Тәмәке зыянлыракмы, вейпмы?
Бу сорауга Чаллының сугыш ветераннары госпитале табибы, пульмонолог Артур Тихонов җавап бирде.
Россиядә 2нче декабрьдән 8нче декабрьгә кадәр тәмәке һәм составында никотин булган матдәләрне тартуга каршы атналык бара. Мондый матдәләргә хәзерге вакытта киң таралган вейплар да керә. Яшьләр арасында аның тәмәке кебек үк зыянлы булмавы турында фикер таралган. Чынлыкта вейпның сәламәтлеккә тәэсире нинди? Бу сорауга Чаллының сугыш ветераннары госпитале табибы, пульмонолог Артур Тихонов җавап бирде.
– Артур Викторович, вейпларның сәламәтлеккә зыяны бармы?
– Соңгы елларда гадәти тәмәке тартучылар кимеп, электрон сигарет, вейплар кулланучылар артты. Вейплар никотин куллануның куркынычсызрак юлы дигән реклама барса да, тикшеренүләр күрсәткәнчә, аларның сәламәтлеккә зыяны шактый.
– Бу хакта тулырак сөйләгез әле.
– Вейплар кулланышка күптән түгел генә керү сәбәпле, әлегә тикшерелгән мәгълүмат аз. Сулый торган аэрозольдә 2 меңгә якын токсинлы матдә бар. Аларның күбесенең тәэсире тулысынча ачыкланмаган. Никотин, авыр металлар, үтә вак зурлыктагы тамчы рәвешендәге (дисперс) матдәләр, оча торган органик кушылмалар, аэрозоль белән керүче пропиленгликоль, глицерин, диацетил, Е витаминының ацетатыннан бар әгъзалар да зыян күрә.
Никотинга бәйлелек барлыкка килә, ул симпатик нерв системасына стимул бирә, нәтиҗәдә кан басымы күтәрелә, пульс ешлыгы арта. Вак дисперс матдәләр кан тамырларына эләгеп, аларның эчендә ялкынсыну һәм атеросклероз китереп чыгара. Нәтиҗәдә, йөрәк кан-тамырлары системасы какшый, киләчәктә инфаркт һәм инсульт булу ихтималы арта.
Никель, кадмий, хром кебек авыр металлар яман шешкә китерергә мөмкин. Пропиленгликоль һәм глицерин, җылытканда формальдегидка таркалып, шундый үзлеккә ия була башлый.
Үпкә тукымасы май кисәкчәләре, глицерин, диацетилдан сакланырга тырыша. Бу үз чиратында ялкынсыну, бронхиолит, ягъни үпкә тукымасында яра җөйләре калып, тын юллары кысылу (обструкция) күзәтелгән процессларга китерә.
Е витаминының ацетатына килгәндә аның үпкәләргә тәэсире томографиядә COVID-19 салган зыян кебек күренә.
Моннан тыш вейплар шартларга һәм кешенең бите, кулына зыян салырга да мөмкин. Вейп өчен кулланыла торган сыеклыкны йоткан балаларның, никотинның зур дозасын кабул итү нәтиҗәсендә, реанимациягә эләгү очраклары да бар.
– Вейп куллану кемгә аеруча зыянлы?
– Чынлыкта, бөтен кешеләргә дә. Тик яшүсмерләргә аеруча зыянлы, чөнки аларның баш миенең үз-үзеңне контрольдә тоту өчен җавап бирүче өлеше әле формалашып бетмәгән. Шуңа күрә бәйлелек тә аларда тизрәк барлыкка килә. Шулай ук психоактив матдәләрне иртә кабул итү баш мие үсешенә начар тәэсир итә.
Карындагы бала сәламәтлегенә зыян салу сәбәпле авырлы хатын-кызларга да вейп куллану куркыныч. Шуны да әйтергә кирәк, тәмәкене пассив тарту, ягъни тартучы янәшәсендә тору да зыянлы, шуңа күрә җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелган.
– Шулай да сигаретлар зыянлыракмы, вейплармы?
– Вейпта, чыннан да, токсиннар һәм канцерогеннар кимрәк. Вейпта 2 мең булса, сигаретта – 7 мең. Вейпта төтен түгел, ә аэрозоль эшләп чыгарыла, шуңа күрә үпкәләрнең хроник обструктив авыруы барлыкка килү ихтималы кимрәк дияргә була. Тик вейпларның сәламәтлеккә тәэсире әле ачыкланып бетмәгән. Киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерәсе билгесез.
Соңгы вакытта электрон сигаретлар ярдәмендә тәмәке тартуны ташлау турында тикшеренүләр күренә. Бу очракта сыеклыкта никотин күләмен акрынлап киметеп, аннары бөтенләй юкка чыгару күздә тотыла. Нәтиҗәдә, зыяны көчлерәк булган гадәтне икенчесе, зыяны кимрәк булганы алыштыра. Бу беркайчан да тартмаган кешегә электрон сигарет куллана башларга кирәк дигән сүз түгел. Сигаретлар вейпка караганда зыянлырак, ә вейп без сулаган һавага караганда зыянлырак. Шунысы да бар, тартуны ташлауның бу юлын мөстәкыйль куллану киңәш ителми, табибка мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки медицинада тәмәке тартуны ташлауның куркынычсызрак һәм тикшерелгән юллары бар.
Чынлыкта исә электрон сигаретны еш кына тартуны ташларга теләгән кешеләр түгел, ә бервакытта да тартмаганнар куллана. Нәтиҗәдә киресенчә, вейптан соң кеше гадәти сигаретка күчә. Никотинга бәйлелек шулай тәэсир итә.
Вейплар өчен сыеклыклар буенча сораулар да күп. Аларның барысы да составындагы агулы матдәләр һәм аларның күләме белән аерыла. Токның көчәнеше югарырак булганда аэрозольдә хәтта сигаретка караганда да күбрәк канцероген бүленеп чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев