Кәбестәнең эче нигә карала?
Бу сорауга бакчачы Эльмира җавап бирә.
- Бу авыру «сосудистый, слизистый бактириоз» дип атала. Авыруны кәбестә ярата торган кортлар, бөҗәкләр, яңгыр тарата. Кәбестәгә бу чир эләккән икән, шушы урынга кәбестәне яңадан 4-5 елсыз утыртырга ярамый. Уңышны җыйгач, бөтен чүпләрне, кәбестәнең бер тамырын да калдырмыйча җыеп алырга, җирне тирән итеп казып чыгарга кирәк. Һәм куе итеп көл белән хлорный известь сибәргә.
Хлорный известь кибетләрдә сатыла. Бәясе килосына карап билгеләнгән. Шундый чир кергән кәбестәдән орлык ясалган булса, кәбестә дә чирлиячәк. Сезгә бу бактериягә каршы тора торган F1 сортлы кәбестәләр утыртырга кирәк.
Кәбестәне утырткач, азот кергән ашламалар сибелә. Кәчәннәр барлыкка килгәч, андый ашламаны сибүне туктатырга кирәк. Азот күп керсә, кәбестә яфракка котыра, яфраклар артык сусылга әйләнә һәм бу бактерия тарала дигән сүз. Шуңа күрә кәчән барлыкка килгәч фосфор, калий кергән ашлама сибә башларга кирәк.
10-14 көн үткән саен кәбестәнең үзенә һәм җиренә көл сибеп торсагыз да була. Җиренә көл сипкәч, ул төпкәрәк китсен өчен төбен йомшартырга кирәк. Чиргә каршы торсын өчен утырткан рассадага медный купорос та сиптерергә була. Аннары бу бактерия барлыкка килүгә температураның уйнавы да сәбәпче була. Тиресне күп кертмәгез. Анда азот күп. Бактерия эләккән булса, сакларга куйган кәбестәләрдә дә бу чир барлыкка килә, – дип аңлата бакчачы.
Фото: https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев