Алоэ черетүче бактерияләрне үтерә
Кайчакта берәрсендә матур гөл күргәч, ботагын сындырып алырга ашыгабыз. Ул терелеп китә алмагач кәеф төшә.
Әгәр өегездә йөзьяшәр (алоэ) үссә, гөлләрне терелтү авыр булмаячак. Тамыр җибәртү өчен гөл ботакчасы куелган стаканга берничә тамчы алоэ согы тамызырга кирәк. Алоэ согын гөлләргә сибә торган суга да өстәргә була. Ул черетүче бактерияләрне үтерә, үсемлекләрне яхшы үстерә, авыру гөлләрне сәламәтләндерә.
Алоэ согы белән эшкәртелгән орлыклар тизрәк тишелә.
Йөзьяшәр гөл суны запаска туплый белә. Табигатьтә биш ел сусыз үсә ала. Алоэ 100 елга бер тапкыр гына чәчәк ата дигән ышану бар, «йөзьяшәр» дигән атама да шуңа бирелгән. Әмма тәрбия яхшы булганда, ул өйдә дә чәчәк ата ала, әмма бу – бик сирәк күренеш.
Фото: https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев