Августның шифалы үләннәре
Кышкы салкын көннәрдә организмны витаминнар, файдалы минераллар белән тукландыру хәстәрен алдан күрергә кирәк.
Яз-җәй айлары үләннәренең шифасы, аларны ничек файдаланырга кирәклеге турында төрле киңәшләр, рецептлар, җыю календарен һәрдаим газетада бастырып барабыз. Бүген укучыларыбыз игътибарына август аеның шифалы үләннәрен тәкъдим итәбез. Кемнәр дәва үләннәрен әле җыеп өлгермәгән, ашыгырга вакыт. Кышкы салкын көннәрдә организмны витаминнар, файдалы минераллар белән тукландыру хәстәрен алдан күрергә кирәк.
Шомырт
Ул урман санитары булып санала. Һәм бу очраклы түгел. Шомырт чәчәкләренең һәм яфракларының исе фитонцид үзлеккә ия. Менә шул агачны үзенчәлекле итә дә: аның зарарлы бөҗәкләрне һәм микробларны бетерү сәләте бар. Шуның өчен өйдә шомырт ботакларыннан чәчәк бәйләмнәре куярга кирәкми, чөнки фитонцидлар таркалу процессында синиль кислотасын аерып чыгара, ә ул кеше организмы өчен дә зарарлы.
Шомырт җимеше составына дубиль матдәләр, органик кислоталар (алма һәм лимон), витаминнар – аскорбин кислотасы, рутин, антоцианнар, флавоноидлар, шикәр һәм эфир мае керә.
Шомырт антибактериаль һәм укмаштыргыч сыйфатларга ия, шуңа күрә ул эчәк инфекцияләреннән бик эффектив чара булып санала һәм эчәклек эшен җайга сала. Шулай ук кандагы холестеринны киметә, ялкынсынуга каршы тора, иммунитетны стимуллаштыра, капиллярларны ныгыта, металл тозларын организмнан чыгара, подагра, артрит, ревматизмны кисәтә.
Өлгергән җимешен дәвалану өчен июль-сентябрь айларында, кайрысын – иртә язда, чәчәген – майда һәм яфрагын җәй көне җыялар. Шомыртны яңа өзеп алган килеш яисә шикәр белән болгатып ашарга, төнәтмәләр, кайнатмалар, салкынча эчемлекләр ясарга, киптерергә, туңдыргычта катырырга була. Шомырт агачының кайрысын тире-тукымаларны буяу өчен дә файдаланалар. Ул яшел һәм кызгылт-көрән тоннарны, ә җимеше кара-кызыл төсне бирә.
Шомырттан каһвә
200 мл кайнар суга ике аш кашыгы шомырт оны һәм тәменчә шикәр комы кушып, кайнатып чыгарырга. Әзер эчемлеккә сөт яки каймак салырга була. Ә шомырт онын сатып алырга яисә мөстәкыйль әзерләргә мөмкин: моның өчен июль яки августта пешкән җиләкләрне җыярга, киптерергә һәм төше белән бергә кул тегермәнендә (яисә кофемолкада) порошок булганчы әйләндерергә.
Әрем
Аннан дәва табарга да, агу алырга да мөмкин. Әремнең кайбер төрләре үлән ашаучы хайваннар өчен үлем куркынычы тудырырга мөмкин. Тик кешеләр күптән бу үсемлек белән кызыксынганнар, аның дәвалау матдәләреннән генә файдаланырга һәм сулыш юлларын, ашкайнату трактын, тире һәм башка авыруларны дәваларга өйрәнгәннәр.
Әремдә калий, кальций, магний, фосфор, натрий, тимер, цинк минераллары, С, РР, В6, В2, В9, В1, А витаминнары бар. Үләндә шулай ук цимен, камфен, агулы туйон һәм дегидромартикария эфирын да табалар. Әремнең бу төре кеше организмына гомумкөчәйткеч йогынты ясый. Бала табу процессын тизәйтә һәм авыртуны баса.
Ачы әремнән төнәтмә
Ашказаны согы, үт суы бүленеп чыгу кимегәндә, эч кипкәндә ачы әремнән ясалган төнәтмәне эчәргә киңәш итәләр. Моның өчен бер чәй кашыгы үләнне бер стакан кайнар суда төнәтергә һәм көн дәвамында берәр аш кашыгы ашауга ярты сәгать кала эчәргә. Әлеге төнәтмә стресстан, йокы качудан да файдалы, ул нервларны тынычландыра һәм йокыны җайга сала.
Гөлбадран (пижма)
Бу бихисап химик составы булган күпьеллык үлән. Ул июльдән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Күпчелек очракта аны киптереп кулланалар. Гөлбадранда барлык файдалы матдәләр дә тупланган, аеруча чәчәкләрендә. Аларда эфир мае, камфора, флавоноидлар, алкалоидлар, туйон, танацетин, борнеол, пинен, дубиль матдәләр, органик кислоталар, С витамины, каротин бар.
Үсемлек йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылганда, ашказаны-эчәк тракты өчен, гельминтоздан яхшы дәвалау чарасы булып тора. Гөлбадран төнәтмәсеннән ясалган компресслар, ванночкалар, примочкалар шешенүләрне, тәндәге яраларны дәвалау өчен дә ярдәм итә, тайган буыннарның авыртуын һәм ялкынсынуын җиңеләйтә. Шулай ук тире авыруларына каршы кулланыла; ангина, тонзиллит һәм стоматит булганда авыз-тамакны чайкау да тиз уңай нәтиҗә бирә. Чәчәкләрнең үзенчәлекле исе бөҗәкләрне – черки, чебен, борча, кандала, көяләрне куркыта. Моның өчен яңа өзелгән чәчәкләр бәйләмен вазага куярга яки киптереп тукыма капчыкларга тутырырга һәм бүлмәләргә, шкаф эчләренә урнаштырырга кирәк.
Песи борчагы үләне
Бу – июль-август айларында чәчәк ата торган күпьеллык дару үләне. Су буйларыннан, чокырлы урыннардан кала, аны үзебезнең йорт тирәсендә дә еш очратырга була. Песи борчагы тамырында крахмал һәм пектин матдәләре, сызлауны баса торган кушылмалар бар. Үләннең тамырын яз яки көз көннәрендә казып алалар, туфрактан чистартып 10-20 см озынлыкта кисәләр, ә үзәк тамырын бөтенләй өзеп ташлыйлар. Юанрак тамырларны буйга 2-4 өлешкә яралар һәм киптерәләр. Аннан соң тамырын кабыгыннан чистарталар. Песи борчагы медицинада да, ветеринариядә дә кулланыла. Аның тамырыннан әзерләнгән төнәтмәне тын юллары, ашказаны һәм эчәк, сидек юллары авыртканда эчәләр.
Песи борчагы үләненнән төнәтмә
10 грамм ваклап туралган тамырга 1 стакан кайнаган су салып, аны берәр сәгать тотарга һәм сөзәргә. Аннары һәр ике сәгать саен әлеге төнәтмәне бер аш кашыгы күләмендә эчәргә.
Һәр үлән бер яктан файда китерсә, икенче яктан организмга зыян салырга да мөмкин. Шуның өчен үләннәрне табиб белән киңәшләшеп куллану зарур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев