бе­лән чы­гыш ясау­лар­ны оеш­тыр­ган, ки­тап­ха­нә ач­кан.

Иҗат Хак улы үзе­нең шә­җә­рә­сен – нә­сел-ыру­ы­ның кем­нән баш­ла­нып, ни­чек тар­мак­ла­нып ки­тү­ен – ях­шы бе­лә, ту­ган­на­ры­ның исем­нә­рен ге­нә тү­гел, хәт­та кай­да яшә­гә­нен, эш­лә­гә­нен хә­тер­ли. Алар­ның исе­мен мәң­ге­ләш­те­рү ту­рын­да да хы­ял­ла­нып яши.

Ба­ба­сы, кү­ре­нек­ле дин эш­лек­ле­се һәм мәгъ­ри­фәт­че, имам-ха­тиб һәм мө­дәр­рис Сәр­вә­рет­дин Миф­та­хет­дин улы Са­би­тов­ның (1862–1916) ми­ра­сын та­ны­ту өчен җан ата. Аның ты­рыш­лы­гы бе­лән хәз­рәт­нең исе­ме Та­тар эн­цик­ло­пе­ди­я­се­нә кер­тел­гән (V том; Ка­зан, 2011). Сәр­вә­рет­дин Са­би­тов – пе­да­го­ги­ка бу­ен­ча бер­ни­чә ки­тап ав­то­ры, «Шу­ра» жур­на­лын­да ак­тив языш­кан мәгъ­ри­фәт­че. За­ма­нын­да аның өй­лә­нү һәм тәр­бия ту­рын­да­гы ки­тап­ла­ры ае­ру­ча по­пу­ляр бул­ган. Ул ту­мы­шы бе­лән Ка­зан гу­бер­на­сы Чис­тай өя­зен­нән. Тро­ицк мәд­рә­сә­сен­дә, Төр­ки­я­дә бе­лем ал­ган. 1872 ел­дан 1913 ел­га ка­дәр Ырын­бур гу­бер­на­сы Ырын­бур өя­зе Бош­ман-Су­ын-Ка­ра­кып­чак во­лос­те­ның (хә­зер­ге Ырын­бур өл­кә­се Таш­лы ра­йо­ны) Те­лә­вем­бәт авы­лы җә­мигъ мә­че­тен­дә имам-ха­тиб һәм мө­дәр­рис бу­лып тор­ган. 1907 ел­да Бош­ман-Су­ын-Ка­ра­кып­чак во­лос­те­ның мө­сел­ман җәм­гы­я­тен тө­зү­дә баш­лап йөр­гән, шул җәм­гы­ять­нең рә­и­се итеп сай­лан­ган. Мәд­рә­сә­ләр­дә җә­ди­ди укы­ту ысул­ла­рын, рус те­лен, шу­лай ук дөнь­я­ви фән­нәр (ариф­ме­ти­ка, та­рих, ге­ог­ра­фи­я) укы­ту­ны кер­тү­не як­ла­ган. 1915 ел­да мәд­рә­сә­сен­дә 215 шә­керт (155 ир ба­ла, 60 кыз ба­ла) исәп­лән­гән. 1910 ел­да Йо­ма­гу­җа авы­лы­ның ка­ди­ми мул­ла­сы С. Х. Вә­ли­тов та­ра­фын­нан яла ягы­лып, жан­дарм­нар эзәр­лек­лә­ве­нә ду­чар бул­ган, лә­кин тен­тү ва­кы­тын­да бер­нин­ди шик­ле әй­бер та­был­ма­ган. Ди­ни һәм гыйль­ми ки­тап­лар­дан бай ки­тап­ха­нә туп­ла­ган бул­ган. 1913 ел­дан Ырын­бур өя­зе Юга­ры Бик­ху­җа авы­лын­да яшә­гән. Ва­фа­ты – 1916 ел­дан соң.

Укы­мыш­лы һәм зы­я­лы нә­сел ба­шын­да тор­ган Сәр­вә­рет­дин Са­би­тов­ның дә­вам­чы­сы – оны­гы Иҗат Хак улы да үз тор­мы­шы­ның мәгъ­нә­сен мө­гал­лим­лек­тә тап­кан шә­хес, го­ме­ре буе гый­лем­гә ом­ты­лып яши, фән­гә хез­мәт итә. Киң ка­раш­лы га­лим бу­ла­рак, тел­ләр бе­лү­гә әһә­ми­ят бир­гән: ту­ган те­лен­нән тыш, бер­ни­чә чит тел, шу­лай ук элек­ке­ге СССР ха­лык­ла­ры тел­лә­рен бе­лә. Ул ма­те­ма­ти­ка бу­ен­ча бер­ни­чә ки­тап­ны инг­лиз һәм ф­ран­цуз тел­лә­рен­нән тәр­җе­мә ит­кән. Күп­кыр­лык­лар­ның кү­ләм­нә­ре ту­рын­да по­пу­ляр бро­шю­ра­сы та­тар те­лен­дә нә­шер ител­гән. Ул Көн­ба­тыш һәм Көн­чы­гыш клас­сик әдә­би­я­тын һәм поэ­зи­я­сен бе­лә һәм яра­та, үзе дә (ни­гез­дә та­тар те­лен­дә) ши­гырь­ләр яза. Аның бер­ни­чә ши­гы­ре ком­по­зи­тор­лар та­ра­фын­нан көй­гә са­лын­ган һәм та­тар эст­ра­да­сын­да уңыш бе­лән баш­ка­ры­ла.

 

Та­тар те­ле­нә яңа ма­те­ма­тик ата­ма­лар керт­тек...

Иҗат абый Са­би­тов ту­рын­да әл­лә ни­ка­дәр мәгъ­лү­мат­лар туп­ла­дык, әм­ма үзе бе­лән әң­гә­мә кор­ма­сак, яз­ма­быз, әл­бәт­тә, ту­лы бул­мас иде. Без та­ныл­ган та­тар га­ли­ме бе­лән элем­тә­гә ке­реп, аңа бер­ни­чә со­рау бе­лән мө­рә­җә­гать ит­тек.

– Иҗат абый, Сез Та­тарс­тан­нан чит­тә ту­ып үс­кән­сез. Әм­ма та­тар те­лен ка­мил үз­ләш­тер­гән­сез, мил­ли тәр­бия ал­ган­сыз. Мәс­кәү­дә зур га­лим бу­ла­рак та­ныл­ган­да, та­тар­лык, ягъ­ни шул ук без­гә хас бул­ган ар­тык, ко­ма­чау­ла­ма­ды­мы?

– Бик дө­рес со­рау. Бе­лә­сез­ме, ми­ңа өч мәр­тә­бә тор­мы­шым­ны яңа шарт­лар­да дә­вам итәр­гә ту­ры кил­де. Бе­рен­че мәр­тә­бә­сен­дә кеч­ке­нә бер баш­корт авы­лын­да баш­корт мәк­тә­бен (7 нче класс) тә­мам­ла­гач, 8 нче класс­ка рус мәк­тә­бе­нә укыр­га ке­рер­гә ту­ры кил­де. Рус те­лен әз­рәк ке­нә аң­лый идем, тик сөй­лә­шә дә, укый-яза да бел­ми идем. Бе­рен­че ва­кыт­лар­да җа­вап­ла­рым өчен «и­ке»­ле ал­ган чак­ла­рым да бул­ды. Класс­таш­лар ара­сын­да рус те­лен җи­тәр­лек бел­мә­вем­нән кө­лү­че­ләр дә бул­ды, әл­бәт­тә. Лә­кин мин ба­ры­бер 10 нчы класс­ны кө­меш ме­даль­гә тә­мам­ла­дым, рус те­ле бу­ен­ча гы­на 4ле чык­ты. Һәм 9 нчы класс­та ук үзем өчен бе­рен­че со­ци­о­ло­гик ачыш яса­дым. Мин­нән кө­лү­че­ләр, кы­ер­сы­ту­чы­лар – алар үз­лә­ре дә ким­се­неб­рәк яшәү­че­ләр бул­ган­нар икән бит. На­чар уку­чы­лар, авыр­рак хәл­ле га­и­лә­ләр­дә үсү­че­ләр...

Икен­че мәр­тә­бә Ста­ли­на­бад (хә­зер­ге Дү­шән­бе) шә­һә­рен­дә уни­вер­си­те­тет­ка кер­гәч, мин ан­да төр­кем­дә бе­рү­зем авыл ма­лае бу­лып чык­тым. Ан­да да үзем­не уңай­сыз сиз­гән ва­кыт­ла­рым күп бул­ды. Әм­ма баш­ка­лар­дан арт­та кал­мас­ка ты­рыш­тым, бик күп шө­гыль­лән­дем. Һәм ахыр чик­тә уни­вер­си­тет­ны кы­зыл дип­лом бе­лән тә­мам­ла­дым.

Өчен­че тор­мыш сы­на­вы җит­ди­рәк бул­ды: Мәс­кәү уни­вер­си­те­ты­ның ас­пи­ран­ту­ра­сы­на кер­гәч, Мәс­кәү уни­вер­си­те­тын­да укы­ган ас­пи­рант­лар­ның мин­нән көч­ле­рәк бу­лу­ын күр­дем. Алар без Ста­ли­на­бад­та хәт­та ишет­мә­гән фән­нәр­не дә үз­ләш­те­реп кил­гән­нәр иде. Әл­бәт­тә, кы­ен бул­ды. Әм­ма мин шу­ны аң­ла­дым: бу кы­ен­лык­лар без, та­тар­лар­га, та­гын да ты­ры­шыр­га этәр­геч би­рә икән.

Ә сез әйт­кән тый­нак­лык­ның ко­ма­чау­ла­ган чак­ла­ры бул­ды, дө­рес. Мин бит док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­сен дә 60 яшем­дә – иреш­кән нә­ти­җә­лә­рем­нән үзем дә ка­нә­гать кал­гач кы­на як­ла­дым.

Го­ме­ре­гез­нең күп өле­ше Мәс­кәү­дә уз­ган. Та­тарс­тан бе­лән кы­зык­сы­нып, мил­ләт­тәш­лә­ре­гез бе­лән ара­ла­шып яши ал­ды­гыз­мы? Бү­ген­ге фән эш­лек­ле­лә­ре ара­сын­да игъ­ти­бар­га ла­ек та­тар га­лим­нә­ре ара­сын­нан кем­нәр­не әй­тә алыр иде­гез?

– Та­тарс­тан хә­бәр­лә­ре бе­лән мин һәр­ва­кыт кы­зык­сы­нам, ин­тер­нет­тан да укып ба­рам. «Ру­бин»­ның фут­бол­да бул­ган уңыш­ла­ры­на ку­а­нам. Сә­и­дә Мө­хәм­мәт­җа­но­ва­ның җыр­ла­вын тың­лар­га яра­там. Та­тарс­тан­нан бер­ни­чә ке­ше бе­лән да­и­ми элем­тә­дә то­рам. Ә та­тар га­лим­нә­ре­нә кил­гән­дә... Та­ныл­ган пе­да­гог, җә­мә­гать эш­лек­ле­се Ка­мә­рия Хә­ми­дул­ли­на­ны, фи­ло­ло­гия фән­нә­ре док­то­ры Әл­фи­нә Сиб­га­тул­ли­на­ны, та­ныл­ган ма­те­ма­тик­лар Се­мен На­сы­ров, Ма­рат Арс­ла­нов­лар­ны бик хөр­мәт итәм.

– Сез ши­гырь­ләр, җыр текст­ла­ры да яза­сыз бит әле. Бу те­ләк сез­дә кай­чан ту­ды?

– Бу «та­ри­хи» көн­не мин бик ях­шы ис­тә то­там. Икен­че класс­ны тә­мам­ла­ган ва­кы­тым иде, ав­густ ае. Әни­ем шул ши­гырь­не сак­ла­ган, 5 нче класс­та ми­ңа мәк­тәп­тән бү­ләк итеп би­рел­гән зур дәф­тәр­гә кү­че­реп язар­га куш­ты. Әл­бәт­тә, әле­ге ши­гырь­нең шигъ­ри кыйм­мәт­ле­ге юк иде. Тик мин­дә­ге ши­гырь язу те­лә­ге әти­ем­не бик ку­ан­дыр­ды. Ул үзе дә ши­гырь­ләр языш­ты­ра иде. Го­му­мән, аның әдә­би­ят-сән­гать бе­лән кы­зык­сы­нуы көч­ле иде. 1920 нче ел­лар ба­шын­да ул Орен­бург­та та­тар-баш­корт яшь­лә­ре өчен ачыл­ган тех­ни­кум­ның мә­дә­ни-агар­ту бү­ле­ген­дә укый баш­ла­ган, лә­кин мул­ла ба­ла­сы бул­гач, уку­ын бе­те­рә ал­ма­ган, кул­га алы­ну­дан ка­чып кит­кән. Сән­гать­ка ом­ты­лу­ны сак­ла­ды, мә­дә­ни-агар­ту эшен таш­ла­ма­ды. Уты­зын­чы ел­лар­ның ур­та­сын­нан су­гыш­ка хәт­ле Воск­ре­сенск шә­һә­рен­дә та­тар­лар өчен ачыл­ган ки­тап­ха­нә­дә эш­лә­де, шул шә­һәр­дә ук та­тар га­зе­та­сын­да эш­лә­гән Әх­мәт Си­ма­ев һәм аның аша Му­са Җә­лил бе­лән дә та­ныш бул­ган. Әти бе­лән әни­нең ми­нем та­тар бу­лып үсү­е­мә йо­гын­ты­ла­ры бик зур бул­ды. Алар­га ба­гыш­лап языл­ган ме­нә бу җы­рым да рух­ла­ры­на до­га бу­лып ба­рып иреш­сә иде... «Ә­ти-әни­не са­гы­нып» дип ата­ла ул.

 

Ал­лаһ чәч­кән тор­мыш гөл­чә­чә­ге

Һәр бу­ын­да ата яңа­дан.

Без­гә на­сыйп го­мер ки­лә­чә­ге

Юл­ны баш­лый ата-ана­дан.

 

Ку­шым­та:

Ел­га ба­шы чыл­тыр чиш­мә бул­са,

Әти-әни – без­нең чиш­мә­без.

Шул чиш­мә­дә су­лар чис­та бул­са,

Чис­та су­лар эчеп үсә­без.

 

Әти бе­лән әни ко­ча­гын­да

Җан­га ки­рәк җы­лы та­ба­быз.

Ут­лар сүн­сә алар уча­гын­да,

Зур бул­сак та, ятим ка­ла­быз.

 

Ин­де күп­тән яз­мы­шы­ма төш­кән

Баш­ка чиш­мә­ләр­дән су алам.

Лә­кин һа­ман ба­ла чак­та эч­кән

Әти-әни су­ы­на су­са­ган.

 

Бу сүз­ләр­не ком­по­зи­тор Фә­рит Ха­тый­пов көй­гә дә са­лып бир­де.

Фән­ни хез­мәт­лә­ре­гез­не та­тар­ча­га тәр­җе­мә итеп ка­ра­ма­ды­гыз­мы?

Тәр­җе­мә итү – үзе бер җит­ди эш бит ин­де ул. Ма­тур әдә­би­ят­та әсәр­нең әдә­би ма­тур­лы­гын сак­лар­га ки­рәк бул­са, ма­те­ма­ти­ка­да баш­ка төр­ле кы­ен­лык – тер­мин­нар өчен ки­рәк­ле сүз­ләр та­бу. Мә­сә­лән, рус те­лен­дә чит тел­дән кер­гән сүз­не хә­зер ни­чек тәр­җе­мә итә­ләр? Шу­шы чит тел сү­зен ала­лар да, та­мы­рын сак­лап, үз­гәр­тә­ләр, рус те­ле­нә ятыш­лы итә­ләр. Ә юга­ры ма­те­ма­ти­ка ата­ма­ла­рын рус те­лен­нән та­тар те­ле­нә тәр­җе­мә ит­кән­дә хәт­та үз­гәр­теп тә тор­мый­лар.

Ми­нем бер­ни­чә эшем­не та­тар те­ле­нә тәр­җе­мә ит­тек. Тер­мин­нар­ны тәр­җе­мә ит­кән­дә, яң­гы­ра­шы бе­лән ге­нә тү­гел, мәгъ­нә­се бе­лән дә уку­чы­га якын, аң­ла­еш­лы бул­сын дип, яңа сүз­ләр дә тәкъ­дим ит­тек. 2021 ел­да Ка­зан­да ми­нем «Күп­поч­мак­лык­ның поч­мак­ла­ры сум­ма­сы күп­ме­гә ти­гез?» ди­гән ки­тап­чы­гым ба­сы­лып чык­ты. Һәм Та­тарс­тан­ның һәр­бер та­тар мәк­тә­бе­нә би­рер­без ди­гән ни­ят бе­лән, мең да­нә итеп чы­га­рыл­ды. Рәх­мәт Ка­мә­рия ха­ным Хә­ми­дул­ли­на­га – ул ты­рыш­ты. Без ул ки­тап­та та­тар те­ле­нә бер­ни­чә дис­тә яңа ма­те­ма­ти­ка ата­ма­ла­рын керт­тек.

– Иҗат ага, бү­ген фән үсе­шен сез ни­чек дип бә­я­ли­сез?

– Бү­ген фән үсе­ше өчен мөм­кин­лек­ләр бик зур дип уй­лыйм. Кулъ­яз­ма­лар­ны әзер­ләү ге­нә дә унар мәр­тә­бә аз­рак ва­кыт ала. Чит ил бел­геч­лә­ре бе­лән ара­ла­шу үс­те, үза­ра мәгъ­лү­мәт алы­шу тиз­ләш­те, ха­лы­ка­ра мө­нә­сә­бәт­ләр ге­нә нык бо­зы­лып кит­мә­сә, фән ал­да­гы ел­лар­да бик күп яңа­лык­лар би­рер­гә ти­еш.

Ре­зи­дә Га­сый­мо­ва әзер­лә­де

«Мәйдан» № 7, 2024 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев