Нитрат күләмен ничек билгеләргә?
Нитратлар үсемлекләргә ашламадан гына түгел, туфрактан да эләгә. Җиләк-җимешләргә зыян китермичә, нитратлар кулланучының организмын агулый.
Һәркайсыбыз базарда яки супермаркетта кыяр сатып ала. Яшелчәнең идеаль формалы, тыгыз һәм ачык яшел төстә булуы – химияле ашлама куллануның беренче билгесе. Мондый җиләк-җимешләрдә тиздән төрле таплар барлыкка киләчәк. Тышчасында саргылт таплар күренсә дә сак булырга кирәк, димәк, нитратлар күләме рөхсәт ителгән микъдардан артып киткән. Кыярны сатып алганда иснәп карарга киңәш итәләр – бакчадан өзеп кергән кебек хуш исле икән, нитратлар аз күләмдә.
Нитратлар барлык яшелчә һәм җиләк-җимештә дә бар. Әмма алар артып китмәскә тиеш. Шулай да агулы матдәләрне киметү ысуллары да бар. Яшелчәләрне җентекләп юарга һәм тышын чистартырга кирәк. Өй шартларында үстергән вакытта калийның җитәрлек булуын күзәтеп тору мөһим. Ул грунтта азот кислотасы тозлары туплануга комачаулый. Кулланыр алдыннан җиләк-җимешне, яшелчәләрне 10-30 минутка салкын суда тоту шулай ук нитратлар күләмен киметә.
Фото: kvashenaya-kapusta.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев