Бәхти Гайсин бездә туган!
Нурсилә Идрисова Башкортстанның Кешәнне авылы турында.
«Шәһри Чаллы» сайтында «Син кайсы авылдан?» дигән сәхифәгә тап булдым. Мин дә үз авылым турында язма җибәрергә булдым.
Туган авыл... Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.
Минем туган җирем Башкортостан Республикасының Аургазы районы Кешәнне авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Авылыбызда күп милләт кешеләре дуслыкта Һәм бердәмлектә яши. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул минем өчен бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылдагы матурлыкның чиге юк! Ул үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Кешәнне авылының тирә-ягын урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Күккә менеп карасаң, яшел диңгез эчендәге утрау кебек күренәдер ул. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең, табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым әкияти манзара эчендәге кебек. Авыл уртасыннан Аургазы елгасы ага. Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук Зәңгәр күл, Баешкүл, Юшалы, Ибрай күле, Тау чишмәсе бар. Тәмле чишмә суын эчеп туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый. Авыл уртасында иман йорты – мәчет урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Авылда тагын кибет, мәктәп, балалар бакчасы һәм медпункт бар.
Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши. Авыл йөзен кешеләр бизи. Авылның төп байлыгы – аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Безнең Кешәнне авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары, итек басучылары, тегүчеләре, шәл бәйләүчеләре белән дан тоткан. Безнең авылыбыздан бик күп данлыклы кешеләр чыккан. Мәсәлән, Бәхтигани Минияр улы Гайсин – билгеле аккордеончы, композитор, Башкортостанның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты.
Вәли Минигалим улы Бикташев – 4 китап авторы, шул исәптән «Без үлемебездән олырак» («Мы старше своей смерти») документаль повесте авторы, И.Г.Ибраһимов – 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр һәм «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән, Аургазы районының мактаулы гражданины, Кәшифә Мансур кызы Рәхмәтуллина – «СССРның атказанган спорт мастеры», «СССРның атказанган тренеры».
Безнең авылыбызда Кызыл китапка кергән Бабай таш сыны бар. Гасырлар буена искән җилләр, коеп яуган яңгырлар, кар бураннары, давыллар нәтиҗәсендә биредәге тау ташыннан кеше рәвешендәге таш сын барлыкка килгән. Өлкән буын аны «Бабай таш» дип атаган. Һәр ел саен бу могҗизаны карарга бик күп кеше килә. Монда хәтта укучыларның бөтенреспублика слеты үтте.
Туган ягымның шушы байлыкларын, матурлыгын, сафлыгын, данлыклы кешеләрен киләчәктә дә саклап яшәргә кирәк дип уйлыйм!
Нурсилә Идрисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев