Рамил Фәсхетдинов: «Бакчамда үскән чүп үләне дә файдалы»
Шәһәрдәшебез Рамил Фәсхетдинов «Бриз» бакчачылык ширкәтендә урнашкан участогында яшелчәләрдән тыш файдалы үләннәр дә үстерә. Бүген аның 17 сутый бакчасы урманны хәтерләтә. Нинди генә үләннәр юк анда! Үләннәр генәме соң әле? Нарат агачына кадәр үсә биредә. Бу кадәр үлән ни өчен кирәк Рамилгә? Нәрсә ясый ул алардан? Болар турында Рамилнең үзе белән сөйләштек.
– Рамил, бакчагызда үлән үстерү идеясе ничек барлыкка килде?
– Әнием үләннәр белән кешеләрне дәвалый иде. Без кечкенә чакта даруның нәрсә икәнен белмәдек, әнинең бөтен авырудан үләне бар иде. 32 яшемдә урын өстенә калгач, АРГО белән шөгыльләнә башладым, добавкалар кулландым. Азмы-күпме аларның файдасын күрдем.
– Димәк, үләннәр ярдәмендә аякка бастыгыз?
– Алар белән генә түгел, ләкин үләннәрнең файдасына ышанам. Ике ел йөри алмадым, төшенкелектән бары тик ислам дине генә коткарды. Шул ук вакытта дустым мине спортзалга йөртте. Үз алдыма мин аякка басарга тиеш дигән максат куйдым. Гаиләне туендырырга кирәк! АРГОдан тыш, төрле тренажерларда шөгыльләндем. Тырыша торгач, ике елдан соң әкренләп аякка баса башладым. Чит илләргә күп йөрдем, кешеләрнең ни белән мавыкканнарын карадым. Чит илдәге дусларым киңәше белән «Бриз» бакчачылык ширкәтендәге дүрт ташландык участокны алдым. Аны тәртипкә китердем. Бакча тотучы кешеләрнең алмаларын ташлаганын күргәч, гел аптырадым. Алманың калдыксыз җитештерү чималы икәнлеген исбатларга тотындым, японнар технологиясен өйрәндем.
– Алмадан нәрсәләр ясыйсыз?
– Кечкенә чакта ук әниемә алмадан как ясарга булыша идем. Заманнан артта калмас өчен күп китаплар укыдым, бөтен технологиясен, рецептларын өйрәндем. Иң башта алмадан сок ясый башладым, аны кафега сата идем. Аннан соң алар минем соктан баш тарттылар, чөнки ул бик сыйфатлы, башка соклар сатылмый башлаган. Алар өчен бу кулай булмады. Шуннан соң как ясарга керештем. Минем кагымны бик теләп алалар, чөнки как ясау буенча кечкенәдән килгән осталыгым бар. Как җәймәсе 140 сантиметр озынлыкта, калынлыгы да, дымлылыгы да тигез. Алманың орлыгын да ташларга кирәкми, ул онкологиядән бик файдалы. Моннан тыш, алмадан чипсы да ясыйм. Моның өчен алманы юка итеп кисәм һәм киптерәм. Балалар яратып ашыйлар. Шулай ук серкә дә әзерлим, үземнең даими алучыларым бар.
– Чаллыда Сезне чәй ясаучы оста буларак та беләләр.
– Әйе. Бакчамда 100 төп кара карлыган үстерәм. Аның яфракларын махсус технология белән киптерәм. Моның өчен махсус киптерү аппараты бар. Карлыган яфрагы төсен югалтмасын өчен башта ике көн урамда тотам. Болай иткәч яфракның хуш исе саклана. Киптергән карлыган яфракларын чәй ясаучы оешмага тапшырам. Алар аны элиталы чәй ясаганда кулланалар. Тора-бара яфраклы чәйләр ясый башладым. Иван-чәйне төргәкләү өчен махсус станок алдым. Аннан соң бөтен яфраклардан чәйләр ясап карадым, аларның нәрсәдән файдалы икәнен ачыкландым. Чия яфрагыннан ясалган чәй кызыл төсле була, ул кан басымын төшерергә ярдәм итә. Алма яфрагыннан ясалган чәй сары төстә, ул йөрәк авыруларыннан һәм анемиядән файдалы, облепиха һәм кура җиләге яфрагыннан ясалган чәй салкын тигәндә булыша. Аннан соң төрле үләннәрне бергә кушып, микслар ясый башладым.
– Барлыгы ничә төр чәй ясыйсыз?
– 20дән артык төрле чәем бар. Агач яфракларыннан гына түгел, үләннәрдән дә ясыйм. Бакчадагы һәр үлән файдалы, чүп үләнен дә дөрес итеп куллана белергә кирәк. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, клевер, әрекмән җыю өчен Удмуртия якларына йөрим. Сезонны иртә яздан башлыйм. Ул вакытта нарат бөресе, яшь күркәләр өлгерә. Аннан соң кычыткан, тузганак, әрекмән өлгерә башлый. Әрекмәннән сок ясыйм. Бик мәшәкатьле булса да, аны һәр сезонда ясыйм, ул кистадан файдалы. Тузганак тамыры бавырны чистарта.
– 1 пачка чәй ясау өчен үлән күп кирәкме?
– 5 кг үләннән 1 кг чәй чыга. Алма яфрагыннан тагын да әзрәк чыга.
– Аларны ничек сатасыз?
– Кибетләр белән эшлим, мин ясыйм, алар сата. Матур упаковкалы, этикеткалы булгач, бүләккә алучылар да күп. Чәй исемнәре дә төрле: «Яраткан иремә», «Яраткан хатыныма», «Яраткан әбиемә» һәм башкалар.
– Даими сатып алучыларыгыз бармы?
– Әйе, мин үләннәрне кешеләрнең заказы буенча гына җыям. Элек мин үләннәр белән кешеләрне дәвалый идем, хәзер – юк. Чөнки кешеләр нәтиҗә көтә, һәм ул аларга тиз арада кирәк. Кызганыч, алай булмый ул. Үләннәр белән дәваланыр өчен тормышны тулысынча үзгәртергә кирәк. Кайбер клиентларым кыштан ук үзләренә кирәкле продукциянең исемлеген җибәреп куя. Үләннән дару ясаучыларга кирәкле үсемлекләрне генә үстереп бирәм. Гомумән, үләннәр белән бик сак булырга кирәк. Белми куллансаң, гади чүп үләне белән дә агуланырга була.
– Хәзерге көндә клиентларыгыз кимемәдеме?
– Пандемия башланганнан бирле клиентлар саны тагын да өстәлде, заказлар нык артты. Күп кеше профилактика өчен нарат бөреләреннән, нарат күркәләреннән ясалган төнәтмәләрне, кайнатмаларны бик күпләп сатып алды. Чөнки алар үпкәләрне чистарта. Моннан тыш, нарат күркәсе белән бөресе инсульт кичергән кешеләргә дә бик файдалы.
– Үләннәр, бакча ул бит җәй көне генә. Ә кышын Сез ниләр белән шөгыльләнәсез?
– ГЭС бистәсендә урнашкан мәчет каршында «Хәсән» дип аталган хәйрия фонды оештырып, җиде ел мохтаҗ кешеләргә булыштым. Аннан соң ул мәчет урынында яңа йортлар сала башладылар. Һәм мин илләр гизеп йөрдем. Бүгенге көндә кышын үләннәрне төргәкләргә салам, бияләйләр бәйлим, мәчеттә каравылда торам һәм бик күп китаплар укыйм. Алардан үземә бик күп файдалы мәгълүмат туплыйм, яңадан-яңа рецептлар өйрәнәм.
– Безнең газета укучыларыбызга нинди киңәш бирер идегез?
– Чирне үләннәр белән генә дәвалап булмый. Иммунитетны ныгыту өстендә даими эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев