Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаев Чаллы гаиләсенә булышкан

Шәһәрдәшебез Альмира Галиуллина берүзе ике инвалид бала тәрбияли.

Шәһәрдәшебез 43 яшьлек Альмира Галиуллинага  Аллаһы Тәгалә аңа сынауларны да мулдан биргән, аларны җиңеләйтергә игелекле кешеләрне дә җибәреп тора. Җырчы Фирдүс Тямаев даими ярдәм итеп тора икән. Шушы көннәрдә аның ярдәме белән яңа диван, караватлы булганнар. 

Альмира ике инвалид баласы белән ике бүлмәле фатир «снимать»  итеп тора. 8 елга 4 фатир алыштырганнар. Фирдүс Тямаев аларга фатир алу өчен социаль челтәрләрдә сбор ачкан иде. 100 мең сум гына акча җыелган. «Бу акчага кер юуу машинасы, тузан суыткыч кебек көнкүреш товарлары алдым. Балалар церебраль параличы һәм тагын бик күп чирләре булган 20 яшльек улымны күтәреп йөри-йөри билләрем авырта башлады», – дип пышылдап кына  әйтте ул. Чөнки улы Эмиль зарланганны яратмый икән. Төрле чирләре күп булса да, Эмиль акыллы. Амин әйтә, мәрхүмнәр турында сөйләгәндә дога кылырга куша. Әнисе аны сөйләшергә дә өйрәткән. 

Эмиль Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шакиров җырларын яратып тыңлый. «Хәния Фәрхинең үлемен бик авыр кичерде. Хәзер телевизодан күргән саен апага дога кылыйк», – ди. 

«Улым вакытыннан алды 7 айлык булып туды. Суламый да иде, үпкәсендә пневмания. Бер ай кювезда ятты. Әтисе баланың инвалид икәнен белгәч ташлап китте. Инвалид бала минеке түгел, диде. Юкса, Эмиль ике тамчы су кебек әтисенә охашаган», – дип улының кечкенә вакытларын искә төшерде ул. 

Ул малаен үзе кашык белән ашата. Сәгать саен памперсын алыштыра. Су җыелмасын өчен башына аппарат куйганнар. Шуңа күрә  Эмиль кече йомышын еш үти, памперсны еш алыштыралар. Узган ел Рамазан аенда җыелган 100 мең сум хәер акчасының 50 меңенә памперс алганнар, хөкүмәт биргәне җитми икән. 
Улы авыру булса да, Альмира Лилия исемле кыз табарга хыялланган. Чирле баласы белән кияүгә алган икенче иренә рәхмәтле ул.  Альмира теләгенә ирешә тупырдап торган 4 килограмм авырлыктагы кыз таба. Сабые матур гына үсә. Тормышлары үз агымына бара. Тик Альмираның сөенече озакка бармый. Лилиягә 5 яшь тулгач, өчәүләп күз табибына баралар. Табиб баланы карый да, нистагм (күз алмалары даими «йөреп» тора. Операция ясап булмый) диагнозы куя һәм Альмирага: «Утырыгыз», – ди... Ананың күзләренә мөлдерәп яшьләр тула. Табиб аңа: «Кызыгызга инвалидлык рәсмиләштерегез», – ди.

«Кызымның күзләре гел йөреп тора, икесе дә плюслы да, минуслы да...  Табибның сүзләреннән соң, ике балам белән урамга чыктым да, ни өчен миңа шундый язмыш дип, акырып еладым», – ди ул. 


Юкса, Лилиягә авырга узгач, генетик тикшерүләр дә узганнар, барсы да яхшы булган. Аннары күз чиренең буыннан-буынга күчкәнлеген ачыклаган ул. 7нче буын ерак әбиеләре күзләре белән интеккән, аннары бөтенләй сукырайган. 

Лилия коррекция мәктәбендә 8нче сыйныфта укый. Олы йөрәкле, бик тырыш бала. Ул әнисенең генә түгел мәктәпнең дә горурлыгы. Бердәнбер гел «5»ле билгеләренә генә укучы, олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүче. Ул рәсем ясарга ярата икән. 3000 бала катнашкан Россия конкурсында җиңеп күпләрне шаккаттырган.

«Бәйгегә дигән рәсемен кичке сигезенче яртыда ясый башлаган иде, иртәнге өченче яртыда тәмамлады. Укытучысы иҗат җимешен күреп елаган. Укуга, рәсем ясауга бик җаваплы карый», – ди әнисе кызы белән горурланып. Лилия ярдәмчел дә. Ул сыйныфташларына көндәлек тутырырга, әнисенә абыйсын карарга  булыша. 

Лилия телевизор карарга, телефонда утырырга яратмый. Бәйли, йөзек, браслетлар ясый.  Хыялы аудиокитап алу. Тик аларның әлегә финанс мөмкинлекләре юк. 
Бер баланың пенсиясе фатир өчен түләүгә китә, икенчесенекенә яшиләр. Дөрес, игелекле кешеләр дә ярдәм итә. Альмираның әти-әнисе ярдәменнән ташламый.

«Әти авылда Эмильгә коляскада йөрү өчен бөтен уңайлыкларны булдырды. Өйдә, мунчада арбасына утырып үзе йөри. Җәй көне анда кайтып торып киләбез. Әти миңа шакката инде. «Кызым сиңа һәйкәл куярга кирәк» ди. Ә мин аңа: «Миңа түгел, памперс уйлап тапкан кешегә һәйкәл куяр идем», – дим». 
Мөдәрис абый килгән саен махсус тартмага оныкларына  хәер салып китә икән. Эмиль дога кыла. Көз көне балаларына бәрәңге китергәч, соңга калам дип,бәрәңгене ЗЯБта хатынында калдырган. Әгерҗегә кайтканда гомер буе машина йөртеп бер тапкыр да авария ясамаган кеше беренче тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә очраган. «Бу юлы Эмильгә хәер бирми киткән идем. Икенче юлы тәүлекнең кайсы вакытында килсәм дә улымны күрмичә китмим», – дигән ул. Эмиль өйләренә кергән һәркешегә хәер салырга куша. Хәтта мәктәпкә җыенган сеңелесенә дә: «Бишле аласың килсә, хәер сал», – ди  икән.  

Альмира ханым үзләре ярдәмгә мохтаҗ булса да, кешеләргә булышырга тырыша. «Александровский сад» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә коляска бүләк итәргә җыена. Җәй көннәрендә күп итеп ипи алалар да Эмиль белән бергә урамда кешеләргә өләшеп йөриләр.

«Кешегә кечкенә генә игелек кылсаң да, күңелгә рәхәт була», – ди ул. 

Альмира ханым тормышынннан зарланмый. Күңелләре кушып ярдәм итүчеләргә рәхмәтле ул. Изге рамазан аенда үзләре яши торган подьездга пандус куюларына өметләнә.  

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев Инвалид