Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бөтнек яман шешне бетерергә булыша

Табибларның дәвалавы белән бергә ул яман шешнең үсүен һәм бөтен организмга таралуын туктатырга мөмкин.

Стэнфорд университеты галимнәре раславынча, дөрес итеп файдалансаң, бөтнек яфраклары яман шешне бетерергә булыша икән. Аның файдалы компонентлары яман шешкә тәэсир итеп, андагы кан әйләнешен җимерә. Дөрес, бөтнек яфрагы салып эчкән чәй үзеннән-үзе генә шешне тулысынча бетерә дигән сүз түгел. Әмма медикларның дәвалавы белән бергә ул шешнең үсүен һәм бөтен организмга таралуын туктатырга мөмкин.

Бөтнекне шулай ук дарулар составына да кушалар. Ул бактерияләр һәм вируслар белән бик яхшы көрәшә, аның аллергиягә каршы тору үзлеге дә бар. Бөтнек үзәк нерв системасы мускулларын йомшартып, авыртуны баса торган үзлеккә дә ия. Димәк, ул кешене тынычландыра да дигән сүз. Ләкин бөерендә таш булган кешеләргә бөтнекле чәйне күп эчәргә ярамый. Шуның өчен дә аның белән дәваланганчы, табиб белән киңәшләшергә дә онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт