Мәдинә Мөхәммәтҗанова: «Орлыкны кибеттән сатып алмыйм, үзем ясыйм, чәчәм, үстерәм, җыям...»
«Яшелчәләргә бернинди нитрат та кертмим, агу да сипмим. Иң мөһиме – су. Бөтен нәрсәгә дә су кирәк», - ди бакчачы.
Ямьле, моңсу, кояшлы, пәрәвезле, яңгырлы алтын көзгә кердек. Тормышыбызның тагын бер фасылы башланды. Иртә яздан тотынган бакча эшләре дәвам итә. Бакчачылар җәй буе түккән тирләренең, куйган көчләренең нәтиҗәләрен җыялар.
39нчы комплекс территориаль җәмгыять рәисе, 39/6нчы йорт өчен җаваплы Мәдинә Мөхәммәтҗанова үзенең гаилә бакчасында да кимен куймый. Ул газета укучыларга бакчачылык серләрен чиште, киңәшләре белән уртаклашты.
Суган
Орлык ясар өчен йолкыган суганнарның иң эреләрен сайлап, бутамас өчен сабакларына бау бәйләп куям һәм, әрҗәгә тутырып, базга төшерәм. Чөнки анда һава артык дымлы да түгел, кирәгенчә генә салкынча да. Алдагы язда аларны җиргә утыртам. Җәйдә калын каты сабак җибәреп чәчәк ата, аннан орлыклана. Көзен, өлгергәч, башларын кисеп, җыеп алам да киптерергә куям. Вак кына җитлеккән кара орлыкларны чүпләреннән аерып, коры урында саклыйм. Икенче яз җиткәч, түтәлгә чәчеп, чемчек суган үстерәм. Тагын алдагы язда әлеге чемчек суганнан инде ашарлык зур суганнар үстерәм. Электән үк әниемнән килгән гадәт буенча, һәр ел шушы эзлеклелектә бара: орлыкны кибеттән сатып алмыйм, үзем ясыйм, чәчәм, үстерәм, җыям. Болай эшләүнең бер кыенлыгын да күрмим. Кибетнеке дигәнче, үзебезнеке дип ашыйбыз. Үз уңышыңны кулланудан да рәхәте юк. Ашарга үстергән суганның сабаклары җиргә аугач, аларны йолкып, берничә көн ачык түтәл өстендә җилләткәннән соң, кисеп коры урынга, мунча түбәсенә урнаштырам. Яссы формадагы суганнарны эчкәрәк тутырам, чөнки алар чыдам, озак саклана торган була. Ә түгәрәк суганнар йомшаграк һәм тизрәк бозыла. Беренче чиратта аларын ашарга кирәк. Суганнарым бик эре була, берсен үлчәп карадым, 306 грамм иде. Ә салатлар өчен шәмәхә суганның «Кармен» сортын утыртам. Аны кызым бик ярата.
Яшелчәләргә бернинди нитрат та кертмим, агу да сипмим. Иң мөһиме – су. Бөтен нәрсәгә дә су кирәк.
Сарымсак
Ел да шундый эре сарымсак җыеп алам. Моның өчен түтәлне тирес кушып әзерлим. Сарымсакның тамыр системасы бик тирән киткән була. Шуның өчен иртә яздан ук су сибә башлыйм, әмма суны өстән түгел, ә астан төпләренә генә агызам. Болай эшләгәч, су тирәнгә тамырына кадәр барып җитә. Суганнан орлык ясаган кебек сарымсакның да нәкъ шулай орлыгын алам.
Помидор
Быел эксперимент ясап карарга булдым – помидорны йөзтүбән каратып утырттым. Яз көне ике төрле сортны – «Бычье сердце», «Сибирский скороспелый» үрентеләрен пластмасс савытларга күчереп, бакчада астын өскә элеп куйдым. Шуңа да карамастан, помидор өскә, кояшка үрелеп үсте. Һәрбер тереклеккә, үсемлеккә кояш кирәк. Уңышы булмас дип борчылган идем, булды, Аллаһка шөкер, зур булып кызарып пеште. Ә чүлмәк өсләренә матур булсын дип бархатцы чәчәкләре утырттым. «Чәчәкләр көне»ндә катнаштып, йөз түбән үстергән помидорларны анда да алып бардым. Шәһәребез мэры Наил Гамбәровичка экспериментымның нәтиҗәсен күрсәттем.
Кәбестә
Җир җылынгач, кәбестәнең үрентеләрен ачык грунтка күчереп утыртам. Өч атна тирәсе узгач, 10 литр суга 1 литр әчегән сөт салып болгатам да һәр кәбестәнең төбенә яртышар литр салып чыгам. Әлеге процедураны 10 көн саен 3 тапкыр кабатлыйм. Бу төрле авыруларга каршы тору чарасы. Кәбестәләрем зур һәм тыгыз булып үсәләр. Ә үскән чорында ярылып китмәсен өчен аскы яфракларыннан тотып һәр башны боргалап чыгам. Болай эшләгәндә кәбестәнең вак тамырлары какшый һәм ул өч атна тирәсе үсүдән туктап тора. Бу артык зураеп ярылуга каршы чара. Шулай ук кәбестә эссе көнне душ керткәнне ярата. Аллаһка шөкер, мондагы бакчаларга су кертелгән. Сусыз интеккән юк, җитәрлек сибеп үстерәбез.
Ел саен 100ләп төп кәбестә утыртам: иртә, уртача һәм соң өлгерә торган белорус сортлары. Чөнки гаиләбез белән яратабыз. Иртә өлгерүче кәбестә ашка салырга, голубцы ясарга әйбәт. Кышкылыкка күпләп тозлыйбыз, маринадлар ясыйбыз. Көздән кәбестәләрне базга тутырып куябыз да кыш буе рәхәтләнәбез. Бернинди химиясез үскән чиста азык ашауга ни җитә!
Көз көне кәбестәнең ашауга яраксыз яфракларын тапап, җиргә сибеп, мотоблок белән болгатып чыгабыз. Ул шунда чери. Туфрак өчен бу бик яхшы ашлама.
Җиләк
Минем каенанам гомер буе мәктәптә биология укытты. «Һәр нәрсәне яз утыртырга кирәк, чөнки көздән утырткан кышны авыр кичерә», – ди иде. Җиләкләрне язда яңартып, җәй көне махсус «юбка» кигерттем. Шунлык белән җиләкләр җиргә тими, чиста кала. Көз «юбкаларын» салдырып, кисеп, кышларга әзерлим.
Шулай ук бакчабызда санберри үстерәбез. 85 яшьлек каенатам аннан бик тәмле кайнатма пешерә. Ул аны күзләр өчен файдалы ди. Кара торманы да махсус әтиебез сораганга гына утырттык, аннан ул яшьлек эликсиры ясый. Баланнан төрле авыруларга каршы төнәтмәләр кайната. Болардан тыш, сукыр кычытканнан үзе пустырник ясый, сатып алганы юк.
Мәдинә Якубовна баллы борычтан ясалган аш тәмләткеч рецепты белән дә уртаклашты:
300 гр сарымсак
200 гр әче борыч
0,5 кг баллы борыч
0,5 кг помидор
Барысын бергә иттарткыч аша чыгарырга. Шушы массага 50 гр сыек май, 2 кап хмели-сунели тәмләткече, 2-3 аш кашыгы тоз (яисә тозны һәркем үз тәменчә сала) кушып, яхшылап болгатырга. Банкаларга тутырып, капрон капкач белән ябарга, суыткычта сакларга. Әлеге тәмләткечне барлык төр ашларга да кушарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев