Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ураза авырлыкларсыз узсын дисәгез... Табиб киңәше

10 мартта кояш баю белән бар мөселман өммәте өчен Изге Рамазан ае башлана.

Иртәгә, 11 мартта, дин кардәшләребез 3:51 сәгатькә кадәр сәхәр ашап (Чаллыда торучылар), Аллаһның ризалыгына ирешү өчен уразага керәчәк. Аны авырлыкларсыз уздыру өчен билгеле бер киңәшләрне үтәргә кирәк. Түбәндә шуларга ачыклык кертеп үтәрбез. Әңгәмәдәшебез – үзе дә ислам кануннары буенча яшәүче тәҗрибәле табиб-аллерголог Вазыйх Ситдыйков.

– Вазыйх Имамович, ураза авырлыкларсыз үтсен өчен иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Дөрес туклану – ул организмны нормада тотучы иң мөһим алшартларның берсе. Ураза тотучыларга мин иң элек сәхәр вакытында боткалар ашарга киңәш итәр идем. Чөнки алар озак эшкәртелә һәм шул сәбәпле кешене ярты көнгә җитәрлек энергия белән тәэмин итеп тора. Аеруча карабодай, солы, арпа ярмаларына өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә инде, табында ит ризыклары да булырга тиеш. Ит организмны аксым белән баета. Ул күзәнәкләр өчен төзелеш материалы да булып тора. Итне мин яшелчәләр, үләннәр белән ашарга киңәш итәр идем. Бу очракта ул тизрәк эшкәртелә. Аксымны шулай ук эремчек, йомыркадан да алырга мөмкин. Шуны да исегездә тотыгыз: көне буе ашамый торганнан соң ифтарда тозлы, борычлы, ысланган азык-төлек, кыздырылган камыр ризыкларын ашасагыз организм шок кичерергә мөмкин. Аларга тотынганчы аш эчеп алу яхшы булыр.

– Кичен, авыз ачканда, иң элек бер стакан су эчеп кую да мөһим диләр...

– Дөрес әйтәләр. Ашарга 20-30 минут кала су эчү тоз кислотасын яхшырта һәм ризык тиз үзләштерелә. Гомумән, организмдагы бөтен химик процесслар су катнашында бара. Иң мөһиме – газлы һәм баллы сыеклык гына кулланмаска кирәк. Чөнки андый эчемлекләр, кандагы шикәр күләмен арттыру сәбәпле, гел тамакны киптереп торачак. Гадәттә, сәхәрдә күп итеп су эчеп булмый, шуңа да аның күп өлешен авыз ачканда эчү дөрес булыр. 1 килограмм авырлыкка 30 мл сыеклык эчәргә кирәк диләр. Шуннан чыгып исәпләсәк, 60 килограмм авырлыктагы кешегә, мәсәлән, көн дәвамында 1,8 литр су кирәк. 

– Уразада көндез черем итеп алу да хәл кертә дигән фикер бар. Килешәсезме?

– Әлбәттә. Галимнәр сүзләренә караганда, көндезге 30 минутлык черем итеп алу төнге 2 сәгатьлек йокыга тиң. Динебез буенча да төш вакытында ятып, хәл җыеп алу сөннәт гамәллләрдән санала. 

– Уразаның тәнебезгә, зиһенебезгә тәэсире хакында да сөйләп үтсәгез иде. 

– Ризыктан вакытлыча баш тартып, без ашказаны-эчәк системасына, бавырыбызга, бөерләребезгә һәм, гомумән, организмга ял бирәбез. Аны үле күзәнәкләрдән арындырабыз, бу исә иммун системасын тулы куәтенә эшләтеп җибәрә. Шулай ук ач торган вакытта кандагы шикәр күләме кими. Бу исә тазару процессын, диабет авыруының икенче төрен булдырмый калырга ярдәм итә. Аерым бер вакыт ризык кулланмаганда хәтер яхшыра, укуга сәләт арта дигән фикерләр дә бар. Билгеле, ураза сәламәтлегебезне ныгыту өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәр өчен тотыла. Моны да исебездән чыгармасак иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай