Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Вирус йокса аспирин эчәргә ярамый»

Файдалы әңгәмә.

Балалар һәм зурлар арасында кискен респиратор вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктыручылар арта. Араларында үпкә ялкынсынуы белән авыручылар да шактый. Бу чирләрне өзлегүләрсез уздыру өчен нишләргә? Даруларны ничек дөрес эчәргә? 8нче поликлиника участок табибы Илфат Юсупов белән бу һәм башка сорауларга ачыклык керттек.

– Илфат Равилевич, сезнең участокта сезонлы авырулар йоктыручылар күпме? 
– Әлегә алай күп түгел. Тиздән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Яңа елга багышланган чаралар башлана. Бу инде авыру очракларын арттыруга китерәчәк. Шәһәрдәшләргә профилактика чараларын күрергә киңәш итәм. Саф һавада йөрү, витаминнарга бай сыйфатлы ризыклар белән туклану мөһим. Шулай ук бу чорда С витаминына бай яшелчәләр ашау, Д витамины эчү дә файдалы. Яңа ел каникулларында да профилактика чараларын онытмаска кирәк. Традиция буенча бәйрәмнәрдән соң авыру очраклары арта.

– Еш кына кешеләр үзлектән генә дәваланалар да, айлар буе чирләп йөриләр. Кайберләре хәтта, 2-3 көн югары температура торса, компьютер томографиясенә барып үпкәләрен тикшертәләр.  Бу дөресме?
– Көзге һәм кышкы чорда салкын тиеп авырудан курыкмаска кирәк. Әмма үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Ул өзлегүләргә китерергә мөмкин. Чирләп китсәң, табиблар белән киңәшләшергә кирәк. Авыруларга 5-6 көн вируска каршы препаратлар эчәргә, тамак чайкарга кушабыз. Бер атнадан соң да температура төшмәсә, антибиотиклар эчәргә, рентгенга яисә компьютер томографиясенә барырга кушабыз. 2-3 көн генә югары температура торса, КТга барып нурланыш алырга кирәкми. Бер атнада гына үпкә ялкынсынуын күреп тә булмый бит әле.

 – Кайберәүләр дару эчүгә каршы...
–  Даруларны бит кешеләрне дәвалау өчен чыгаралар. Күпләр дару эчмичә йөри дә, аякка баса алмагач барыбер табибларга мөрәҗәгать итә. Баштан ук табиб кушканча дәваланырга кирәк, юкса төп чир өзлегүләргә китерергә мөмкин. 

– Салкын тиюне аяк өсте уздыру дөресме?
– Кызганыч, безнең халыкта авыру культурасы юк. Чирләгән килеш эшкә йөреп, үзләренә генә түгел коллективка да зыян салалар. Теләсә нинди микроб (бактерия, вирус) мәкерле: ул томау төшү белән генә чикләнмичә, эчке органнарны зарарларга, хроник авыруларны көчәйтер¬гә, хәтта инвалид булып калдырырга мөм¬кин. 10 ел эшләгән табиб буларак,  шуны әйтә алам: салкын тиюне аякта гына үткәреп, соңыннан  катлаулы үпкә ялкынсынуына, бөер авырулары, баш мие зарарлануга тарыган кешеләрне дә очратканым бар. Салкын тиюгә җиңел карарга ярамый. Иң яхшысы – 2-3 көн ятып торырга,  күпләп сыеклык эчәргә, җиңел үзләштерелә торган ризыклар ашарга кирәк. 

– Температураны төшерү дөресме?
– Температура күтәрелү – организмның чиргә  каршы торуы ул. Югары температура вакытында вируслар үлә башлый. Төшерсәк, сакланып калалар дигән сүз. 39 градуска кадәр күтәрелсә, көзән җыеруларны булдырмас өчен төшерәләр. Вирус йоктырганда аспирин эчәргә ярамый. Вирус кан тамыры тышчасын җәрәхәтли һәм шуның нәтиҗәсендә борыннан, аналыктан, сидек каналыннан, ашказаны-эчәк трактыннан кан китү куркынычы барлыкка килә. Ә аспирин канны сыегайту үзлегенә ия һәм бу куркынычны тагын да арттыра.

– Салкын тиюне антибиотиклар белән дәваларга ярыймы?
– Күпләр үз белдеклелеге белән кыйммәтле антибиотиклар сатып ала да, тиз генә терелмәкче була. Моңа сак карарга кирәк. Чит илләрдә антибиотикларны рецептсыз бер даруханәдә дә бирмиләр.  Салкын тигәннән соң 3-4 көн узгач та хәл яхшырмаса, кичектер¬мичә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Бактерияле инфекция¬не вируслыларыннан ничек аерырга?
– Әгәр авыру төчкерүдән башланса, бу, һичшиксез, ОРВИ инде дигән ялгыш фикер дә йөри. Гадәттә, вируслы инфекцияләр температураның нык күтәрелүе, агулану билгеләре күренү белән кинәт башланып китә, тән авырта, хәлсезлек күзәтелә. Бактерияле инфекцияләр, әйтеп үткәнемчә, вируслы инфекциягә кушылып, кайсы да булса әгъзаның ялкынсынуы көчәю белән уза. Вируслы инфекцияләрнең эчәклек эшчәнлеге бозылу белән уза торган төрләре дә еш очрый. Гадәттә, алар көз-кыш айларында күзәтелә. Әмма алар, бактерияле ашказаны-эчәк авыруларыннан аермалы буларак, чагыштырмача тиз һәм җиңелрәк узалар.

– Илфат Равилевич, Чаллыда пневмония белән авыручылар күп диләр. Сезнең участокта хәлләр ничек? Бу куркыныч чирдән ничек сакланырга?

–    Бездә атнасына 2-3 кешедә пневмония ачыкланды. Моны булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы пневмокок прививкасын ясату. 

– Социаль челтәрләрдә табибларны тәнкыйтьләүчеләр очрап тора. Сезнең авырулар белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
– Мин ГЭС бистәсенең 8-10нчы бистәләренә медицина ярдәме күрсәтәм. 9 ел эшләү дәверендә шактый тәҗрибә тупладым. Аллаһка шөкер, авырулар белән мин дустанә мөнәсәбәттә. Күбесе кесә телефонымның номерын белә. Кабул да итәм, кирәк чагында телефоннан да киңәшләремне бирәм. Эштән соң да, ял көннәрендә дә пациентларымның сорауларын җавапсыз калдырмыйм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек медицина табиб