Көзен сарымсак утыртып калдырыгыз!
Бу эшне салкыннар башланганчы башкару мөһим.
Сарымсакны көздән – сентябрьнең икенче яртысында-октябрь башында, ә суганны соңрак, әмма октябрьдә утырталар. Иң мөһиме – чәчүне салкыннар башланганчы башкару, чөнки орлыкларның тамыр системасын үстереп өлгерүе кирәк. Шул ук вакытта көзге культуралар вакытыннан алда “уянмаска” да тиеш.
Көздән чәчү туфракның температурасына бәйле: сарымсакны 12 градус җылыда утырталар, суганга 5 градус җылы да җитә. Температура тотрыклы булырга тиеш.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев