Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Әнием хатирәләре

Бөек Ватан сугышы үтсә дә ул калдырган яралар әле дә коточкыч вакыйга булып хәтерләрдә яңара. Аеруча, балачаклары әлеге елларга туры килгән өлкәннәребезнең күңеленә тынгы бирми алар. Шәһәрдәшебез, язучы Рушания Гыйләҗеваның язмасы да шул хакта.

Бәхет

Әниемнең әтисе сугышка үз теләге белән китә. Ул вакытта әниемә бары унике яшь була. Аңа тормышның әчесен-төчесен татырга, җан өткән ачлык елларында яшәү өчен шактый көрәшергә туры килә. Чөнки ул балаларның иң олысы, өч малайның тәрбиячесе, сыерны көтүгә озатып калучы hәм кире алып кайтучы...

Ул заманның иң кадерле азыгы - кычыткан. Йорт тирәли үскән кычытканга тияргә беркемнең дә хакы юк - ул вакытта шундый язылмаган кагыйдә, тәртип яшәп килгән. Ә инде йортыңның бер ягы тыкрыкка туры килсә, тыкрык сукмагы буйлап үскән кычыткан синеке. Бу - иң зур бәхет.

Аш пешерү тәртибе болай була: яшел кычытканны җыеп алып керәсең, чишмә суы белән юып, кайнар су белән пешеклисең, шуны вак-вак итеп турыйсың, йомырка белән туглап, кайнап торган шулпага саласың. Бер чынаяк оннан умач уып, ашка җибәрәсең. Сөт кушып пешерсәң, бигрәк тә тәмле була. Гадәттә, сигез литрлы казанда пешерелгән бу ашны биш кешелек гаилә бер утыруда ашап бетергән. Әнинең иң кече энесе Ринат кычытканны ашамаган. Ул бәләкәй хәйләкәргә ашның умачы күбрәк тия торган булган.

Ачның хәлен бүреләр дә аңлаганмы?..

Әтиләре сугышка киткән балаларга, әниләре белән бергә җигелеп, тормышның авыр йөген тартырга туры килгән. 1942 елның апрель ае. Карның эри башлаган вакыты. Ике бала: минем әни hәм абыем, ул чакта берсенә - унике, икенчесенә тугыз яшь, чана тартып, җиде чакрым ераклыктагы урманга утынга дип юл тота. Апа кеше алданрак бара, ә энесе чак кына артка калып атлый икән. Авылдан чыгып, бер чакрым тирәсе юл үткәч, бүрегә тап булалар. Җанвар, балаларны күрсә дә, ни чапмый, ни уламый, берни эшләми.

Ә урман читендәге аланда күзләренә тагын бер бүре көтүе чалына. Уртада, күрәсең, ана бүре, агач бүкәненә утырып, борынын күккә чөеп, әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып улый башлый, калганнары аңа кушыла икән. Ни хикмәт, бүреләр балаларга тими, урыннарыннан да селкенмиләр.

Балалар авылга таба чаба башлый. Апасы, калтырап төшсә дә, курыкканын энесеннән яшерергә тырыша һәм, кире борылып, урманның икенче ягына алып кереп китә. Бәхеткә, анда аларга чит кешеләр булыша, чыбык-чабык төяшеп, җайлап бәйләп куялар да балаларны кайтарып җибәрәләр. Апалы-энеле ике сабый, җепшек кар өстеннән чи утын төялгән агач чана сөйрәп, көчкә өйгә кайтып егылалар.

Каравылчы

Урлашу ул - бик тыелган нәрсә. Сугыш чорларында, аннан соң да, бер уч ашлык белән тотылсаң, унар елга төрмәгә утыртканнар. Шәрифә әбиемнең «Зингер» тегү машинасы булган. Ул анда киндер күлмәк-ыштан, башка эчке киемнәр тегеп, балаларын суыклардан саклап кала. Гаиләне ачлыктан үтермәс өчен, шул немец машинасын бер сандык бодайга алыштыра.

Урланган бодай булгандыр инде, гөнаһ шомлыгына каршы, авылның бригадиры, өйдән-өйгә кереп, бодай каракларын эзләп йөргән. Коты очкан әниемнең гаиләсе алдында, ничек итеп ярдырырга инде бу бодайны дигән сорау туа. «Бу якка килгәнен күрү белән кереп әйтерсең», дип, бик нык кисәтеп, каравылга әниемнең биш яшьлек энесен куялар. Ә үзләре, бодайны идән астына төшереп, агач яргычта яра башлыйлар. Ярма яру - бөтен көчеңне ала торган авыр эш. Бодайны курка-курка яралар. Ә «сакчы» һәр көн эргәгә чыгып утыра да урамны күзәтә, «постта» торган җиреннән онытылып китеп уйнарга йөгерә, исенә төшеп, кире шунда килеп утыра. Бер көн малай бригадирны йортка бөтенләй якынлашып беткәч кенә күреп ала һәм, эргәдән очып кына төшә дә, бар көченә: «Әни, бригадир абый килә!» - дип кычкыра-кычкыра, өйгә таба торып йөгерә.

Туйганчы ашаганнар...

Май җиттеме, өй каршындагы бакчага бәрәңге утырталар. Ул эш күмәк башкарыла: бәрәңге орлыгын, бар осталыкларын җигеп, әбиләр әзерли, көрәк тота алганнары җирне чокып, алдан оя ясап бара. Орлыкны шунда салып бару, гадәттә, бала-чага җилкәсенә төшә. Ул һәр йортта шулай. Әнә күрше бакчага да бер көтү чыгып киләләр. Ике арада сөйләшү булып ала:

- Әй, күршеләр, иртә өлгергәнсез, Алла ярдәм бирсен сезгә, армый эшләгез!

- Рәхмәт яхшы сүзегезгә, сары май тешләгез!

- Ниндиен утыртасыз, сары бәрәңгеме, кызылнымы?

- Кайсы уңасын алдан белеп булмый. Кызыл бәрәңге була инде быел, Аллаһ боерса, ярмалы бәрәңге.

- Бик әйбәт. Безнең дә әзрәк бар ул андый орлык. Ашка турамыйча, шул килеш ашарга тәмле ул.

Инде бәрәңгеләр утыртылып берничә көн үткәч, әниемнең ике hәм биш яшьлек энеләре өйгә шатланып килеп кергәннәр. Аларның йөзләренә карасалар, йа Хода, авыз кырыйлары, дегет буялгандай, кап-кара балчык икән.

- Нәрсә эшләп беттегез, ристаннар? Туя ашамагач, болай да эчегезне тотып, абзар артыннан кайтып кермисез, күрсәтегез әле кулларыгызны, ни ашадыгыз?

Әниләреннән каты эләгәсен сизеп алган малайлар, ни әйтергә белмичә, мышкылдап торалар. Аннары икесе берьюлы аклана башлыйлар:

- Ни бит әни, теге апа..., ни бит, «шул килеш» ашарга, диде бит...

Бакчага чыгып карасалар, анда яңа утырткан бәрәңге буразналары тапталып, чуарланып беткән - ике ач малай, куллары белән каезлап алып, бәрәңге орлыгын туйганчы ашаганнар.

Ишектән булмаса, тишектән...

Шулай бер көнне Шәрифә әбием эштән кайтып керсә, бер тәрәзәләре, рамы-ние белән ишелеп төшеп, җирдә ята, иртән биктә калган баласы өйдә юк. Өй эчендә бар нәрсә урыныннан купкан: сәке өстендә калган җилпуч капланып ята, андагы кичке ашка дип куелган оннан җилләр искән, идән уртасында бозау «коймагы»... Әби башта һушы китеп карап тора, аннан соң егыла язып чыгып йөгерә. «Ниткән хәлләр бу? Өйгә бозау кергәнгә охшый, анысына берни булмаган, киртә буенда үлән кимереп йөри, ә малай беркайда да күренми».

Улын ишегалдыннан, бакча артларыннан да эзләп тапмагач, урамга чыгып кычкырып эзли: «И бәбкәм, кайларга китеп югалдың? Кайт, улым, өйгә, кайт, бәбкәм. Исән генә була күр, мин сине беркайчан да ачуланмас идем». Шул минутта урамның теге ягындагы такталар арасыннан малаеның бүкәйләп чыгуын күреп ала, томырылып юл аша аңа каршы йөгерә. Корсагына хәтле тузанга баткан, төс-битен танырлык түгел, җен алыштырган төсле.

- Ах, шайтан малай, нишлисең син монда?

Малай ни еламый, ни дәшми.

- Ник дәшмисең? Әйт, ни булды? И, Аллага шөкер, исән икәнсең.

Кояшта җылынып торган су белән чирәмдә юындырды: имгәнгән, сынган җирләре, тәнендә пыяла ватыклары да юк, «йомшак җире» генә бераз күгәреп тора...

- Улым, ник бер сүз дәшмисең? Әйттем бит инде, ачуланмыйм, дидем. Әйдә, өйгә керик.

Ни сөйләштерергә теләп тә сөйләштерә алмагач, пошаманга төште ана: «Авылына бер балалар бакчасы дигән нәрсәсе булса иде аның, ичмасам... Бигрәк тәти, бигрәкләр дә шук иде, хараплар иттек бугай баланы, зәхмәт сукмагае, телсез калмагае», дип уйлап куйды. Малай елагандагы кебек бер сулкылдап ала да, аның саен дәшми.

- Улым, - дип башлады яңадан әнисе сүзен, - бигрәк тә әйбәт инде безнең кызыл му-муыбыз. Кара инде тәрәзәне ничек оста ваткан. Аның алама рамнарының черек кадакта гына эленеп торганын каян белгән диген. Теге ни, ватык пыялалар өстендә ята, чүкечне әйтүем, аны аңа син бирдеңме әллә, улым?

Бәләкәй йодрыклары белән күзен яшереп, малай тып-тып йөгереп килде дә әнисенең алъяпкычына сеңде. Әнисе күтәреп алып үз алдына утырткач, нәни куллары белән аның муенына сарылды. Әнисен нык итеп кочаклады, битләреннән үпте. Аннан соң кызыл бозау белән булган хәлләрне бер сулышта сөйләп бирде.

Ул идәндә тимер-томыр ише әйберләр белән уйнап утырганда, кинәт трактор тавышын ишетә. Ул вакытта трактор - могҗизага тиң нәрсә. Тракторны бик күрәсе килеп, урамга чыгарга тели, ишек бикле. Озак уйлап тормыйча, кулындагы чүкечен тәрәзәгә бәрә. Шул минутта турларыннан гүләп үтеп барган трактордан өркеп киткән яшь бозау тәрәзә тишегенә ыргыла. Өй буйлап чабулап йөргән бозаудан курыккан малай почмактан-почмакка йөгергәләп йөри, ә тегесе, аның белән уйныйлар дипме, малай янына чабып килә дә сөзә, артка-янга чигенгәләп ала да тагын сөзәргә керешә. Малай көч-хәл белән урамга чыгып сыза. Каршы яктагы күршеләр, иске капкаларын төзәткәндә, аның түбәсен койма буена сузып салганнар икән. Өчпочмаклы түбәнең эче куыш. Малай шул куышка кереп поскан.

- Бигрәк усал инде ул безнең кызылкай, каты курыктыңмы, бәбием?

- Э-э, курыктым, әнием, - малай инде сулкылдамый.

Рушания Гыйләҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев