Ни өчен бакчачылар күпьеллык гөлләргә өстенлек бирә?
Берьеллык һәм күпьеллык гөлләрне моннан 300 мең еллар элек үк барлыкка килгән дип исәплиләр. Шулай да һәвәскәр бакчачылар еш кына җәй буе шау чәчәктә утыручы күпьеллык гөлләргә өстенлек бирә. Ни өчен?
Күпьеллык гөлләрнең өстенлекләре:
– бер урыннан күчермичә, 2-3 ел үстерергә була;
– салкынга чыдам;
– кышны яхшы кичерәләр һәм махсус тәрбиягә мохтаҗ түгел;
– декоратив билгеләрен сезон буена саклыйлар;
– төрләренең күп булуы нәтиҗәсендә үзенчәлекле композицияләр ясарга мөмкин;
– аларның күбесе беренче кырауларга кадәр үз матурлыгын югалтмый.
Күпьеллык гөлләр рәтенә, әйтик, шток роза, Трициртис Пурпул Бьюти, Таплы посконник, көнбагыш чәчәгенең «иволистный» (гелиантус) дип аталучы төрен, василистник куагын, безвременник, колхикум, икеөйле Волжанка чәчәген, астильбаны кертергә була. Соңгысы исә июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк атучы гөл. Сабак озынлыгы 20-120 см.га җитә. Үсәр өчен күләгәле урын, дымлы туфрак кирәк. Бакчада агач һәм куак күләгәләре астына, су буйларына, кечкенә төрләрен махсус савыт-контейнерларга утырталар. Гөлнең чәчәге дә, яфраклары да үзенчәлекле матур. Чәчәк ату вакытына карап төрле төрләрен, төсләрен сайлап, бер астильбадан гына да гөлбакча ясарга була.
Фото: cveti-rasteniya.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев