Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Көтәрсеңме? (3 бүлек)

    Язманың 1, 2 нче бүлекләрен әлеге сылтама аша укый аласыз. Бер елдан соң газета ябылды ябылуын, әмма Габделхак белән танышуларына сәбәпче дә шушы газета иде бит! "Төрмәдә утырган кешегә халык гел начар итеп кенә карарга күнеккән бит! Бу ир-атның соңгы өмете шушы газета битләрендә инде! Әллә соң, бар белгән догаларымны...

    Язманың 1, 2 нче бүлекләрен әлеге сылтама аша укый аласыз.

    Бер елдан соң газета ябылды ябылуын, әмма Габделхак белән танышуларына сәбәпче дә шушы газета иде бит!

    "Төрмәдә утырган кешегә халык гел начар итеп кенә карарга күнеккән бит! Бу ир-атның соңгы өмете шушы газета битләрендә инде! Әллә соң, бар белгән догаларымны укып, изге теләкләремне теләп, тәвәккәлләп караргамы икән?" - дип уйлады ул чакта Мәрҗән. Язды ул хат, язды.

    "Хәерле көн, Габделхак! Газетадан сезнең хәбәрне укыгач та, җавап язарга булдым. Никтер сезгә чын күңелдән ярдәм итәсем килде. Ничек дисезме? Сезгә хатлар язып торып булса да! Юктан гына бу хәтле сыкранып язмагансыздыр! Әйбәт кешедер сез! Теләсәгез, миңа хат яза аласыз, эчегезне тырнап торган борчуларыгызны да язсагыз була. Мин аңлармын, авырлыкларны күп күрдем үзем дә. Аңларга тырышырмын. Мәрҗән". Мәрҗән инде җавап та көтмәгән иде. Ә җавап килде, бик тиз килде Габделхактан.

    "Исәнме, Мәрҗән! Бүген төрмәдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр?! Иптәшләр арасында хатын-кыз затыннан иң күп хат алучы мин бүген. Газетадагы хәбәремнән соң, дистәләгән хат килде. Нишләптер, сезнең хат йөрәгемә якынрак тоелды. Җавапны да мин сезгә генә язарга булдым. Мондагы соры көннәремне, әйтерсең лә, кояш яктыртты! Мәрҗән, мин сезнең җавапны өзелеп көтеп калачакмын. Ходай сезне минем өчен генә сакласын!

    Исәнлек-иминлек

    юлларыңда,

    Сәлам сиңа мәхкум

    дустыңнан.

    Бары тик бирелеп

    өметләргә

    Хәбәрләрең көтеп

    сагынам.

    Габделхак".

    Хатны кат-кат укыды. Мәрҗәннең күңеленә төрмәдән килгән хаттан ниндидер якынлык җепләре уралды, ни бу?! Хатын үзе дә аңламады. Ирен югалтуның ачы хәсрәтләре инде тоныкланган, балалар, оныклар дип кенә яши башлаган хатынның күңел читендә якты бер учак яктысы пәйда булды. Юк, юк, аның әле үзенең дә яратылып, кадерләнеп, ир хатыны булып яшәргә хакы бар икән бит! Әйе, әйе, яратылып! Ярату хисенең ни икәнен онытырга күпме генә тырышса да, йөрәгенең әллә ничәнче бүлмәсенә бикләнгән наз хисе ишек какты, уянды, кузгалды. Үз гомерендә сыңар тапкыр да күрмәгән бөтенләй чит ир-ат - әнә шул төрмәдә ике кеше үтерүдә гаепләнгән ир аның серле, сихри бүлмәсенең тәрәзәсен чиртте! "Бәлки әле ул анда хаксызга, бер гаепсезгә утыра торгандыр?! Шундый матур шигырьләр язган кешенең күңеле пычрак, гамәлләре гөнаһлы булмас!" Хатын шулай уйлады.

    Ах, бу ирек! Аның бит һавасы да башка! Иректә уйлар да башкачарак бит! Килерме Мәрҗән очрашуга? Габдехакка сеңлесе Гөлләрия Мәрҗәнне алып килергә вәгъдә бирде бирүен, әмма….

    Тымызык көзге көннең болыттан үргән пәрдәсе азрак күтәрелде. Көнчыгышта алтынсу төскә керә башлаган калын урман артыннан ашыкмыйча гына кояш күтәрелеп килә. Бу алтынсу кояшның ерактан төшкән нурларында урман тагын да якынрак булып күзләрне камаштыра, уйларны кабат иректәге көннәргә алып китә. Кояшны иректә күрмәгәненә дә 9 елдан артык вакыт узып китте бит!

    Ул кичне төпчек кызы дусты белән урамда йөреп кайтабыз дип чыгып киткәч тә, эче пошкан иде Габделхакның. Кичкә каршы 15 яшендәге кызга кемнәр бәйләнмәс тә, кемнәр нинди әшәкелек эшләмәс?!

    Сәгать 11 тулып китте. Кызы Суфия күренмәде. Ир йортның ишеген бер ачты, бер япты. Өйдә, бернигә исе китмичә, телевизор карап утырган хатыны Верага:

    - Суфия кайтмый никтер, әйдә, урамны урап кайтыйкмы әллә? - дип сүз кушты.

    - Кайтыр, нәрсә мин аны саклап йөримме хәзер, үз башы үзендә, - диде чарт-чорт көнбагыш төкереп утырган хатыны.

    Юк, түзмәде Габделхак, өстенә җиңелчә генә свитерын элде дә урамга чыкты. Алар яши торган урамда йортлар әллә ни күп түгел, кара-каршы санаганда да 25ләпкә генә җыелыр. Ир урам буйлап китте. Нишләптер, йөрәге кыса, куллары үз алдына калтырый, аяклары үзеннән-үзе урам башына ашыга, әйтерсең лә, анда, урам башында, гомерлек зур фаҗига көтә сыман!

    Чү, колагына өзгәләнеп кычкырган тавыш ишетелде түгелме соң? Бик таныш, бик якын тавыш!

    - Коткарыгыз, коткарыгыз!

    - Молчи, су..! Дрянь! Кулны тешләде, мә, сиңа, мә, сиңа, - дип, исерек ир-атларның берсе, каты сүгенеп, корбанын типкәләргә тотынды.

    - Котк..!

    Тавыш кинәт өзелде. Габделхакның каршы яктагы йорт ишек алдында әүмәкләшкән кешеләргә күзе төште. Анда ике ир-ат бер хатын-кызны кыйнап, чишендермәкче булып маташалар иде. Габделхак рәшәткә койманы бер генә сикерде. Ул инде күз ачып йомганчы исерек ир-атлар янында иде. Я Аллам, күзләрем ялгыш күрәме соң, дигәндәй, берара ачылган манзарадан өнсез калды. Алсу күлмәк җиңнәре умырылып төшкән, итәге ертылып теткәләнгән, битләре маңгаеннан агып төшкән канга буялган кыз аның Суфиясы - төпчеге иде.

    Габделхак үзенә каян шул чаклы кодрәт килгәнен сизми дә калды. Әйтерсең лә, оядан егылып төшкән баласына ташланган төлкеләрне эләктереп атты - ике исерекне икесен ике якка очырды, бәгырь җимешен җирдән тартып торгызды, кан саркып торган йөзен үзенең күлмәк чабуы белән сөртеп:

    - Кызым, менә монда утырып тор, тынычлан азрак, өйгә бергә кайтырбыз, балам, - дип, кызын алмагач янындагы кечкенә эскәмиягә җайлап утыртты.

    Куркудан хәле киткән кызының йөзенә карарга куркыныч иде.

    - Мин хәзер бу адәм имгәкләрен бераз акылга утыртып алам, - дип исерекләрне башта берсен, аннары икенчесен йөрәген бастырганчы ярды да, өйләренә кертеп атты. Өйдә кеше-кара күренмәде. Бары шкафта торган фоторәсемдәге ике кешенең берсе аңа бик таныш сыман тоелды. Әйе, бу таныш кеше бала чакта ук Габделхакны әнисе белән кыйнап урамга чыгарган әтисе иде. Нәрсә, бу имгәк минем туганым булып чыгамы болай булса? Соң бу адәмнәр алар урамына килеп яши башлаганга 2-3 ай чамасы гына бит. Түбән Каманың инде күптән алынырга тиешле йортлардан торган бу урамы кемнәрне генә сыендырмаган? Нәҗесләр, дөньяны пычратучылар!

    Ирне урамда елап күзләре шешенеп беткән кызы көтә иде.

    Төнлә янгын машинасы кычкырткан тавышка уяндылар. Кайда, кемнәр яна икән? Габделхак шомланып китте. Әллә? Дөрес сизенгән икән, ул кичә үзе кыйнап кертеп бәргән исерекләрнең йортлары шарт-шорт килеп дөрләп яна иде.

    Янгынчылар ут белән ярты сәгатьтән артык көрәште. Утны сүндергәч, өйнең көйрәп, төтенләп торган кисәүләре арасыннан көеп, бер-берсенә укмашкан, күмерләнеп беткән йорт хуҗаларын алып чыктылар.

    Шунда ук тирә-күрше арасында сораш-белеш китте:

    - Соңгы тапкыр менә бу ирне күрдем алар белән, яннарында бер кыз да бар иде, - диде бер хатын сорау алучы тикшерүчегә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: