Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Безнең бакча

Помидор уңышы мул булсын дисәгез...

Тәҗрибәле бакчачылар помидор үстерү серләре белән уртаклашты.

Тиз өлгерә торган кыска буйлы сортлар өчен рәт араларын – 60 см һәм үсемлекләр арасын 30 см калдырырга кирәк, озын үсә торган помидорларны 70×30 схемасы яки 70×50 см схемасы буенча утырталар. Үсентеләрне болытлы көндә һәм көннең икенче яртысында утырту яхшырак, ә кояшлы көндә кич белән генә утыртырга киңәш ителә. Чокырларга помидор утыртканчы да, утыртканнан соң да су салырга кирәк.  

Томатларга даими, атнага бер тапкыр, көннең икенче яртысында су сибәләр. Су сипкәндә, помидорның аның яфракларына тидермичә, тамырга җибәрергә кирәк. Су сипкәч, рәт араларын йомшартырга кирәк.  Шулай ук, сезонга ике-өч тапкыр булса да, помидорның төпләрен өяр өчен вакыт табу зарур.

Помидорлар үсү чорында аларны дүрт мәртәбә тукландыру мөһим. Беренчесе – үсентеләрне утыртканнан соң, ике-өч атна узгач, икенчесе – икенче чәчәкле ботак чәчәк ата башлагач, өченчесе – өченче ботак чәчәк аткач. Дүртенче тукландыру, гадәттә, өченче тукландырудан соң өч атнадан соң башкарыла. 
Гадәттә, беренче чәчәкле ботак астында ян сабак калдырып, ике төп сабак үстерәләр. Калган вак ян сабакларны, төпләрен 0,5-1 см калдырып, өзеп чыгалар. Вак ян сабакларны 7-10 көн саен, 4-5 см-дан артык үстермичә,  даими өзеп торырга кирәк.

Томатны бәрәңге утыртылган җирдән ераграк утыртырга кирәк. Вегетация чорында томатлар фитофтороз, альтернариоз, септориоз, фуразариоз кебек авыруларга бирешә торган булалар. Теплицаларда акканат (белокрылка), бет, пәрәвез талпаны, паслен минеры кебек «кунаклар» еш була. Үсентеләрне зарарлы объектлардан яклау өчен даими тикшереп торырга һәм эшкәртергә кирәк.

Аларны үсентеләрне утыртканнан соң ике атна узгач, аннары 10-14 көннән соң, яфракка сиптерергә һәм тамыр астына җибәрергә кирәк.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев